поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.08.2010 Җәмгыять

ЯУЛЫК АРКАСЫНДА ЭШ ТАБА АЛМЫЙМ

Телевизордан караган бер бәхәсле тапшыру кулыма каләм алырга мәҗбүр итте. Бәхәснең эчтәлеге болайрак. Шәһәребезнең эре автосалон компаниясендә 2 елга якын эшләүче кыз көннәрдән бер көнне эшкә яулык бәйләп һәм исламча киенеп килгәч, җитәкче аны эштән китәргә үгетли башлый. Төшкә кадәр генә эшләргә өлгерә сатучы кыз. Тапшыруда төрле фикерләр яңгырады: автосалон җитәкчесен яклаучылар да, мөселман кызына киңәш бирүчеләр дә булды. Авыр хәлдә калган героиня соңгы сүз итеп: «Яулыкны салмыйм, эштән китәм», – дип әйтте.

...Мин үзем елга якын инде эшкә урнаша алмый интегәм. Җитәкчеләр «син яулыктан, шуңа эшкә ала алмыйбыз», дип турысын бәреп әйтмәсәләр дә, шулай икәнлеге әллә кайдан сизелә. Казанның бер лицеена секретарь эшен белешергә килгәч, җитәкче мин үтәргә тиешле катлаулы бурыч-вазифаларны санап китте. Аннары син аларны башкара алмассың, дип дәресләрдән соң балалар белән эшләргә, түгәрәкләр алып барырга тәкъдим итте. Бер проблема туарга мөмкин дип тә өстәде. Әгәр ата-аналар мине күрсәләр, каршы килергә мөмкиннәр икән. Алар бит балаларын дөньяви мәктәпкә биргәннәр! Ни өчен мөселманча киемнән хезмәт күрсәтелә, дип каршы килергә мөмкиннәр, янәсе. Шулай итеп, әлеге эш миңа насыйп булмады.

 

Шәһәребездә музейлар бик күп. Шуларның берсенә эш сорап бардым. Мине кадрлар бүлегенә озаттылар. Анда утыручы ханым минем киләсемнән хәбәрдар иде инде. Килеп керүгә «тагын яулыклы кыз» диюе белән «исәнмесез» дип әйтергә ачкан авызымны япты да куйды. Документларымның күчермәсен алгач, уйлап карармын, дип җавапны икенче көнгә калдырды. Килешенгән вакытта сөйләшкәннән соң, студентларны алмыйбыз, шуның өстенә тәҗрибәгез дә юк, дигән сылтавы белән өметләрне өзде.

 

Яулык япканыма бер ел тулып килә инде, Аллаһка шөкер! Ул вакытта мин эшли идем әле. Шунда эшләгән чакта, мөселманча киенеп килгәч, олы яшьтәге бер ханым тупас итеп болай диде:

 

– Шаштыңмы әллә? Танымадым башта үзеңне. Нәрсә дип шулай киендең инде? Үзеңне бер дә жәлләмисеңмени: бөтен матурлыгыңны яшергәнсең бит, егетләр дә карамас. Шул рәвешле үз-үзләрен корбан итүче кызларны аңламыйм.

 

Ә җитәкчем шәригатьчә киенүемне соңыннан сәерлек дип атады. Янәсе, мин «как ни в чем не бывало» эшкә килгәнмен. Әлегә кадәр аңламыйм: эштән кайтып киткәндә, иртәгә мин мөселманча киенеп киләм, дип әйтергә тиеш булганмынмы икән аңа?

 

Дөрес, хуплаучылар, яклаучылар булмады түгел. Булды! Һәр көнне матур сүзләре белән миңа көч биреп, иманымның ныгуына тәэсир итеп торучы апаларга рәхмәт!

 

Кайвакыт олы яшьтәге әбиләргә исем китә әле. Үзләре ярымшәрә йөргән яшьләрне сүккән булалар. Берсендә үзара сөйләшеп баручы ике әбине урап уздым. Һәм артымнан шундый сүзләр ишеттем: «рәззе шулай киенәләр инде, рәззе бу кием? Кара син ә!»

 

Ишек кырыендагы эскәмиядә гәпләшеп утыручы әбекәйләрнең аңлаешсыз күз карашлары белән озатып калуын кара әле син. Алар үз сүзләрен онытып, тизрәк сине сөйләргә керешәләр. Үзара дин, кием мәсьәләсен күтәрәләр...

 

Бервакыт абыстай белән сөйләшергә туры килде. Яулык ябарга теләгем барлыган белгәч хупламады. «Шул яшеңнән җирдән күлмәк өстерәп, төренеп йөрмәкче буласыңмы? Әле яшь чагың, матур чагың, өлгерерсең, кызым», – дигән сүзләре әле дә истә. Шуннан аны күрмәдем, ә яулыкны яптым.

 

Әдәби әсәрләрдән чыгып, әби-бабайлар, киресенчә, туры, дөрес юл күрсәтүче, дин кагыйдәләренә төшендерүче дип беләм. Алар үгет-нәсыйхәтләре белән күңел чистартырга тиештер бит инде?

 

Яулык япканнарга кырын күз белән карап киткәннәрен, йөзләрен чытып, нидер әйтергә теләгәннәрен күргәнем, кичергәнем булды. Хәтта кайчакта шундый хис туа, әйтерсең лә син җирәнгеч нәрсә, син ниндидер бер начар эш эшләгәнсең.

 

Кайвакыт хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә дә итагатьсезлекләрне күрергә туры килә. Синең яулыктан булуыңны күргәч, дорфа сөйләшүчеләр, озак көттереп торучылар да очраштыргалый. Бервакыт шулай чират көтеп торам. Янәшәмдәге кыска итәк, ялтыравыклы туфли кигән кыз, текә караш ташлап, күтәренке тавыш белән: «А вам не жарко?» – дип сорап куйды. Ә үзен кулындагы кәгазь кисәге белән җилләтә... Мондый очрак беренче тапкыр гына түгел. Шулай дип әйткән ике кызга: «Теге дөньяда тагын да эссерәк», – дигәч, «Бу безгә төрттерә инде», – дип, шаркылдап көлгәннәр иде.

 

Менә шулай. Ә кондукторларның мөнәсәбәтен ничек аңларга икән? Берсендә автобуста кеше аз иде. Салонга кереп, утыргычка барып утырганымны күрсә дә, кондуктор яныма килмәде, ә башкаларның һәрберсе янына килеп билетлы итте. Әлеге күренештән соң, күңелдә җәмәгать транспортында да кеше аералар икән дигән уй туды.

 

Нәрсә бу? Без кая барабыз? Әлеге вакыйга-күренешләр, уйландыра торган хәлләр кая илтә? Нигә шулай кеше аералар? Җәмгыятьтән аерылуга, читләшүгә китерә түгелме соң бу? Кызганыч, тормышыбызда исламга хас булмаган ямьсез күренешләр бик күп: ярымшәрә йөрү, җенси азгынлык, әхлаксызлык, сүгенү, эчкечелек, урлашу, кеше үтерү һ.б. Үз тормышың, намусың өчен, балаларның киләчәге өчен кот очып тора. Дәүләт чыгарган законнар гына кешегә иминлек тудыра алмый. Ә Аллаһ кануннарын үтәп яшәсәң үзеңне күп бәла-казалардан саклап кала аласың. Беренче карашка авыр кебек тоелган яулык бәйләү, исламча киенү генә дә бик зур файда бирә, иманны ныгыта, сабырлыкка өнди. Аллаһка шөкер, тормыш иптәшемнең диндә булуы бик зур бәхет. Шунлыктан гаиләмдә динемне тотарга җиңел миңа.


Рузилә ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ 84 | 29.07.2010
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»