Никах бәйрәмендә эшлим бүген. Ачык һавада була. Шуңа әзерләнәм
---
MINBAR
№ --- | 14.06.2020
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.06.2020 Җәмгыять
Ильяс Халиков: «Никахлар башланды. Әлегә ачык һавада, саклану чаралары белән»Әкренләп туйлар һәм никахлар үткәрелә, планлаштырыла башлады. Татарда хәләл туйлар алып баручы иң танылган кешеләрнең берсе Ильяс Халиков та бүген 14 июнь көнне никах бәйрәмендә эшли. Мәҗлес ачык һавада була, пандемия чорында бөтен шартларын һәм саклык чараларын туры китереп. “Ак күлмәкне Нурфиягә тоттырдым... Әмма әнинең “Матур күлмәкне киюе, киюенә караганда салуы....” – дигән сүзе искә төште. Өйдә гладильная доска ватылган икән. Шулай шул, көн саен күлмәк үтүкләсәң”, - ди Ильяс Халиков.
Һәм мәзәк видео да элгән инстаграмына.
Дуслар, әгәр дә бу сезонда хәләл туйлар, никахлар, башка мәҗлесләр үткәрергә ният кылсагыз, Ильяс Халиковка шалтыратыгыз. Дини мәҗлесләрне аннан да яхшы алып баручы булыр микән?
|
Иң күп укылган
|