поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
19.06.2020 Ана теле

Ана теле: Уйланыр, фикер алышыр өчен өстәмә фикер-язма

“Ана теле” сәхифәсенең “Тукай сабаклары” тәлгәшен укучылар саны да ишле булды, авторга радио, телефоннан, электрон почтада (е-mail: nizamil@yandex.ru) фикер әйтүчеләр дә шактый иде. Үзенә бер өстәмә фикер белдерү теләге туды.

Чын татарлык сыйфаты -- ул ана телеңне  көндәлек матди ризыгы кебек үк  рухый ризыгың итеп, алыштыргысыз һөнәри коралың буларак куллану хәстәрен күрә белү. Сабын куыгыдай буш күперенке, “кызыл” сүз сөйләп түгел, үзең куйган таләпне үзең үтәп, үзебезчә әйтсәк, эш эшләп.
 
Тел куллануга карата, ягъни сөйләм сыйфатына карата гадәттә ике максатлы фикер әйтелә: уңай һәм тискәре. Күбрәк гомуми кулланышка кабул ителгән әдәби норма берәмлекләренә (аваз, кушымча, иҗек, сүз, тезмә һ.б.) тәңгәл килми торган очраклар кисәтелә. Башлыча, мәгънә төсмерләрен ачык күзаллау өчен семантик, синонимик юнәлештә эзләнү бара. Мәсәлән, Чаллыдан актив интернетчыбыз Әнвәрбәк “Шәһри Казан” газетында “чүп утау” урынына “чүп чабу”ны, “Кызыл таң” газетында “элемтәгә керү” урынына “бәйләнешкә керү”не куллануны ялгыш дип саный (урынлы мисаллар рәтенә эт бәйләнә, бау, төен бәйләнә гыйбарәләрен китерә).
   
Уңай үрнәкләр тәэсирлерәк. Шушы арада гына “Ватаным Татарстан” газетында (2020, 5 июн) Риман Гыйлемхановның фәнни-публицистик мәкаләсен укып, сабак алырга насыйп булды. Чын мәгънәсендә һәм фәнни, һәм публицистик әсәр. Анда “пычак, пычагым” берәмлеге катнашында ясалган унлап метафора, троп, телбизәк (фразеологизм) гыйбарә китерелә. Юк, берәмлекләр сүзлеге-исемлеге түгел, ә шушы сөйләм мотивына бәрәбәр мәгънә яисә хис төсмерен белдерүче сөйләм берәмлеге (лексема) сыйфатындагы берәмлек кулланыла. Тел тоемлау таланты һәм аны чын максатчан куллану үрнәге менә шушы була инде ул.
   
Бу күзәтүләргә дә фәнни әсәс сораладыр.  Сөйләм синонимиясе юнәлешендә кайбер нәтиҗәләр. Телебез шулкадәр бай ки, вакыт-вакыт бер мәгънә төсмеренә әлләничә берәмлек мөмкинлеге ачыклана. Тик монда сак, белемле, җаваплы булуың сорала. Милләтеңнең, телеңнең тарихын төпле белү менә кайчан аеруча кирәк. Татар халкы җир шарының иң борынгы халыкларыннан, аның нигез җисеме күзәнәкләре төп төрки нәселнекеләргә өстәп, мангул, угор, фин, словян һ.б. ыру, кабилә, кавемнәр белән аралашып-кушылып, телләренә дә үзгәрешләр өсти килгәннәр.
   
Әйтик, татар халкы-милләтенең, аның төп әдәби теленең  умырткасы-үзәге саналган Казан арты халкының холкы-фигылендә,йолаларында, хәтта телендә дә шул  кавемнәрнең күзәнәк кыйпылчыклары уелып калып, тәмам үзләшеп бетеп, бүген дә  үзенеке кебек яшәп ята. Безнең якларда татар белән мари, удмурт, урыс катнаш авыллар аз түгел. Бик борынгы кайбер авылларның атамалары -- әлеге кавем телләреннән. Бу тарихи хакыйкатьне безгә мәшһүр тарихчыларыбыз Шиһабетдин Мәрҗани, Газиз Гобәйдуллин, Равил Фәхретдинев ачыклап калдырган. Моны хәтердә тоту,  аңа тугры калу бүгенге яшәешебездә дөрес кыйбла тоту өчен зарур. Тел куллану гамәлиятен алсак, Казан артының   сөйләм хәзинәсе гомумкулланыш нормасы буларак кабул ителсә дә көндәлек яшәештә кайбер искәрмәләр соралып торыла. Мәсәлән, диалектизм мәсьәләсе. Бездә чишмәне тишмә диләр. Өйгә кергән кешегә тишен диләр. Нормада каралган грамматик, лексик, хәтта фонологик тәртипләрдән мондый тайпылышлар байтак. Аларны куллану үз өемдә, үз авылымда, урынлы, файдалы  дип саныйм. Моңа сөенәм, шундый мөмкинлеккә горурланам. Күпчелек татар авылында, хәтта калаларында да мондый хәзинә бар. Ни кызганыч, совет заманы мәгарифе диалектизмнарны куллануны тыеп килде, күрелгән зыян өчен җавап бирүче генә юк. Бүген бу рухый ризыгыбызны белеп, урынлы  файдалану өчен аны фәнни нигездә төпле өйрәнү сорала. Шушы арада гына дәүләт радиосында Балтач районыннан җитәкче-белгеч “тушы чараларны үткәргәндә” диде, тик моңа мин һич сөенмәдем, Казан арты сөйләменең бүтән төбәктәгеләрдән кемгәдер аңлашылмыйча, ризасызлык тудыру ихтималын күз алдына китереп, пошынып куйдым. Ә диалект куллануның ким дигәндә башлангыч белемен алган кеше мондый төерләргә юл куймас иде.
   
Килешегез, диалектизм куллануга бәйле төерләр мондый гадиләрдән генә түгел. Халыкара танылган татар телен ниндидер урта бер кулланышлы кабилә шивәсенең диалекты дип атау кебек ахмаклыкка кадәр барып җиттек ич инде. Татар-башкорт дигән кушма бер ясалма гыйбарәнең халык-милләт, хәтта тел төшенчәсендә,  хәтта рәсми сөйләмдә кулланышка кереп баруы хәвефле хәлдер. Күренекле мөгаллимәбез Камәрия Хәмидуллина әрнеп әйтмешли “саташмыйк инде”.
   
Һәрхәлдә, телне, сөйләмне фәнни нигездә даими өйрәнүгә җавапсызлыкка юл куеп, без бик тә зур хата ясыйбыз. Әле генә бер газетыбызның “бәйләнеш” сүзен урынсыз куллана дип тәнкыйть итү фактын китергән идек. Тәфсиллерәк тукталыйк әле. Агглютинатив тел буларак, татар теле морфемалар байлыгы белән  дан тота.  Кушымча, иҗек ялгап, сөйләмебезгә күпме яңа мәгънә һәм хис төсмере бирүгә ирешәбез. Ф.Ганиев сүзлегенә күз салыгыз әле  (мәсәлән, -ыш+-еш кушымчасын алыгыз), бәйләнеш сүзе дә бәйләнүдән нык үзгә бит. Тору (тормыш), язу (язмыш) мисалларын уйлану да кызыклы нәтиҗәләргә китерә.  
 
Менә без төп темабызга  – ялганмалык канунын сөйләмдә үтәү хакында фикер алышуга да кайтып төштек. Бүгенге тезисыбыз -- ялганмалык канунын мөнәсәбәтле сүзләр (лексемалар) ничек үти?
 
Ялганмалык безнең аңда тамыр сүзгә кушымча ялгануы дип карарга күнегелгән. Гамәлдә бит мәгънә төсмере сүзгә телнең башка чаралары (тамырга икенче бер мөстәкыйль сүз, хәбәрлек, ярдәмлек, мөнәсәбәтле сүзләр, бәйлек һәм бәйләгечләр, ярдәмче фигыль, кисәкчә һ.б.) ялганып та үзгәрә ала. Бу фактны да заманында Г.Алпаров күрсәткән булган. “Бездә сүзләрнең кушымчалар рәтендә йөргән ярдәмлекләр белән кушылып яки ярдәмсезлек әйтелүләре дә аерым бер тышкы күренештән саналырга мөмкин (ягъни закон дәрәҗәсендәге күренеш – Н.И.). Чөнки ярдәмлекләр дә, бер яктан караганда, тамыр (төп) сүзләрнең гармониясенә ияреп өлгермәгән кушымчаларның үзләренә дә, төп сүзнең гармониясенә ияреп, аерым сүз булу табигатен югалткан ярдәмлекләр дип карарга мөмкин. Мәсәлән, атбелән килде; атсыз килде; ул безгә киләчәк түгел... дигәндә белән, түгел ярдәмлекләрен кушып яки кушмый әйтелгән сүзләр дә үзенә күрә тышкы бер төрләрдән саналалар” (Күрсәт. хезмәт, 30 бит).
   
Бу мөмкинлек – синоним сайлау ихтыяҗыннан да бик әһәмиятле чара. Еш кына кеше бер чарага (ешрак кушымчага) күнегеп китә, ә бәйлек, ярдәмлекләргә тиешле игътибар биреп җиткерми. Урамнан килә, дип тәкърарлый. Урам буенча (буйлап, борынча һ.б.) вариантлары шушы очракта иң урынлы булса да бу чаралардан ул хәбәрдәр түгел. Менә кайбер авторларның синоним төрлелеген санламауларына мисаллар: кабатланмый торган (кабатланмас), канәгать булмыйча (канәгатьләнмичә), соңгы көнгә кадәр (соңгы көнгәчә), укыганнан соң (уку белән, укыгач), ватканга чаклы (ваткангача, ватканчы) һ.б.
   
Менә бу беряклылык аерым авторлар кимчелеге булып кына калмыйча, гомумсөйләм кәсәфәтенә әйләнеп бара. Кушымчаларга синоним итеп калька берәмлекләр (башлыча, буенча, өчен, турында бәйлекләре һәм башка бәйләгеч, ярдәмлек чараларны) куллану ешайды. Чын татарча (законлы) форма – ул “ата-ананы кайгырту”, ә хәзер кая карама “ата-ана турында кайгырта” рәвеше. “Сыерларны кышкы рацион буенча ашатабыз”, ди  Казан арты авылыннан татар хатыны. “Станок артында”, “руль артында”, “табын артында” калькалары теләсә кайсы даирәдә, стильдә “үз” булып бетте (станокта, рульдә, табында һ.б. урынына). Һәрхәлдә  Болгар радиосының (Дилбәр) “Әйтәсе килми” дип әйтәсе килми башлады”, дип тел уйнатып алуы (20 апр. 2020) очраклы түгелдер; Безгә дә, тезисны тәмамлап, бүтән канун үтәлешенә күчәргә вакыттыр.
                                                    Илдар Низамов,
                                 филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 19.06.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»