поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
14.06.2020 Шоу-бизнес

Илсөя Бәдретдинова: «Минем хыялым – кыз бала табу»

Җырчы Илсөя Бәдретдинова белән дөньядагы барлык темаларга да сөйләшеп була. Сөйләштек тә. Коронавирустан башлаган идек, мәгариф системасы, эстрада, хатын—кыз бәхетенә барып чыктык.

 : Өйдә утыруның файдасы булдымы, Илсөя апа? Күпләр артист—җырчыларның коронавирус аркасында өйдә утыруын бик куанып кабул итте бит.
 
— Беләсеңме, урманда ландыш чәчкәсенең үскәнен соңгы тапкыр 17 яшемдә күргәнмен икән. Мәктәпне тәмамлагач, «Соңгы кыңгырау»га җыйганбыз. Шуннан бирле, урманга барып, иркенләп ландышлар, юк, гомумән, чәчкәләр җыеп йөргәнем булмаган минем! Улым белән сөйләшеп утыру, күптән очрашмаган кешеләр белән озаклап телефоннан аралашу, башыннан азагына кадәр йөзәр мәртәбә өйне җыештыру – менә өйдә торуның файдасы. Әйе, «Казанга килеп, матур күлмәкләр киеп, рестораннан ресторанга йөри идегез, шул кирәк сезгә» дигән эчтәлектә хатлар бик күп килә. Безнең аркада череп баеп беттегез, дигән бик кызык фикер яши бит халыкта. Югыйсә концертларыбызга көчләп чакырмыйбыз, үз теләкләре белән киләләр. Килеп карау гына түгел, сәхнә артына кереп, матур-матур сүзләр әйтеп, фотога төшәләр, мактыйлар, малай. Аннан шул ук кешеләр Инстаграмга ямьсез сүзләр язып тутыра. Моны төгәл беләм, белмәсәм, сөйләмәс идем дә. Үз-үзеңне алдаумы бу, башка нәрсәме – аңлата алмыйм. Чит илгә ялга баруыңны белдерсәң дә, ни генә язмыйлар. Хәзер авыл халкы да, акча туплап, диңгезгә бара да кайта. Ә безнекен, күз алдында булгач, сөйләп туймыйлар. Профессиям мәҗбүр итмәсә, мин, гомумән, Инстаграмда утырмас идем. Кеше тормышы гел кызык түгел! Миңа иң элек, абынмыйча, үз тормышымның очына чыгарга иде әле… Социаль челтәрдә адекват булмаганнар күп, барысына да игътибар итә торган түгел. Әз генә «дурак» булырга кирәк. Ләкин шул сүзләр арасында күтәреп булмый торганнары бар. Социаль челтәрләр шул ягы белән начар – кеше сүзе өчен җаваплылык тоймый, җәзасыз кала. Әле менә күптән түгел генә булган хәлне сөйлим. Мәшәкатьлерәк чагым: олы апам каты гына авырып китте, шуңа күрә чабышабыз, баш каткан. Ашыгып, подъезддан чыгып баруым иде, бер 25 яшьләр тирәсендәге егет: «О, ниһаять, мин сезне тоттым!» – ди. «Мине көтәсезмени?» – дим. «Атна буе подъезд төбендә машинагызны сагалыйм, фатирыгызны гына белмим», – ди бу. Адресымны ничек табуын кызыксындым. «Бөтен кеше белә!» – ди. Шулкадәр куркыныч булып китте: кешенең төрлесе була бит. Мин инде вак-төяк янауларга игътибар итмим, тик монысы шом салды.
 
: Тормыш онлайнга күчте. Улыгыз Нариман да дистанцион форматта укыгандыр? Ничек кичерде? Мондый укуның файдасыннан күбрәк зыяны бар кебек тоелмыймы?
 
— Минем улым бик мөстәкыйль бит. Гомеремдә дә аның өй эшләрен эшләп, укуын контрольдә тотканым булмады. Иҗат кешесе булгач, иртәнге дүртләргә кадәр утырып, соңрак уянган чаклар да була. Андый вакытта улым инде, үз вакыты белән торып, үз эшләрен карый. Киләчәктә режиссер булам, ди әле. Унберенчене бетереп, Санкт-Петербургка яки Мәскәүгә китәргә хыялланып йөри. Әле аның зур амбицияләр белән дәртләнеп йөри торган, максимализм чоры. Фотога төшерергә ярата. Иҗат кешесе! Бик йомшак күңелле ул. Өйдә татарча сөйләшәбез, татар гимназиясендә укый. Дистанцион укуга килгәндә, әлбәттә, зыянлы бу. Дисциплина, дуслары һәм укытучылары белән тере аралашу кирәк. Бала шәхес буларак мәктәптә формалаша. Мәктәп дигәч, чыгарылыш кичәләре турында сүз әйттең. Хәзерге купшылыкны мин һич аңламыйм. Беренчедән, барысы да ата-ана акчасына үткәрелә. Мин, мәсәлән, чыгарылыш кичәсенә бисквит пешереп, винегрет салаты алып бардым. Укытучыларга да бүләкләрне үз кулларыбыз белән әзерләдек, концертын да күрсәттек, вальсын да магнитофонга әйләндек. Аннан урманга чыгып китеп, черки ашатып, таң каршылап, икенче көнне кайтып төштек. Менә ул бәйрәм! Кемнең күлмәге купшырак, кемне визажист бизәгән, ә кемне юк, дигән сүзләр булмады бездә. Гади һәм күңелле иде. Җан бар иде, аңлыйсыңмы? Без сыйныфташлар белән әле дә элемтәдә.
 
: Эстрада турында сөйләшик әле. Яшьләрдә озак вакыт сәхнә тоткан кешеләргә хөрмәт хисе бармы ул? Җырлаучылар күп бит хәзер.
 
— Яшьләрнең төрлесе бар. Берсендә бер яшь җырчы кыз автобуста сөйләп бара: «Менә сез колхозларыгызда йөреп, берни аңламыйсыз. Мин, мәсәлән, «Пирамида»да да, банкетта да җырладым. Без төрле дәрәҗә җырчылары бит», – ди. Әй, мин шуңа карап, елмаеп утырдым. «Солянка»га бер җыры белән тыкканнар да инде баланы, азрак йолдызланган. Өлкәнрәк җырчыларның: «Татар эстрадасы чүп белән тулды» дигәнен дә аңламыйм мин. Иҗат кешесен төрле яктан тыйсак, яңа юнәлешләр ачылмаячак. Җырчы халыкка кызык булмый башлый икән, ул үзеннән—үзе төшеп кала. Халыкның сайлау мөмкинлеге булырга тиеш. Бу бит өч—дүрт кеше җыелып кына, менә монысы – җырчы, монысы – юк, дип хәл ителә торган мәсьәлә түгел. Тоталар да: «Кайда моның моңы?», «Нишләп Илсөя, моңлы җырлар җырлый белмәгән килеш, артист булып йөри?» – диләр. Әйе, минем кемнәрнекедер кебек көчле тавышым юк. Аңа карамастан, минем үз юнәлешем бар, тик нишләптер татарда андый әйберне кабул итеп бетерә алмыйлар. Аннан соң, татар халык җырларын мактап туймыйлар, бүген татар җырчылары шуларны гына җырларга тиеш, диләр. Мин бер көнне, иренмичә, шул җырларны барлап утырдым бит әле. Аларның күбесен гади халык язган. Күз алдына китер: көтүче, сыерлары тынган мәлдә, талдан тиз генә курай ясый да җыр уйлап чыгара. Нәрсә күрә, шуны җырлый ул. Шулай җыр туа, күңеленнән чыга ул һәм шуңа күрә күңелгә үтеп керә дә. Аның мәгънәсенә берәүнең дә исе китми. Экспериментлар кирәк. Һаман читек белән чабата тирәсендә таптанмыйк.
 
: Сез концертларда гел кызыклы истәлекләр сөйлисез. Аны китап итеп бастыру теләге юкмы?
 
— Рәхмәт төшкере, бу коронавирус чорында ныграк уйлана башладым бу хакта. Барыбер өйдә утырам, әллә, мин әйтәм, яза башларгамы икән, әллә берәр кайда журналист булыйммы икән, дигән уйлар еш килә (көлә). Әйтәсе сүзләр, фикерләр күп. Вакыт күрсәтер, дим.

: Ә тормыш китабыгызга нинди исем бирер идегез?
 
— Авыр сорау әле бу минем өчен, кара әле… Башка бик гади әйберләр генә килә.
 
: Илфак Шиһаповның арабыздан китүенә өч ел узды. Аңа бәйле гайбәт, гаепләүләр…
 
— Көн дә җиткерәләр, көн дә! Ияләштем. Үлгән көнендә дә миңа яздылар. «Үтереп, җиргә тыктың да рәхәтләнеп җырлап йөрисең», – диләр. Әмма «Бүген Илфакның үлгән көне» дип Инстаграмга кую кирәкме икән? Күңел өчен генә эшләнә торган әйберләрне кешегә күрсәтәсе килми. Мин аны көн дә искә алам. Каберенә дә барам, сәдакасын да бирәм. Кеше өчен аның үлемендә мин гаепле калдым һәм андыйларны уйларыннан кире кайтарырга кирәкми дә.
 
: «Ак күлмәк кияргә кем хыялланмый?» – дигәнсез бер интервьюда. Кияүгә чыгар идегезме?
 
— Бармы егетең? Юк? Менә хәзер син мине аңларга тиеш. Ә каян табарга? Кеше кушар ул. Минем хыялым – кыз бала табу. Әмма минем аны гаиләле килеш табасым килә. Баш миеңне кабызасың да, кайда соң туры килердәй зат, дисең. Менә шулай кызсыз калдым бугай инде. Кемгә кирәк 2 метрлы малае булган 40 яшьлек хатын? Әле ул – артист-хатын! Холык та бар (көлә). Миннән бик күпкә көчлерәк кеше булырга тиештер ул булса да.
 
: Яшь кызларның кияүгә чыгасы килми хәзер.
 
— Аңлыйм мин сине, килешәм (көлә). Минем тирәмдә синең сыман уйлаучылар бик күп. Бу – мәңгелек сорау, нәрсә дип аңлатырга да белмим. Бер яктан, әллә үзебез артык көчле булып кыланганга ирләр шундыйга әйләндеме икән, дим. Икенче яктан – бер әйтәсең, ике, өч… Аннан үзең тотынасың инде. Хөрмәтсезлеккә түзеп торасы килми ул. Ирләрнең дә төрлесе бар хәзер. Берәүләре көн-төн спорт белән шөгыльләнеп, фигура артыннан куа. Икенчеләре компьютерга кереп киткән. Аларның уенда кызлар юк. Өченчеләре исә матди яктан хәлле хатыннарга «кияүгә чыга». Бар инде аның «нормальныйлары» (көлә). Бар ул мәхәббәт! Юк, димик. Әмма, бәлки, гомер буе бер-береңне газаплап яшәгәнче, аерылуың хәерледер дип тә уйлыйм.

: Көчле сез.
 
— Һич юк. Беләсеңме, салют аттырганда, мин елыйм. Миңа ул бик матур булып тоела да, елый башлыйм. Онытылып песи балалары белән уйныйм. Менә мин сиңа үзем турында бер факт әйтәм: минем беркайчан да бөҗәк үтергәнем булмады! Кешеләр тоталар да шап итеп үтерәләр. Ул бит җан иясе! Бәлки, ул баласына ашарга эзләргә чыккандыр? Илфак мәрхүмкәем белән яшәгәндә дә 16 фатир алмаштырдык без. Андагы тараканнар! Яшермим: агуын-ниен сиптерә идем. Әмма максатчан килеп, сытып үтерә алмыйм! Көчле хатын мондый булмый!
 
 БЛИЦ—СОРАШТЫРУ
 
Яраткан ризыгы: ит.
Яраткан китабы: Мөхәммәт Мәһдиев китаплары.
Яраткан театр артисты: Нәҗибә Ихсанова.
Иң бәхетле көне: улы Нариман туган көн.
Кешеләрдә иң сөймәгән сыйфаты: алдашу.
Әңгәмәдәш – Чулпан Гарифуллина

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 14.06.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»