|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.06.2020 Шоу-бизнес
Раяз Фасыйхов «ТМTV» премиясендә катнаша20 август көнне «ТМTV» премияләрен тапшыру тантанасының V церемониясе онлайн узачак. «ТМTV» телеканалы 2019 елның иң яхшы җырларына 35 сын тапшырачак. Раяз Фасыйхов бу премиядә берничә номинациядә катнаша. Менә алар: “Тамашачы мәхәббәте”, “Кабатланмас образ”, “Чит илдә төшерелгән иң яхшы клип” һәм “Ел җырчысы”. “Минем бу премияне бер дә алган юк, бәлки быел тияр бу бәхет”, - ди Раяз. Сүз уңаеннан, Раяз Фасыйхов өчен «ТМTV» премиясе сайтына кереп тавыш бирә аласыз: http://tmtv.tatar/
Быел премиянең юбилей чыгарылышы аеруча үзенчәлекле булачак: 40 башкаручы тамашачыга «non-stop» форматында үзләренең музыкаль тарихларын җиткерәчәк, җиңүчеләр 5 номинация буенча билгеләнәчәк: “Яңа буын”, “Популярлык көрәше”, “Креатив караш”, “Визуальләштерү”, “Легендалар”. Алып баручылар сез яраткан җырчыларга көтелгән сыннарны тапшырачак.
Премия лауреатлары – ТМTV каналы хит-парадларында катнашкан җырчылар. Әлеге җырчылар өчен беренче тапкыр телеканалда – онлайн форматта тавыш бирү оештырыла. Экспертлы жюри да үз сүзен әйтәчәк. Һәм 100% хит дип билгеләнгән җырлар гына зур сәхнәдән яңгырыячак. Яраткан җырчыларыгыз өчен тавышларны бүген үк бирергә мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|