поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.06.2020 Җәмгыять

Актаныш районы Киров авылында халык сыйфатсыз йортлар өчен миллионнар түләргә мәҗбүр

Гадәттә, социаль ипотека буенча фатир алу өчен кешеләр еллар буе чират тора. Ә Актаныш районы Киров авылында яшәүче берничә гаиләгә аны сорамасалар да биргәннәр. Көчләп диярлек. Эшнең нидә икәнен төгәл аңлатучы булмаган аларга, әллә шулай кирәк булган. Аллаһ белсен.

Ничек кенә булмасын, хәзер ипотека белән тораклы булган гаиләләр түбәсеннән су аккан, ишекләреннән җил сызгырган сыйфатсыз тораклары өчен 3 миллион сумнан артык акча түләргә тиеш. Шул гаиләләрнең берсе – Сабитовлар редакциябезгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

Түбәдән су үтә, канализация тыгыла

Венера апа Сабитова күп балалы әни. Үзләренең ике балаларыннан тыш, тәрбиягә 10 бала алганнар. Иң кечкенәсенә алты яшь. Олысы балигъ булса да, үстергән әти-әнисе янына гел кайтып йөри. Сабитовларның олы уллары фаҗигале төстә вафат булган. Баласын югалту хәсрәтен үзендә татыган ана икенче улы да төшенкелеккә бирелмәсен дип борчыла. Чөнки ипотека түләмәгән өчен миллион сумга якын бурычлары җыелган, шуңа улының машинасын залог итеп алганнар. Коронавирус сәбәпле гаиләдәге ир-атлар иркенләп эшли дә алмыйлар.

– Яшәгән йортыбыз начар түгел иде. Тик көннәрдән бер көнне җирле үзидарәдән килделәр дә сезгә яңа йортлар салабыз, болар тузган, сүтәргә туры киләчәк, яңа йорт бик отышлы бәядән биреләчәк, ай саен 1-2 мең сум гына түләп барасыгыз була, дип аңлаттылар. 17 яшемнән бирле фермада эшлим. Хәтта Чаллы шәһәренә дә берничә генә мәртәбә барганым бар. Ышандык инде. Бер түбә астында ике йорт иде. Күршеләребез дә күченергә ризалашкач, без дә тәвәкәлләдек. Иске йортыбыз бер дигән иде әле. Тышларга җыенып йөри идек. Ә аны тиз арада сүтеп аттылар. Милекне бәяләүче белгеч: “Бу йортыгыздан баш тартып бик нык ялгышасыз апа”, – дип кисәтте инде мине. Тагын да әйбәтрәге, яңасы була дип өметләндек бит. Бирделәр ул йортны, берничә ел эчендә түбәсеннән су үтә башлады. Канализация гел тыгыла. Атна саен диярлек суырттырабыз. Бу бит акча. 1000 сумнарга җыела. Безгә яңа торак 2 миллион сум булачак дигәннәр иде. Иске торагыбызны 800 мең сум дип бәяләделәр. Димәк, калган сумманы гына түлисе була. Тик көннәрдән бер көнне йортның бәясе күтәрелгән булып чыкты. Хәзер 70 квадрат метрлы бу торак 3 миллион сумнан артык. Ай саен 19 мең сум ипотека түләргә кирәк. Ул акчаны кайдан алырга? Балаларны ничек киендергәнемне, ашарга ничек җиткергәнемне үзем генә беләм. Мин пенсиядә. Акча бик аз. Балалар өчен дә күп түләнми. Үзләренеке үзләренә бетеп бара. Кемдер нигә бала алдыгыз дип әйтер? Беренчедән балаларны кемгәдер мактану, күрсәтү өчен алмадык. Икенчедән, аларны алганда иске йортыбыз бик әйбәт иде. Без бит йорт та сорамадык. Болай төп башына утыртырлар дип уйламадык да, – ди Венера апа.

Үлгәнче бурычны түләп бетерәсе иде, дип елый әни

Элеккеге күршеләре дә нишләргә белми. Аеруча кызлары Айсылу аптырашта. Кыз әти-әнисе йортында теркәлгән. Шуңа да яңа торакны биргәндә аңа да кул куярга кирәк булган. Тик Айсылу күптән кияүдә. Авылда яшәми. Аптырап тормаганнар, кызы өчен әнисенә кул куйдыртканнар.

“Гомумән, ул имза җыю дигәннәре үзенчәлекле булды.” Хәтта фермага кадәр барып кул куйдырттылар, кичке сәгать 23.00дә өйләргә килеп имза җыйган чаклары да булды, – ди авыл халкы. Айсылуга әти-әнисе торагыннан өлеш тә кирәк түгел, ләкин кул куйганмы, димәк бернишләтеп булмый. Ә иң мөһиме – ипотеканы да түләргә кирәк.

– Түләргә кирәклеген бер ел белмәдек. Безгә гомумән, йортлар ипотекага алынганын аңлатучы булмады бит. Аннары бер елдан соң, түләргә тиешле сумманы күргәч, күзләребез шар булды. Күпме бурычыбыз җыелган икән. Исебез китте, – ди Айсылу. Түләмәгән өчен аларның ире белән бергә алынган торакларын, машиналарын да залогка куйганнар. – Ничек тә үз өлешемнән баш тартасы иде, – ди Айсылу. Чөнки үз мәшәкатьләре дә җитәрлек. Шушы торак мәсьәләләре белән бәйле проблемалар сәбәпле баласын вакытыннан алда тапкан. Бала җитлекмичә туган. Хәзер гел сәламәтлеген ныгытып торырга кирәк. Әнисе дә операция кичергән. “Үлгәнче бурычны түләп бетерәсе иде, дип елый әни”, – ди Айсылу.

Айсылуга ярдәм итеп булмасмы дип юрист Марсель Шаһидуллин белән дә киңәштек. 

– Бик мәгънәсез хәл килеп чыккан. Аннан чыгу юллары бөтенләй юк диярлек. Бер вариант – бу хатын җыелган бурычларны, үз өлешен түләп бетерергә тиеш. Аннары тормаган торагы өчен алга таба да түләмәс өчен кредит оешмасына барып килешү шартларын үзгәртүне сорап мөрәҗәгать итә ала. Икенче вариант – документларны имзаламадым, дип кредит оешмасына, полициягә гариза тапшыра ала. Әмма, имзаны кеше өчен куйганга Россия җинаять кодексы буенча җинаять җаваплылыгы каралган. Аның нигезендә төрле җәза каралган, хәтта иректән мәхрүм итүгә кадәр бар. Имзадан тыш килешү төзелгәндә башка бик күп документлар да сорала бит. Паспорт, ИНН, башкалар. Болар барысы да кешенең үзеннән башка эшләнгәнен дәлилләү бик авыр булачак. Җитмәсә, имзаны куючы кеше – әнисе. Бурычларны түләп бетермичә мәсьәләне хәл итеп булмас кебек, – дип аңлатты юрист.

Яңа йортлары сыйфатсыз булса да, тешеңне кысып түзәр, түләр идең. Йортларның түбәсеннән су ага, җил өрә.

Бу мәсьәләдә Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура буенча урынбасары Руслан Гарипов белән сөйләштек.

Ул:“Әлегә йортларның сыйфатыннан канәгатьсезлек белдереп мөрәҗәгать итүчеләр булмады, шулай да документларны күтәрергә кирәк, йортлар биш ел гарантиядә, аларның торышларын да тикшерергә туры килер”,– диде.

Без исә үз чиратыбызда бу мәсьәләдә халыкка ярдәм итә алмасмы дип Актаныш районы башлыгы Энгель Фаттаховка редакциядән хат юлладык.

“Яхшырак булсын дип тырыштык...” 

Сиринә Шәехова, Актаныш районында инфраструктура үсеше бүлегендә җитәкче урынбасары: – Актаныш районының берничә авылындагы, шул исәптән Кировтагы авария хәлендәге йортларны тузган торак программасына керткән идек. Аның нигезендә кеше үзенең тузган торагын дәүләткә тапшыра, аның урынына йә икенчел торак базарыннан йорт сайлый, йә яңа торакка күчә. Күбесе яңа тораклар сайлады. Һәр гаилә белән килешү төзелде. Кайбер гаиләләргә тораклар социаль найм килешүе нигезендә бирелде.Икенчеләре белән займ килешүе рәсмиләштерелде. Иске торакны гаиләләр квадрат метрын 11 мең 40 сумнан тапшырдылар. Калган сумманы ташламалы шартларда түләргә тиешләр иде. Ләкин күпләр бу шартларны аңлап бетермәгән. Югыйсә, документлары кулларында иде. Торак бушлай бирелде дип уйлаган. Хәер, үзебез дә нечкәлекләрен аңлап бетермәгәнбез булып чыкты. Дәүләт торак фонды ул торакларның бәясен арттырды. Хәзер халык бер квадрат метр торак өчен 42 мең сумнан түләргә тиеш. Бу бит авыл җирендә. Киров авылында торакның уртача квадрат метры 16-20 мең сум гына.

Әлбәттә, халык канәгать түгел. Бу хакта дәүләт торак фондына берничә тапкыр хатлар язып, хәлне аңлауларын, ташламалар ясауларын сорап мөрәҗәгать итеп тә карадык. Үзгәреш юк. Кыскасы, яхшырак булсын дип теләдек, гадәттәгечә килеп чыкты. Районның да бу гаиләләргә ярдәм итәргә финанс мөмкинлеге юк дип беләм.

 

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 19.06.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»