поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.06.2020 Хәйрия

Хәйрия эшенә алынган Мөслим егете Рүзәл Минһаҗев: "Тормышта яхшы кешеләр күп икәнлегенә ышандым"

Статистика яшьләрнең авылда калырга теләмәвен күрсәтә. Тикшерүләргә күрә, Русиядә ел саен авыллардан 200 мең кеше шәһәргә күчә. Төп сәбәпләр: уңайлы тормыш юк, эш юк, карьера үсеше турында әйтеп тә торасы юк. Шулай да яшьләр арасында туган авылларында заманча проектлар булдырып, читкә китәргә теләмәүчеләр дә бар. Азатлык туган авылын үстерүгә алынган шундый егетләрнең берсе белән таныштыра.

Татарстанның Мөслим районы Метрәй авылында яшәүче Рүзәл Минһаҗев — яшь эшмәкәр. Дуслары белән остаханә оештырып, тутыкмас калайдан бизәкле тәрәзә йөзлекләре ясый. Авылдагы яшьләрне җыеп, "Метрәй кырмыскалары" исемле КВН командасы оештыра. Рүзәлнең инстаграм аккаунтында Метрәй яшьләренең авылдагы ярдәмчесез калган өлкәннәргә түбә ябуларын, беренче мәртәбә мәктәпкә баручы кечкенә авылдашларына кәрәзле телефон бүләк итүләрен күрергә була. Моннан тыш, Рүзәл "Игелеккә бер адым" хәрәкәтен дә җитәкли. Бердәнбер аралашу урыны WhatsApp чаты булган бу хәрәкәт активистлары хәйрия эшен дә өмә кебек башкара.
 
Берничә райондагы авыл халкын берләштергән хәйрия проекты турында Рүзәл Минһаҗев Азатлыкка да сөйләде:
 
— Рүзәл, игелек проекты нидән башланды?
 
— Без бит авыл кешеләре, гел бер-беребезгә ярдәм итеп яшибез. Гадәти тормышта бу яшәү рәвешенә кергән. Бервакыт интернетта Ренат Әптиевның яшь ярымлык кызы Регинага акча җыйганнарын күрдем — арка мускулы атрофиясе дигән диагноз куелган, бик куркыныч чир. Спинраза дигән дару 7,5 миллион сум тора, елга алты укол кирәк — барысы 45 миллион сум кирәк. Регина алты ай тулганчы нормаль бала булып үскән, гәүдәсен тота алмый башлагач, шикләнеп, тикшерәләр һәм 2018 декабрендә диагноз куялар.
 
Интернет интернет инде, фото бик йөрәккә бәрми. Бервакыт банкта чиратта торганда каршыма Ренат килеп чыкты — мин аны күреп белә идем, без бер мәктәптә укыдык. "Сәлам", дип исәнләште. Аның күзендәге моң, аның күзендәге сагыш! Мин кайда басып торганымны оныттым. Шунда мин "Рүзәл, син ничә ел яшәп шушы сабыйга ярдәм итә аласыңмы, ыштан туздырып кына йөрисеңме?" дип үз-үземә сорау бирдем. Йөгереп чыктым, көндезге сәгать унике, Мөслим урамы тып-тын, бер кеше юк, әйтерсең дөнья туктаган, шундый бер гаҗәеп мизгел булды ул. Эзли торгач, Ренатны табып, әзрәк кенә матди ярдәм булыр дип, кулымдагы акчаны тоттырдым.
 
Шуннан зур юлга — Балтач ягына тәрәзә үлчәргә кузгалдым. Кар ява, күңелсез, радиодан "Кичер мине, әнкәй" җыры яңгырый. Түзмәдем, яшь ярымлык бер гөнаһсыз Регинаның бу тормышка килеп, авырлыклар күрүе турында шигырь яздырдым телефонга.
 
— Син шигырьләр дә язасыңмы?
 
— Әйе, элек шаян шигырьләр яза идем, хәзер җитдиләре языла. Телефон бу шигырьне сакламаган булып чыкты, кабат язып булмый. Юлга чыккач, кабат теге җырны кушып язып карадым, һәм "Тормыш сере" дигән шигырь туды. Мөслим мәдәният йортында "Игелеккә бер адым" дигән концерт турында афиша күрдем, концерт Регинага акча җыю өчен оештырылган иде. Оештыручыларга "Регина өчен шигырь язган идем" дип мөрәҗәгать иттем. Зал тулы, мине иң азакка куйдылар. Мин укыйм, халык елый, туганнары, күңелләре тулып, залдан торып чыгып китте. Коридорда елап торган әбисен килеп кочакладым, барысы да әйбәт булыр, җыячакбыз, курыкмагыз, дидем.
 
Туган авылым Метрәйгә кайткач, үзебезнең үзешчән артистларга концерт оештырырга тәкъдим иттем — алар биш куллап риза булды. Тоттык та үзебезнең авылда концерт уздырдык, күрше авылга куйдык, башка авылларга киттек. "Игелеккә бер адым" хәйрия концертлары шулай башланып китте, күрше авыл артистлары да кушылды. Утыздан артык концерт куйдык без — Сарман районына чыктык, Минзәлә, Алабуга, Чаллы, Питрәч районына да барып җиттек, Казанда концерт уздырдык. Мәктәпләрдә ярминкәләр оештырдык, балалар ярдәм итте, авыл кибетләренә тартмалар куйдык — әкренләп сигез миллион тирәсе җыелды. Җәйгә таба концертлар кимеде. Регинага укол кадатыр өчен Испаниягә чыгарга виза бирмәделәр, ике тапкыр кире кайтардылар. Төшенкелеккә бирелеп утырганда, бер апа "Бу кадәр игелек беркайчан да җирдә ятмый, азагы әйбәт булачак", дип "уятып" җибәрде.
 
Тагын бер йөрәктә калган яхшы нәрсә — Сарманның Иске Имән авылындагы апалар, Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында, муеннарына тартма асып, һәр концерт алдыннан акча җыеп йөрделәр. Икенче очрак: Америкадан Алия. Без аның белән татар яшьләре форумында таныштык, анда мең кешене егерме кешелек төркемнәргә бүлеп үзара таныштырдылар. Ул вакытта "Тәрәзә йөзлекләре белән кайчан Америкага барып җитәм инде мин?" дип уйлый-уйлый номерын язып куйган идем. Регинага багышланган "Игелеккә бер адым" исемле чат ясап утырганда, ике йөз кеше арасында Алияне дә өстәгәнмен. Алия соңыннан сөйләде: "Кич белән, тормыш авырлыкларыннан арып, ике баламны кочаклап елап утырганда, "Игелеккә бер адым" дигән төркемгә өстәделәр дигән хәбәр килде. Регина турында укыдым, шунда үз тормышымның әле авыр түгеллеген аңладым". Алия безгә Америка, Европа татарларын өстәп бетерде. Алар хәйрия ярминкәләре оештырып, сабантуйларда тартмалар куеп, "Дөньяның иң яхшы кешеләреннән" дип, өчәр йөз мең акча җибәрәләр иде. Юкса, алар безне белми дә бит инде, бигрәк тә Регинаны.

— Регина хәзер ни хәлдә?
 
— Өченче тапкыр виза сорагач, ходай рәхмәте белән, рөхсәт килде. Алар Испаниягә чыгып китеп бер атна үтүгә, Ренат шалтырата, бу дару Русиягә керде, 41 балага кадалачак, Регина да бу исемлектә, ди. Могҗиза дими, ни дисең — визаны башта ук биргән булсалар, Регина бу исемлеккә эләкмәс иде. Кире кайттылар, инде алты укол кадалды. Регина көннән көн тернәкләнә, кул-аякларын селкетә, хәрәкәтләре артты.

— Ә Шамил?
 
— Быел безнең районның Шуганка авылындагы биш яшьлек Шамилне дәвалау өчен акча җыю турында газетада хәбәр кайтты. Туганда ук авырып туа ул — УЗИ ясаганда, табиблар аны үсми башлый, диләр, мәҗбүри тудырырга кушалар. Аягыннан тартып алалар, хәзер ул аягына баса алмый. Шул вакытта ук Чаллыдагы туган абыем юл һәлакәтенә очраган Гөлгенә турында сөйләде, "синең язылучыларың күп, мәгълүматне интернетка куй әле", ди. Актаныш кызы Гөлгенә Сафина 2019 елның 30 июнендә җәйге имтиханнар вакытында юл һәлакәтенә эләгә, кома хәлендә ята. "Әйдә, шаярт" финалына эләгеп, Казанга уйнарга баргач, кызлар "Әйдә, Гөлгенәгә багышлап концерт оештырыйк", дип тәкъдим итте. Шамилгә дә, Гөлгенәгә дә ярдәм кирәк. Уйладык та, авылдагы халык театры белән хәйрия спектакле куярга булдык. Шамил өчен Мөслимдә һәм Зәйдә спектакльләр куйдык. Чабаксарга чакырганнар, Шамилнең аягына операция ясарга тиешләр, шуны көтәбез.
 
— Күрше район кызы Гөлгенәгә реабилитация ясау өчен дә акча җыярга алынгансыз...
 
— Гөлгенәгә Испаниядә реабилитация узу өчен аена 1,5 миллион сум акча кирәк — Сафиннар гаиләсе күтәрә ала торган акча түгел бу. Гөлгенә хөрмәтенә беренче концертны ясар өчен Чаллы квнчылары 570 кешелек бина табып бирде, мин бөтен таныш артистларымны чакырдым: Винарис Ильегет, Марат Галимов, Илшат Әюпов, Равил Галиев, Данир Шәрәфетдинов һ.б. — кемнең җае бар, шулар килде. Күбесе Казанда тора, Чаллыга килеп концерт бирделәр. Шунда ук хәйрия ярминкәсе уздырдык — кемдер көлчә, кемдер бәлеш пешереп алып килде. Беренче концертта 95 мең билеттан, 15 мең ярминкәдән керде, килә алмаганнар банк картасына күчерде — Гөлгенә файдасына барысы 130 мең сум акча җыелды.
 
Актанышта шул ук концертны куйдык — Актаныш, Мөслим, Чаллы кушылды. Мәҗбүри әйбер түгел бит, кемнең телефонына шалтыратам, шулар ярдәм итте. Шуннан гадәткә кереп китте, шул көнне концерт куярга кирәк, дип белдерү куям да, артистларның күбесе үзләре миңа чыга. Актанышта бик көчле концерт булды, Аллаһка шөкер, зал тулы иде, ярминкә эшләде, анда да бик күп ризык пешереп алып килделәр. Сарманда концерт узды. Мөслимдә узасы концертка билетлар сатылып бетә язган иде, артистларның барысы да килергә әзер иде, коронавирус аркасында анысын уздыра алмадык. Киләчәктә Арчада уздыру турында сөйләшүләр бара. Татар радиоларында да Гөлгенә турында тапшырулар ясадык.
 
— Гөлгенә инде ун айга якын хәрәкәтсез ята, алга китеш бармы?
 
— Гөлгенә 2020 елның 9 мартыннан бирле Испания хастаханәсендә дәва ала. Дөньядагы хәлләр аларга да кагылмый калмады, алар виза алып, Испаниягә китәсе көнне генә рубль ишелде, бер айлык реабилитация өчен түләргә җыйган акча урынына хәзер 30 процентка күбрәк җыярга кирәк. Карантин вакытында исә бөтенләй хастаханәдән чыгарга туры килгән, чөнки дәвалау өзелсә дә, хастаханәдә яткан өчен түләү бер дә өзелми. Гөлгенәнең хәле Испаниядә күзгә күренеп яхшыра бара: мәрткә киткәндәй хәрәкәтсез калган халәтеннән чыга, ишетә башлый, әнисенең туган көненә бүләк ясарга теләгән кебек, Гөлгенә соңгы ун ай эчендә беренче тапкыр "әни" дип эндәшә. Үзен аякка бастырыр өчен әллә ничә район, әллә ничә авыл халкының тырышуын ишетеп дулкынлана, еш-еш сулый башлый, әнисе Ландыш ханым әйтүенчә, Гөлгенәнең моңа савыгу реакциясе бик уңай.
 
— Нәрсә рухландыра мондый авыр эшкә алынырга?
 
— Тормышта яхшы кешеләр күп икәнлегенә ышандым. Һәрхәлдә, безнең тирәбездә яшәүчеләрнең 98 проценты — яхшы кешеләр дип уйлыйм. Авылдан күчеп китәргә теләмим, мин монда тудым, миңа монда рәхәт. Юлга чыксам да, сагынып кайтам.

---
Матбугат.ру
№ --- | 16.06.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»