|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.06.2020 Бәйрәм
Янә Сабантуйлар турында. Булачакмы, юкмы?Татарстан авылларында Сабан туен 4 июльдә билгеләп үтәргә тәкъдим иттеләр. Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов әлеге датаны атады. «Урыннарда коронавирус белән авыручыларга бәйле агымдагы вазгыятькә бәйле рәвештә бәйрәмне үткәрүнең максатка ярашлылыгын билгеләү, шулай ук халыкның фикерен исәпкә алу мөһим», - дигән ул.
Хәлиткеч карарны муниципаль берәмлек башлыклары кабул итәчәк.
Әлеге дата традицион Мәскәү Сабан туен үткәрү вакытына туры килә, быел ул онлайн форматта узачак. Бәйрәмне интернет аша 1 миллионнан артык кеше карый алачак.
--- |
Иң күп укылган
|