поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.06.2020 Медицина

"Чаллыда көненә 2-3 кеше үлә дип язулар дөрес түгел"

Сәламәтлек саклау министры Чаллыдагы вазгыятькә, статистикадагы аңлашылмаучанлыкка аңлатма бирде һәм коронавирусның икенче дулкыны булу ихтималын сөйләде.

Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков статистикада булган аңлашылмаучанлыкка аңлатма бирде. Шулай ук ул Чаллыдагы вазгыятьнең күпертелүен һәм коронавирусның икенче дулкыны булу ихтималын сөйләде. Бу хакта ул Tatarstan Online проектының туры эфиры вакытында әйтте. Социаль челтәрләрдән килгән сорауларга җавап бирде.
 
Садыйков хастаханәләрнең тулы булуын кире какты. “Русия сәламәтлек саклау министрлыгы киңәшләре нигезендә, бездә 2577 ятак һәм 902 үпкәне ясалма җилләтү җиһазы (ИВЛ) әзер булырга тиеш. Бүген бары 58 ИВЛ җиһазы гына кулланыла. Димәк, бу ятаклар барысы да тулган дигән сүзме? Анда COVID-19 һәм пневмония белән авыручылар ята”, диде Садыйков.
 
Моңа кадәр матбугат чаралары федераль саннар белән республиканың коронавируска каршы көрәш оператив штабы саннарында аерма барлыкка килүен белдергән иде.
 
“Безне дөрес булмаган статистика бирәсез дип тәнкыйтьлиләр. Берәүләр безне коронавируска бәйле саннарны азайтып күрсәтәсез, кайберәүләр COVID-19 диагнозын күпләп язасыз диләр. Барысы да аңлашылсын өчен әйтәм. Вирусны симптомнар, томография һәм башка ысуллар аша ачыклап, COVID-19 диагнозы куела. Кызганыч, кайвакыт вирусны ачыклап булмый. Ләкин симптомнар һәм компьютер томографиясе тикшеренүләр нинди дә булса вирус булуын күрсәтә. Шуңа күрә статистикада аерма бар. Вирусның өч билгесе булса, COVID-19 бар санала. Русия сәламәтлек саклау министрлыгы киңәшләре нигезендә, авыручыда ике билге генә ачыкланса, COVID-19 диагнозы шикле кала.
 
Бездә министрлыкка буйсынучы лабораторияләр, хосусый лабораторияләр һәм Роспотребнадзор билгеләгән Референс үзәк бар. Берничә ай элек без уңай күрсәткеч биргән тестларны Новосибирски, Түбән Новгород һәм Мәскәүгә алып бара идек. Алар расласа, без COVID-19 диагнозы куя идек. Чирне халыкара квалификацияләү һәм авыруның үлем сәбәбен ачыклау бар. Без моңа кадәр үпкә ялкынсынуларының 80 процентына китергән пневмоккок вирусны, башка вируслар, шул исәптән, грипп турында оныттык. Алар беркая да китмәде”, диде Садыйков.
 
Марат Садыйков Чаллыдагы вазгыятькә дә аңлатма бирде. Ул матбугат чараларының бу вакыйганы дөрес яктыртмауда гаепләде.
 
“Бер мәлдә халык үзе хастаханәгә, ашыгыч ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итә башлады. Аларның барысын да кабул итә алмадылар. Бу бик җаваплы эш. Без бу кешеләрне төрле хастаханәгә җибәрә алмыйбыз. Чөнки вирус таралырга мөмкин. Без анализ ясаганнан соң авыруларны аеруның икенче үзәген ачтык. Бу - 5нче санлы клиник хастаханә. Матбугат язганнардан берни дә булмады. Бер басмада Чаллыда вазгыять коточкыч, көненә 2-3 кеше үлә дип яздылар. Мин үзем Чаллыга бардым. Йогышлы авырулар хастаханәсенең “кызыл зонасы”на кердем һәм һәр авыручы белән сөйләштем. Анда ясалма сулыш җиһазына тоташтырылган дүрт кеше ята иде. COVID-19 булуда шикләнелгән авыручыга без ярдәм күрсәтергә тиеш. Әлеге патологиядән үлем-китем очракларын тоткарлый алдык”, диде Садыйков.
 
Министр сүзләренчә, изоляция режимы сәламәтлек саклау өлкәсенә әзерләнергә мөмкинлек биргән. Хәзер Татарстанда коронавирус таралуның югары ноктасы узган. Ләкин аның икенче дулкыны булуы ихтимал.
 
“Ярты елдан нәрсә булачагын әйтә алмыйм. Башка илләрдә математик модельләр эшләнә. Икенче дулкын булу мөмкинлеген кире какмыйм. Бүген Русия сәламәтлек саклау министры гадәти тормыш 2021 елның февралендә башланачак диде. Без хәзер тәҗрибә тупладык, әзерләндек”, диде ул.
Фото: Татар-информ

---
Матбугат.ру
№ --- | 18.06.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»