• 21.08 "Зәңгәр шәл" спектакле. Камал театры. 19:00
  • 27.08 "Килә ява..." спектакле. Камал театры. 19:00
  • 28.08 "Әтәч менгән читәнгә". Камал театры. 19:00
  • 29.08 "Бию пәрие". Камал театры. 18:00
  • 29.08 "Казан кичләре". Филармония. 18:30
  • 30.08 "Кырыкта да кызыкта. Мунча ташы". Филармония. 18:30
  • 06.09 Хәмдүнә Тимергалиева. Өстәмә юбилей концерты. УНИКС. 17:00
  • 18.09 Рифат Зарипов концерты. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 11 Июль Хазбулат Шәмсетдинов
  • 11 Июль Алмаз Монасыйпов (1925-2008)
  • 11 Июль Денис Голубев
  • 11 Июль Данил Мостафин
  • 12 Июль Люция Хәмитова
  • 12 Июль Матвей Апросин
  • 12 Июль Альберт Борһанов
  • 12 Июль Илдар Арсланов
  • 12 Июль Мирсәет Яруллин (1938-2009)
  • 13 Июль Айдар Галиәскәров
  • Холодильник сатыла, двухкамерный, биеклеге 1,80, яхшы эшли. Казан, ул. Губкина. Тел. 8 953 999 72 00
  • Продаётся комната в статусе КВАРТИРа 21.8 кв.м в Казане в Московском районе(район Восстания-Гагарина).Комната чистая,после косметического ремонта,Вся мебель и техника остаётся,заезжай и живи!Цена 1490000. Телефон для связи 89393937375.Документы готовы.СОБСТВЕННИК.
  • Казанда эре Җир җиләге сатабыз 89518954298
  • шпаклевка,штукатурим оконные ,дверные откосы,плитка ,обои недорого.89178887212
  • Казанда Диван кроват сатам яна тел89520460614
  • Кулай бәядән шкаф-купе сатыла.Тел 89272488945
  • Казан шэхэренен Мэскэу районындагы ике булмэле фатирнын Бер булмэсенэ иптэшкэ тэртипле Кыз эзлим.Метро Яшлек,Тандем,Д.К.Химиков белэн янэшэ.89272469637
  • Сниму квартиру в Актаныше, без мебели на длительный срок. с.т.8-9534014521
  • Казан шәһәрендә Зур Урам, 1 К адресы буенча квартира озак вакытка арендага бирелә. Кер юу машинасы, холодильник, телевизор бар. Бәясе 15 мең сум. т.89274345719
  • Сдается комната в Казани ул.Можайского д.12 кв 4/1 (Кировский р-н),10кв/м,цена 7000р, Тел.: 89274298213
 
 

 
Архив
 

               

03.08.2010 Җәмгыять

ЭССЕ КИТӘР, ГАДӘТ КИТМИ

Аракы эчмәскә, тәмәке тартмаска, ит ашамаска, ә аның урынына яшелчә һәм җиләк-җимешләргә өстенлек бирергә, кайнар яшел чәй эчәргә һәм салкын душта коенырга. Эсседән саклану өчен табиблар әнә шулай эшләргә куша. Ләкин халыкны белгечләрнең киңәшен тотып сәламәт яшәү рәвеше алып барырга урамдагы кызулык та мәҗбүр итә алмый икән. Ә сезгә быел күптәнге гадәтләрегезне үзгәртергә туры килмәдеме?

Фарис ГАЛЛӘМОВ, табиб-психотерапевт:

 

– Әзрәк ашый башладым. Аның каравы, суны күбрәк эчәм. Көн артык кыздырса, мунчага кереп китәм. Андагы эсседә утырып чыккач, урамдагы һава салкын булып тоела башлый. Эш урынымда кондиционер бар, шуңа күрә авырлык тоймыйм. Киресенчә, мондый һава торышы ошый да әле миңа. Кызынырга җылы якка барасы юк, иртән ничек киеним икән, дип аптырамыйсың. Чүлдә гарәпләр төнлә эшли бит. Озакламый безгә дә шулай яши башларга туры килмәгәе. Берничә дистә елдан бездәге иң салкын температура нуль градус була, диләр.

 

Гөлчәчәк НӘҖИПОВА, Татарстан Милли музее генераль директоры:

 

– Җиңелрәк ризык ашарга тырышам. Кич белән бөтенләй ашыйсы килми. Су белән сөтле чәй генә эчеп торам. Табиблар яшел чәй эчәргә киңәш итсә­ләр дә, миңа ул ошамый. Авыл баласы булгангамы, сөтле кара чәй кирәк. Эштә шактый авыр. Кондиционерлар җитми. Алар күргәзмә залларында гына бар. Без дә күбрәк шунда булырга тырышабыз.

 

Нәфис ГАЛЛӘМОВ, Левченко бистәсендәге махсус мәктәп директоры:

 

– Сигез ел элек йөрәккә бик катлаулы операция ясаткан идем. Шуңа да эсселекнең халыкка никадәр авырлык китерүен бик яхшы аңлыйм. Ләкин шунысы да бар: үз-үзеңне дөрес тотсаң, ул кыенлыкны җиңәргә мөмкин. Миңа чишмә суы җиңеллек бирә. Көнгә 2-3 литр су эчеп бетерәм, кыяр-помидор ашарга тырышам. Аларның да тозлысына өстенлек бирәм. Иртәнге ботканы элек тә ашый идем, хәзер дә калдырмыйм. Эштә бик эссе. Бүлмәләр кондиционерсыз. Ләкин өйгә иртәрәк кайту турында уйлап та караган юк. Балалар белән эшләгәнлектән, аларны калдырып китеп булмый.

 

Алмаз хәзрәт МӨХЛИСОВ, “Казан нуры” мәчете имам-хатыйбы:

 

– Яшел чәйгә күчтем. Моңа кадәр кара чәй эчә идем. Аракы, тәмәкене, Аллага шөкер, элек тә кулланганым булмады, хәзер дә алардан ерак йөрим. Эссе дип ашауны киметмәдем кебек. Бары тик суны гына күбрәк эчә башладым. Ышыграк урыннарда булырга тырышам.

 

Илназ САФИУЛЛИН, җырчы:

 

– Кояш иртәдән үк минем тәрәзәгә карап кыздыра башлый. Шуңа да гадәттәгедән иртәрәк торам. Эссе булгач, эшләргә дә, уйларга да авыррак. Бөтен баш мие кыза. Төш вакытында бигрәк тә кыен. Ләкин барыбер эш буенча йөрергә, чабарга туры килә. Салкын су эчеп, булдыра алганча ышыграк урында йөрергә тырышам.


Ватаным Татарстан
№ 156 | 03.08.2010
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№3 (50562) / 03.08.2010 14:41:52

шулай шул Ания ханым. мондый һава шартларында эш сәгатьләре дә кыскарырга тиеш,һәм түләү дә башкача булырга тиеш.
Синоптиклар болай да "түбәнәйтеп" бирәләр мәгълүматны. чынлыкта бер ничә градус югарырак була һәрвакыт.

№2 (50561) / 03.08.2010 14:20:18

Салкын душ кына гаепле тугел мона .Бу дикий капиталистларнын эшчелэргэ токереп каравы.Эш урыннарында температура 50 градуска кадэр житэ,аларга нэрсэ, бер кешегэ кубрэк,бер кешегэ эзрэк мона карап донья узгэрми бит.

№1 (50554) / 03.08.2010 12:56:30

//Салкын душта коенырга...//

һич ярамый бу эш!!!!

Әнә АвтоВазда (Толятти) шушы көннәрдә,ничә кеше дөнья белән хушлашкан,эштә салкын душка кереп.Кинәт эсседән салкын душ астына керу, йөрәкне туктатырга мөмкин. Аң булыгыз.

Ярамый салкын душ!!!! Әнә Фарис әфәнде дөрес әйтә. Җылы,я кайнарырак душ коткара эсседән. Кайнар чәй то җе.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте