|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.06.2020 Мәдәният
Ваһапов фонды Марат Әхмәтовны туган көне белән үзенчәлекле итеп котлаган (ВИДЕО)16 июньдә күренекле дәүләт эшлеклесе Марат Готоф улы Әхмәтовның туган көне. Аңа бүген 66 яшь тула. "Татар халкының асыл улы, милли мәдәниятебезне тирәнтен белүче, хөрмәт итүче, кайгыртучы олы шәхес", - ди аның турында Рәшит Ваһапов фондының җитәкчесе, продюсер Рифат Фәттахов. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, бүгенге котлауга нигез итеп ул Роберт абый Миңнуллинның инстаграмындагы әле үзе исән чагындагы язманы алган һәм тикмәгә генә түгел. Әлеге видеода Марат Готофывич ваһаповчыларның "Яңа татар җыры" конкурсын ачу тантанасында чыгыш ясый.
⠀
Бу язмада олуг дәүләт эшлеклесе Марат Әхмәтовнең телгә мөнәсәбәте һәм аңа мәшһүр Роберт Миңнуллинның бәясе ачык чагыла, ди продюсер.
⠀
- Хөрмәтле Марат Готоф улы! Сезне Туган көнегез белән ихлас тәбриклибез! Җан тынычлыгы, исәнлек- саулык, озын гомер, авыр вә бик кирәкле эшегездә уңышлар телибез, - дип котлый Рифат Фәттахов.
--- |
Иң күп укылган
|