|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.06.2020 Җәмгыять
"Коронавирустан түгел, яман шештән дәвалау кирәк миңа!"Өченче стадия яман шештән интеккән яшь ир гаиләсе өчен борчыла. Уфада яшәүче яшь иргә 22 майда ук ашыгыч медицина ярдәме табибларына мөрәҗәгать итәргә туры килә. Ул кан агудан интеккән. Илдарны 21нче дәваханәгә алып китәләр, әмма анда ирдә коронавирус булу ихтималы ачыкланган. Илдар Әхмәдуллинның төп авыруы - 3 стадиядәге туры эчәк аденокарциномы. Гади телдә бу - яман шеш. Нәкъ менә ул метастазалар биргән һәм кан агуын китереп чыгарган да инде.
Ирне Уфаның 8нче дәваханәсенә күчергәннәр. Ул үз проблемалары белән республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткән: Илдарга ашыгыч рәвештә онколог ярдәме кирәк. Ирне дәваханәгә китергәч, табиблар салкын тидерелгән үпкәләргә игътибар иткән. Хәлне яман шеш катлауландырган. Түбән иммунитет аркасында үпкәләрнең нормага кайчан киләчәге билгеле түгел, шуңа күрә дәвалау туктатылмый. Ул арада шеш көчәйгәннән-көчәя бара.
- Миңа дәвалау өчен онкодиспансерга ашыгыч госпитализация кирәк. Хәлем юк, кулым һәм аягым эшләми башлады, көн саен кан китә, ашказаны яхшылап эшләми, авыртуларга чыдар хәл юк. Мин юньләп йөри дә алмыйм инде, ә минем гаиләм һәм балаларым бар! - ди яшь ир. Бу хәлгә Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгында игътибар иткәннәр инде. Хәлне иң якын арада ачыкларга вәгъдә иттеләр.
--- |
Иң күп укылган
|