поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.06.2020 Мәдәният

Бүген Зөлфия Вәлиеваның туган көне

Бүген, 17 нче июньдә, Татарстанның атказанган артисткасы Вәлиева Зөлфия Наил кызы туган көнен билгеләп үтә. Бу хакта Тинчурин театры коллективы хәбәр итә.

"Кадерле Зөлфия Наилевна, сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иҗади уңышлар, яңадан-яңа рольләр, озак еллар дәвамында театр сөючеләрне куандырып яшәвегезне телибез!", - диелә хәбәрдә.
 
Википедиядән: 1973 елның 17 июнендә Казанда өч балалы гаиләдә беренче бала булып туган. Баянда оста уйнаучы, балта остасы булган әтисе Наил Балык Бистәсе районы Хутор авылыннан[1], әнисе Сәвия Яшел Үзәннән. Энеләре Рөстәм (вафат), Илнур. Зөлфия музыка мәктәбен, Казанның 55нче санлы урта гомумибелем бирү мәктәбен (1988), Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка укуханәсен (1995) [2], «актерлык осталыгы» белгечлеге буенча Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен (хәзер институт) тәмамлый (1998). Өстәмә рәвештә укып, «психолог» белгечлеге ала. Казан дәүләт консерваториясенә укырга кергән, ләкин укымаган. 1995 елда өченче курста укыганда Тинчурин театрында «Йолдызлы яңгыр» спектаклендә (Шамил Фәрхетдинов) Инҗилә ролендә уйный. Укып бетергәндә, Камал театрына («Җанкисәккәем» спектакленә баш рольгә) чакыру ала. Әмма академиядә Тинчурин театры өчен махсус курсны (җитәкчесе Рәшит Заһидуллин) тәмамлаган булгач, 1998 елдан Кәрим Тинчурин театрында хезмәт итә башлый. 1998 елдан Казан шәһәр филармониясенең «Зө-ләй-лә» төркемендә җырлый. Казанның 6нчы санлы гимназиясендә «Манзара» театрының актерлык осталыгы буенча педагог-режиссеры булып эшли. Зур концертлар һәм «Алтын мөнбәр» мөселман кинофестиваленың (хәзер Казан мөселман кинофестивале) даими алып баручысы. Хәйриячелек белән шөгыльләнә[3].

Башкарган рольләре
Мәрьям — «Өти балак Гөлүзә» Юныс Әминов
Зәйнәп — «Төн яна учакта» Хәбир Ибраһим
Гөлнара — «Өзелгән яфраклар» Рәмзия Габделхакова
Амелия — «Өметсез хыяллар» Федерико Гарсиа Лорка
Гөлия — «Өченче бүлмәдә эт яши» Рөстәм Мингалим
Фәридә Тимерхановна — «Яшерен эзләр» Хәй Вахит
Кар Ана — «Кар бөртеге маҗаралары» Карина һәм Дмитрий Булычевлар
Тәнзилә — «Ак тәүбә, кара тәүбә» Туфан Миңнуллин
Инҗилә — «Йолдызлы яңгыр» Шамил Фәрхетдинов
Әдилә — «Яңадан мәхәббәт турында» Хәй Вахит
Сәрвәр — «Сүнгән йолдызлар» Кәрим Тинчурин
Сәрвәр — «Башмагым» Таҗи Гыйззәт, Җәүдәт Фәйзи
Люсетта — «Галиҗәнап де Пурсоньяк» Мольер
Зөлхиҗә — «Кызлар нигә елый?» Флорид Бүләков һ. б.

---
Тинчурин театры
№ --- | 17.06.2020
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»