|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.06.2020 Җәмгыять
Яңа ел каникулларын өч көнгә генә калдырырга ниятлиләр2021 елда Яңа ел каникуллары 1 гыйнвардан 3 гыйнварга кадәр генә дәвам итәргә мөмкин. Федерация Советының икътисад бүлеге башлыгы Андрей Кутепов бу хактагы закон проектын Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына фикер алышуга җибәргән. Закон проектына аңлатмада билгеләп үтелгәнчә, 2020 елда коронавирус инфекциясе аркасында, эшләмичә, өйдә үзизоляциядә утырган көннәрне компенсацияләү өчен кирәк бу.
“Закон проектында, предприятиеләр һәм оешмалар икътисадын нормаль хәлгә китерү өчен эшләмәгән көннәр санын компенсацияләү максатында 2021 елда 4-8 гыйнварны, 7 гыйнвардан тыш, эш атнасына әйләндерү тәкъдим ителә”, – диелгән документта.
Андрей Кутепов басым ясап әйткәнчә, фәкать 2021 елда гына шулай булачак. Ә менә үзизоляция вакытында бер көн дә калдырмыйча эшләгән кешеләр бу закон проектына бер дә шат булмас, мөгаен.
Фото: irk.ru
--- |
Иң күп укылган
|