поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.06.2020 Язмыш

“Саулыгым да, байлыгым да булды, гаилә бәхете генә күрмәдем”

Ике туган балалары булган абый, апа, җиңги, җизни исән вакытта, җәйнең иң матур чагында авылга кайткалый идем. Ике, өч кенә көнгә кайткан вакытта да сагынган туганнарың, күршеләрең, дусларың, классташларың, хәтта бик үк аралашып яшәмәгән авылдашларың белән бик теләп гәпләшәсең, ихлас ачылып сөйләшәсең.

Кү­ңелгә җиңел булып, хәс­рәтең таралып, шатлыкларың артып киткәндәй була. Рухыңа, тән-башыңа көч туплап, шат күңел бе­лән киләсең. Ни кызганыч, бер-бер артлы туганнарым да, күршеләрем дә, дусларым да, алар кебек шактый авылдашларым да бакыйлыкка күчеп беттеләр. Туган якны бик сагынсам да, кайтып сөйләшеп, бер кич кунарлык оя калмады. Үткән кайтуларымда очрашып, рәхәтләнеп сөйләшкән кешеләрне искә төшереп, хатирәләрне барлып утырырга гына калды.

Моңарчы бер дә күрмәгән берәү белән очрашып, юл буена сөйләшеп, Чаллыга кайткан көн кү­ңелгә тирән уелып калган иде. Кайчакта шулай була бит. Бер дә күрмәгән бе­рәүгә ачыласың да китәсең. Иң якын дустыңа, туганыңа да сөйләмәгән, күңел түрендә иң тирәндә яткан серләреңне ачасың да саласың.
 
Ул кайтуымда май азагының иң матур көннәре иде. Апа, абыйларда ике көн сөйләшеп, күңел тутыкларын юдым. Үз авылыма да кайтып, туган нигезем, йортым белән очрашып, авыл зиратында әби-бабайлар рухына дога кылып килдем. Шул изге миссиямне тәмамлап, икенче көннең әбәдендә туганнарымның сыйларын кабул итеп, тагын берничә көн кун инде дип кыстауларына карамастан, төш­тән соң киләсе автобуска дип юлга кузгалдым.
 
Төнлә яшенләп җылы яңгыр явып узган иде. Авыл юллары иртәнге кояш нурында инде кибеп тә беткән. Юл кырыендагы үлән, куак яфракларында гына, энҗедәй балкып, чыклар җемелди. Авыл читеннән үк башланган киң асфальт юл тәмам кибеп җитеп ялтырап ята. Әйтерсең, уңган хатын иртән торып идәнен сабынлап юган. Юлның ике ягындагы нарат, каен посадкасында табигать гү­зәллегенә сөенеп сандугачлар сайрый. Янәшә генә урманнан кунак булып килгән кәккүк куактан-куакка сикереп моңлана. Чалт аяз зәңгәр күктә, биектә-биектә, тургайлар флейтада уйный диярсең. Сул яктагы агач-куаклар төбендә үскән чәчәкләрдән бал җыйнаучы умарта кортлары безелди, үлән араларында чикерткәләр сикерә-сикерә скрипка тарталар. Боларның барысына да кушылып авыл кырыеннан ук башланган буа ярында суда чупырдап бакалар квартеты моң сибә. Алар моңы буа балыкларының җим эзләп өскә сикереп, шапылдап суга кире төшкән чагында гына өзелеп ала. Посадка артында җәйрәп яткан иген басулары өстеннән шифалы бу күтәрелә. Ме­нә шулай табигать гүзәллегенә сокланып, кошлар симфониясен тыңлап килгәндә, үземнең туып-үс­кән авыл нигезе, су буенда таллар чорнап алган бакчам күз алдыма килеп, йөрәгем сулкылдый баш­лады. Анда да бит иртә-кичләрен талдан-талга кунып сандугачлар сайрый, мәктәп бакчасына килгән кәккүк минем бакчага да килеп моңланмый калмый, бакалар да шулай кычкыра, балыклар да суда шулай сикерешә иде. Басма төбенә төшеп эссе көннәрдә су коена, кич­ләрен Сөлчә суы белән юынып, ләүкәсендә каен мил­леге белән чабынып мунча керә идем. Шәһәрдә бит бу табигый рәхәтлекләрнең берсе дә юк. Мин менә тагын шунда китепме, кайтыпмы барам... Тагын шул сасыган ис­ле завод подвалына төшәсе, ел буена шунда шакшы түгәсе. Мин — табигать кочагында уйнап, эшләп үскән Хода бәндәсе, хәзер бу хозурлыкларга елына берничә көн генә сокланам. Ни хәл итәсең, язмышым, ә бәлки, ялгышым шулайдыр.
 
Менә шулай күңелем җирсеп, уйланып, моңсуланып автобус тукталы­шына килеп җиттем. Ярый әле шул бер-ике чакрымны җәяүләп атладым. Ярый әле артымнан машина-фәлән куып тотып, утыртып килмәде дип уйладым эчемнән. Югыйсә, бу гүзәллекне күрми, татымый кала идем бит.
 
Чаллы — Чирмешән автобусы килергә шактый вакыт бар иде әле. Юл кырыендагы үләнгә утырдым да, күрше авылларны, болын-кырларны кү­зәтә башладым. Юлда бу вакытта машиналар сирәк йөри, китәселәре китеп беткән, кайтучыларына әле иртәрәк. Шулай да үз хаҗәте белән йөрүчеләр сирәк-мирәк булса да үткәләп торалар. Шундыйларның берсе, бик кәттә чит ил машинасы, тавыш-тынсыз дигәндәй, яныма ук килеп туктады. Машинадан минем яшьләрдәге ап-ак чәчле, түгәрәк йөзле, юан корсаклы, уртача гәүдәле ир төште. Гадәттә мондый машинадагылар йөзеңә ялварулы чырай иңдереп, кул күтәреп торсаң да әйләнеп тә карамыйча үтеп китәләр. Бу әфәндем дә миңа туктамагандыр, көтеп тору будкасы артында йомышы бардыр дип, урынымнан кузгалмый утыра бирәм. Ә ул, минем яныма ук килеп басып: “Саумы, туган, кая барышмы, кайтышмы?” — дип, татарча, татарча гына түгел, саф ми­шәрчә сорау бирде. Җавабымны да көтмәстән: “Юлыгыз Чаллыга булса, утырыгыз, рәхәтләнеп сөй­ләшеп барырбыз. Югыйсә, бер үземә күңелсез. Чирмешәннән хәтле киләм, ник бер юлаучы очрасын! Менә сезне күргәч, сөенеп куйдым әле”, — дип сөйләп китте. Кү­ңелгә әллә нинди шик кер­мәде: начар кешегә охшамаган, берничә яшь кеше төшсә, шикләнер идең, шуңа, сикереп торып, сә­ламән кабул иттем. “Юл уңае, Чаллыга автобус кө­тә идем”, — дип сөенеп ризалыгымны белгерттем.
 
Машина салонына, янына кереп утыргач та билгесез юлдашым тавышы тигез дулкынга көйләнгән радио дикторы кебек сөйләп китте. Иң элек көнне, табигатьне мактады. Аннан соң минем белән кызыксына башлап, сораулар яудырырга тотынды: бараммы, кайтаммы, кая яшим, кая эшлим... Шәһәрнең аргы читендә, фәлән мәхәлләдә дигәч: “Менә бәхетең бар икән, мин шуннан узып сездән ерак булмаган коттеджда яшим, өй каршы­гызда төшереп калдырырмын үзеңне. Ә сез яшәгән йортны безнең бригада төзегән иде, мин прораб булам. Элек прораб идем...” — дип, үзе белән таныштырып алды. Шуннан соңгы сораулар гаилә темасына күчте: хатының бармы, беренче мәхәббәтеңме, икенче хатынмы, баларың бармы, ничәү? Җавап биреп кенә өлгер, тезә генә агаем сорауларны. Икенче хатыным, беренчесе белән бала үлгәч аерылыштык, мин әйтәм. Икенчесен, ире үлгән тол хатынны, ике баласы бе­лән алдым, үзебезнең уртак балабыз да булды, хәзер барысы да үсеп җитеп, үз гаиләләре белән яшиләр дидем.
 
— Анысы шәп булган, шәбен, ә менә беренчесе тәүге мәхәббәтең идеме, “үзең уйган ишектән йөрдеңме?” Анысын сагынмыйсыңмы, юксынмыйсыңмы? — дип, серле сораулар бирә башлады бу.
 
— Юк, — мин әйтәм. — Мин беренче сөйгән яшьлек мәхәббәтемә өйләнә алмадым, сәбәпләре күптөрле. Беренче хатынны да бик соңлап, димләү белән генә алган идем. Миннән яшь булса да бер­ничә ирдә булып өл­гергән. Матур итеп яши дә алмадык. Аерылышуга бер үкенечем юк, — дим, хак-дөресен сөйләп.
 
— Язмышың минекенә охшаш икән, агай-эне, — диде юлдашым. — Мин дә сафлыгын югалтмаган кызга, саф-керсез мәхәббәткә юлыга алмадым. “Үз йортына ишек уймаган” ир-егет бәхетле җаннардан түгел инде ул. Гомер буена бер ятакта өчәүләп йоклыйсың. Иргә дә, хатынга да газаплы тормыш ул. Хет синең бу хатыныңның ире үлгән. Ә менә мин өч хатынга өйләндем, өчесенең дә ирләре исән, канга — тоз, йөрәккә боз салып җәфаладылар. Беренче мәхәббәтемнең каргышы төштеме — гомерем “парлы ялгыз” булып үтте. Юл озын, вакыт иркен, сөйлим әле мин сиңа беренче мәхәббәт хатирә­ләрен. — Агаем тирән итеп бер сулыш алды да, машина тизлеген бераз киметеп, рулен кысып тоткан килеш сөйләп китте. — Алтынчы класста укыганда күрше районның бер авылында яшәүче билгесез кыздан хат килеп төште миңа. Ул заманда үсмер егетләрнең, кызларның шулай хат белән аралашу-танышу галәмәте бар иде бит. Хатта исем-фамилиямне дөрес итеп, хәрефләрне тигез тезеп, мәгъ­нәле итеп язган. “Исәнмесез, таныш булмаган, булачак дустым!” — дип башлап, бик матур тәмамлаган. “Риза булсаң, хат яз, фотоңны куй, киләсе хатымда мин дә салырмын”, — дигән. Борынга кызлар исе керә башласа да, чәчләрен тартып, үткәндә терткәләп китүдән узган юк. Чит авылдан хат язучы бу кыз миңа бер алиһә, фәрештә булып күренә башлады. Сөенә-сөенә хат яздым, матур сүзләр тездем үземчә. Чәчне артка тарап төшкән бер фотоны да куеп, хатны кызга юлладым. Аның белән унны бетергәнче шулай хат языштык. Ел саен фотолар алыштык, бәйрәмнәрдә бер-беребезне матур открыткалар белән котлаштык.
 
Сигез классны бетергәндә үк кызым мине үз авылларына очрашуга чакыра башлады. “Әти-әнигә белгертмичә генә авылның кырыена чыгып каршы алырмын, болыннарда, су буйларында йө­рербез”, — дип яза иде. Тугызны бетергәндә, каникулда колхозда эшләгән өчен бирелгән, бәрәңге сатып, тагын аннан-моннан җыйган акчаларымны кушып, велосипед сатып алдым. Шул елның җәендә яңа велосипедка атланып боларның авылына килеп төштем. Район бе­лән район арасы асфальт, авылга керәсе юллары таш белән түшәлгән иде. Кызым сөенеп каршы алды. Әнисе пешергән коймак белән сыйлады. Беренче баруда тыйнаклык сакладыммы, оялуым көчле идеме, кулларын тотып күрешүдән артыгы булмады. Икенче баруда инде әрсезләндем, битеннән үбеп алдым. Шуннан соң баруларымда чиядәй иреннәренең тәмен татый башладым. Шуннан артыгына никахка кадәр “табу” дип, үземә кырыс закон куйдым. Һәм, беләсеңме, дускай, шуннан артыгы безнең арада булмады да.
 
Армиядә ике ел срогымны тутырып кайткач, сагынып-саргаеп дигәндәй, кызым укый торган шәһәргә бардым. Хатларында мине сагынуын, көтүен яза иде. Шәһәр читендә үз йорты белән торучы бер әбидә фатирда яши, укуының соңгы елы икән. Автовокзалда каршы алып, шунда алып кайтты. Әби белән мине бик зурлап каршы алдылар. Өстәлгә каз ите турап пешерелгән бәлеш, тәм-том чыкты, ул заманның кыйммәтле бер эчемлеге дә менеп утырды. Әби дигәнем бик киң күңелле кеше булып чыкты. “Сезнең мәхәббәт хакына!” — дип, кызыл шәрабны бер рюмка тотып, бәлеш капкалады да: “Сез яшьләр рәхәтләнеп утырыгыз, мин иптәш хатынымда кунып калырмын”, — дип, чыгып та китте. Кәҗә белән кәбестә шикелле калдык икәү тыныч, иркен өйдә. Яшь чак, гайрәтле чак, бу эчемлек бер яктан керде, икенче яктан чыкты, минем туйсыз-никахсыз кә­ләшемә тотынмам, сафлыгын вакытсыз тапламам дигән “табу”ымны бозарлык, акылымны томаларлык булмады. Үземне чын егетләрчә, тугрылыклы гашыйклар сыман тоттым. Булачак кәләшемә өстәл янында утырганда ук га­җәпләнә башлаган идем. Салган бер рюмканы тотуы, үз-үзен тотышында сәер үзгәрешләр булуы мине төрле шиккә төшерә башлаган иде. Икәү генә калгач, бер тартынусыз ярымшәрә чишенеп таш­лавы, бер туктаусыз суырып-суырып үбешүләре моңарчы булмаган азгынлык билгеләрен күрсәтә иде. Урынны да ашык-пошык бер ятакка җәеп, мине тартып диярлек өстенә екты. Минем биргән антым бар, туйга хәтле түзик, кадерлем, бәхет ачкычын минем үз өемдә тотасым килә дигәч, кызым кычкырып көлеп җибәрде дә: “Ул ачкыч кирәкми инде безгә, мине бит көчләделәр”, — дип, бер көлеп, бер шашып елып, илерә башлады. Өстемә салкын су сипкәндәй, тәнемнән ток үткәндәй булды. Янымда ниндидер үләксә яткандай, аның сасы исе мине косар дәрә­җәгә җиткергәндәй булды. Ничек чыгып киткәнемне дә белмим.
 
Иртәнге автобусны вокзалда көтеп алып, кайтып киттем. Ике айдан аңардан хат килеп төште: “Мин бит, бәгырем, үз иркем белән алданмадым, мине көчләделәр, көчләүчеләр төрмәдә утыралар”, — дип, үзен акларга тыры­шып язган иде. Җавап бир­мәдем. Бу хәлләрне онытырга тырышып шактый яшә­гәннән соң, төзелеш техникумын бетергәч, теләр-теләмәс дигәндәй, гаиләле булыйм дип өйләндем. Хатын азгын булды, хыянәт итте. Аерып, икенчегә өйләндем, бу юлы алкаш-эчкечегә юлыктым. Хет икесеннән бала булмады, ятим арт­тырмадым. Өченче юлы ирдән аерылган хатын алдым. Уртак ике балабыз да булды. Беренче ире белән элемтәне өзми җәфалады. Гомерем буена бер баланы үземнеке итеп кабул итә алмадым. Ул ире авариядә үлеп киткәч кенә тынычлангандай булдык. Шулай да күңелдә юшкын калды. Мәхәббәтне гомерем буена нәфрәт алыштырып килде. Белү­емчә, беренче мәхәббәт кошым да ныклы гаилә-оя кора алмады. Ирдән-иргә йөреп, бала төшереп, картлыгын ни ирсез, ни баласыз каршылады.
 
Юлдашым бу сүзләрне тәмамлаганда без Чаллыга җитеп килә идек инде.
 
— Менә шулай, дускай, гомерем буена саулыгым да, байлыгым да булды, гаилә бәхете белән тынычлык кына күрмәдем, — дип сүзен төгәлләде ап-ак чәчле танышым.
 
 

Рәҗәб ӘХМӘТОВ. Чаллы
Татарстан яшьләре
№ --- | 15.06.2020
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»