|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.06.2020 Җәмгыять
Эшсез калган өч бала атасы Путинга үз хәлен сөйләгәнРусия Президенты Владимир Путин кичә, 15 июньдә, икътисадка һәм социаль өлкәгә ярдәм итү өчен кабул ителгән чараларның үтәлеше буенча киңәшмә үткәрде. Видеоконференция режимындагы киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты. Уфада яшәүче Михаил Балабанов Путинга кризис ватында ничек яшәвен сөйләде. Ул спорт кибете белән идарә иткән. Әмма пандемия һәм аңа бәйле килеп туган кризис аркасында Михаилның кереме төшкән. Үзчикләү чорында кибет ябылгач, уфалы үз теләге белән эштән китәргә мәҗбүр булган.
“Телевизор аша сездән программа турында ишеттем. “Работа в России” порталына кердем, 10-15 минут эчендә теркәлдем һәм эшсезлек буенча пособие алдым. Тиз һәм җайлы”, – диде уфалы.
Михаил Балабановның 3, 6 һәм 17 яшьлек өч баласы бар. 1 июньдә 20 меңлек түләү күчкән. “Якын көннәрдә 3тән 7 яшькә кадәрге балалар өчен пособие килергә тиеш дип көтәбез. Хөкүмәт әзерләгән программалар эшли. Сезгә зур рәхмәт”, – диде ул.
Уфалы әйтүенчә, әле ул эш эзли. Путин аңардан эш эзләүдә ярдәм итүче бармы, урында нинди ярдәм күрсәтелә дип кызыксынды.
“Оешмалар яңа эшли башлый, шуңа әлегә тәкъдимнәр күп түгел, – дип җавап бирде Михаил. – Мәшгульлек үзәге белән төрле вариантларны карыйбыз, шәхси бизнес алып бару турында киңәшләшәбез”.
Видеоконференциядән соң Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова әлеге вакыйгага карата комментарий бирде.
“Реаль ярдәм аркасында Михаил тыныч кына эш эзли яки, Президентка үзе әйткәнчә, бизнес ачу турында уйлый ала, – диде вице-премьер. – Радий Фәрит улы Михаилга эш эзләүдә һәртөрле ярдәм күрсәтергә кушты. Аңа ярдәм итәчәкбез, бигрәк тә үз эше белән шөгыльләнергә дип хәл итсә, ярдәм булачак”.
Автор : Язгөл Сафина
Чыганак: www.bashinform.ru
Фото: glavarb.ru
--- |
Иң күп укылган
|