поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.06.2020 Язмыш

"Ни өчен ташлап калдырдылар икән? Кеше бит авыру баласын да калдырмый. Ни өчен мине яратмадылар”

Барлык дөньяны бәс сарган. Тирә-юньне сихри матурлык биләп алган. Авыл урамнарында аңлатып булмаслык тынлык урнашкан. Тик Альмирәнең күзенә берни дә күренми. Ул үз-үзеннән качарга теләгәндәй һаман атлый да, атлый.

Кая барганын, уйларыннан болай гына арына, дөреслектән алай гына качып котылып булмаганын ул аңларлык дәрәҗәдә түгел. Үз алдына: “Кирәк түгел иде, кирәк түгел иде”, - дип сөйләнеп ала да, юлын кабат дәвам итә. Уйларыннан арынып, бераз аңына килгәндә көн инде кичкә авышкан иде. Район үзәгеннән дә шактый ерак кителгәнен, авыл утлары күренә башлаганын ул шунда гына аңлап алды. Җәяүләп шактый юл үтелгән, байтак вакыт узган икән. “Өйдәгеләр югалткандыр инде, борчылалардыр”, - дип тә уйлап куйды ул.
 
Чыннан да, кирәк иде микән соң бу очрашу? Ничәмә еллар узгач калкып чыккан хакыйкать аны уйланырга мәҗбүр итте, дулкынландырды, аңын бутады. Кыен, бик кыен иде аңа. Шул мизгелдә хәтта кемнәргәдер карата үпкә хисләре дә калкып чыкты. Ул да түгел бите буйлап күз яшьләре акты. Ләкин кемгә үпкәләргә тиеш инде ул? Әтисенәме, балаларын калдырып бакыйлыкка күчкән әнисенәме? Әллә бар нәрсәдән өстен куеп, кадерләп үстергән гаиләгәме? Үз уйларыннан үзе куркып, күзләрен чытырдатып йомды да, уйламаска тырышып карады. Ләкин дөреслектән озакка кача алмады. Башында кабат шул уйлар бөтерелде. Юк, әнисенә үпкәләргә хакы юк. Ул бит аңа гомер биргән, хәтта балалары яшәеше өчен үз гомере белән түләгән. Альмирәдә бит аның каны ага. Гаиләсенә дә беркемнән дә, бер кыек сүз дә әйттермәячәк! Ә менә әтисе белән чыннан да очрашасы килми кебек. Ул инде “Кызым!” дияргә соңарган, уртак сүзләр, хатирәләр калмаган. Кыска гына әйткәндә, үз теләге белән чит кешегә әверелгән. Хәтта аның төс-кыяфәтен дә күз алдына китерә алмый иде бит ул үскәндә. Аңа үпкәләргә хакы да бар кебек...
 
Инде гаилә корып, үзе әни булырга әзерләнеп йөргән көннәрдә кыска гына гомер юлының әллә нинди чуалчык җепләре сүтелде.
 
Баксаң, бу авылга, хәтта бу районга аның бер кагылышы да юк икән бит. Газиз туганнары да аны яраткан, назлап, кадерләп үстергән кешеләр түгел. Аны кызлыкка алганнар. Алай гына да түгел, аның кайдадыр игезәк кыз туганы үскән. Тагын да хатәре – аның чын әтисе исән! Һәм ул ярты гасырдан соң балаларын эзләп табып, аларны күрештерергә тели. Бу хакта хикәяләрдән укыса да ышанмас иде әле. Ә бу хәлләр аның белән майтарыла...
 
Мәктәптә укыган елларда ул әти-әнисенең кызлыкка алуын белеп, бер үрсәләнгән иде инде. Ләкин ул вакытта болай ук кыен булмады. Бер елап алды да, тынычланды. Чөнки кыенлык күреп үсмәде. Шулай да, дөреслекне белү иптәшләре алдында бераз кимсетте аны. Кемнең кирәксез буласы килсен? Ләкин, гаиләдәге әлеге зур сөйләшү Альмирәнең әти-әнисенә рәхмәт әйтеп, кысып-кысып кочаклавы белән тәмамланган иде. Бу еллар инде артта калды. Ләкин җепнең чуалган башы еракта яшеренгән икән...
 
...Сүз дә юк, Азат белән Гөлинә бик яратышып, бер-берсеннән башка яши алмас дәрәҗәгә җитеп өйләнешәләр. Тик бу мәхәббәт, парлы гаилә юлы бик кыска гомерле була һәм Азатны гомерлек үкенечкә сала. Гөлинә игезәк кызларын тудыргач, кабат аягына баса алмыйча, хәтта балаларын бер тапкыр да күрмичә, мәңгелеккә күзләрен йома. Әти кеше әллә җаваплылыктан куркып, әллә яшьлеген бала тәрбияләүгә багышларга теләмичә, Гөлинә белән хушлашканнан соң, башка балалар янына килеп күренми. Тик ул аларны хәтерли, беренче күргәндәге кебек кызчыклар гомер буе күз алдында тора. Ул аларны ялгыз башы тәрбияләргә теләми. Күрәсең, яшьлеге белән онытылыр, тормыш үз агымын алыр дип уйлагандыр. Хатынының әнисе инде өлкән яшьтә, җитмәсә, саулыгы да нык какшаган, сабыйларны канат астына сыендырырлык хәлдә түгел. Егет ягы шулай ук андый җаваплылык алырга теләми. Шулай итеп, кызларга әниләре теләгәнчә, Альмирә белән Гөлирә исеме кушып, балалар йортына озаталар. Ни өчендер, биредә балаларны аералар, икесен бер гаиләгә бирүне кирәк тапмыйлар. Күрәсең, бусы да язмыш шаяруыдыр...
 
Альмирәне инде 10 ел баласызлыктан интеккән гаилә башкаладан шактый еракта урнашкан районның бер авылына алып кайтып китә. Бала белән аларның йортына нур, бәхет, бәрәкәт кайта. Күз карасы кебек карап, кадерләп үстерәләр аны. Кечкенәдән төрле һөнәрләргә өйрәтәләр. Кул эшләренә дә, аш-суга да бик оста ул. Дуслары да күп, яраталар, якын итәләр үзен. Шушы гомер эчендә бер генә ямьсез сүз дә ишеткәне юк. Әлеге гаиләдә бәхетен тапты Альмирә. Әти-әнисенә дә хөрмәте бик зур, рәхмәттән башка берни дә әйтә алмый. Шуңа күрә дә аларны калдырып, еракка китү турында уйламады. Мәктәпне тәмамлап, читтән торып югары уку йортына керде дә, балалар бакчасына эшкә урнашты. Сөйгән ярын авылда табып, хәзер менә тыныч кына, матур гына яшәп ята иде. Менә бит бөтен дөньясының астын өскә китереп, әтисе эзләп тапты аны. Нигә? Нигә кирәк иде соң бу буталчыклар?
 
Зәңгәр күзле, каш өстендә бик матур, килешле генә миңе булган, кечкенә генә гәүдәле, тыйнак кына бер кыз булып үсте ул. Ләкин, көзге каршысына басып: “Мин кемгә ошаганмын икән, әтигәме, әнигәме? Алар нинди булдылар икән? Бер фотосурәтләрен генә булса да күрәсе иде. Ни өчен ташлап калдырдылар икән? Кеше бит авыру баласын да калдырмый. Ни өчен мине яратмадылар икән”, - дип уйланган көннәре булгалады аның. Бигрәк тә борынга мәхәббәт исе кереп, егетләр сөя, үзенә нык игътибар итә торган вакытларда. Ә болай авыл халкы аңарда үстергән әтисе чалымнарын күрә. Әтисе дә бик ярата кызын.
 
Газиз әтисе Азат исә гомер буе Әлмәт шәһәрендәге бер оешмада склад мөдире булып эшләгән. Икенче кабат өйләнгән. Гади генә тормыш иткән. Буй җиткән ике улы бар. Гаилә корырга өлгермәсәләр дә, алар инде тормышта үз урыннарын тапкан, һөнәр алып эшкә урнашканнар. Ләкин, балалар йортында чит кулларга калган ике кызы аңа гомер буе тынгылык бирмәгән. Күңел боеклыгы, яшерен сер аның күзләренә, йөзенә язылган. Шушы ялгышы гомер уртасына җиткән ир-атны Альмирә алдында тезләнеп еларга, аякларын кочып гафу сорарга мәҗбүр итте. “Бик озак газапланып, төннәрен күземне йокы алмый башлагач, мәчеткә бардым, дин юлына бастым. Үземнең нинди гөнаһ кылганымны аңлыйм, бик аңлыйм бүген. Аллаһы Тәгаләмнән гафулар сорап, сине эзләргә керештем. Мин таптаган Казан юллары санап бетерерлек түгел. Балалар йортының ишеген каккан саен үзәкләрем өзелде. Тәүбәгә килер көннәрне яшь вакытта уйламыйсың икән ул. Менә хәзер йөрәгем телгәләнә. Кызым дип атарга яраса, бигрәкләр дә әниеңә охшагансың инде, кызым, ә Гөлирә әнә мәрхүм әниемә, дәү әнкәсенә охшаган. Үз күзләремә үзем ышанмыйм, кусаң, кычкырсаң, кабул итмәсәң дә риза, тик кыз туганың белән, зинһар өчен аралаш. Моны минем амәнәтем итеп кабул ит”, - дип тезеп китте ул ничек итеп кызы күңеленә юл табарга да белмичә. Чөнки, нинди сүз ишетәсе дә, аны ничек кабул итәселәре дә, нинди караш, нинди йөз белән каршы аласылары да аңа мәгълүм дә, мөһим дә түгел иде. Ул барысына да риза. Иң мөһиме инде ачык һәм анык. Ул инде кызларының исән булуларын, тулы гаиләләрдә үсүләрен, бәхетле яшәүләрен белеп, азмы-күпме тынычлык тапты. Тик менә алларына утыртып үстермәгәч, кайгыртмагач, аралашмагач, арада якынлык хисе генә юк... Кан тартса да, бу очракта җан тартмый.
 
Гөлирә Казанда яши икән. Зур гына бер сәүдә ноктасында хисапчы булып эшли. Аны да бик кечкенәдән бер татар гаиләсе кызларына иптәш булыр дип тәрбиягә алган. Альмирәдән аермалы буларак, бүген аның аралашырга кыз туганы бар. Әтисе сөйләве буенча, ул да барлык үткәннәрен белеп үскән. Хәтта әтисен бер эзләп табып, дөресен сөйләтү теләге белән дә янган. Ләкин, бу балачак мавыгуы гына булып, хыялы тормышка ашмый калган. Шуңадырмы, әтисенең эзләп табуын артык йөрәгенә алмаган. Ә менә бер карында ятып, бер үк вакытта дөньяга килгән игезәк туганы белән икесе ике җирдә, бөтенләй чит кешеләр булып яшәүләре аны нык ярсыткан. Бүген исә әтисен артык гаепләмичә, үткәннәргә бик әһәмият итмичә генә яшәвен дәвам итә. Чөнки янәшәсендә аны аңлаучы әти-әнисе, тату гаиләсе бар. Азат артыннан Альмирәгә телефон номерын җибәргән. Туганлык утының кабынуы, араларның җылынуы хәзер бары тик Альмирәдән генә тора.
 
Әтисе Альмирәнең өенә килмичә, аңа район үзәгендә үткән бер җыелыштан соң барып эндәште. Әллә көтелмәгән хәл булганга, әллә үзе артык нечкә күңелле, шуннан бирле ул хисләрен җыя алмый. Уйларның да берсен башлый, берсен ташлый. Әтисе яныннан да артык сүзләр әйтмичә, башын аска иеп китеп барды.
 
- Бер үк төрле киенеп, бер үк төрле уенчыклар белән уйнап, бер-берсеннән бөтенләй дә аерылмыйча үсәргә, яшәргә тиешле ике кыз туганны аеру язмыш эше генә түгел инде. Монда әти кешенең һәм өлкәннәрнең зур ялгышы ята, - дип уйланды ул. Ә икенче яктан аның тизрәк, Гөлирә белән күрешәсе, соңлап булса да, туганлык җепләрен ныгытасы килде. Бәлки үзебезгә татымаган бәхет балаларыбызга елмаер дип уйлады. Соңлап булса да, кыз туганы белән очраштыру омтылышы ясаган әтисенә ачу сакламаска дигән уйлар да килеп китте. Язмыш дияр идең, бөтен кеше язмышка сылтар иде дә, баласын ташлап калдырыр, ятим итәр иде. Олы йөрәкле чын ирләр алай эшләмиләр дип уйлады. Ә менә бу хакта якыннарына ничек әйтергә? Аны үстергән гаиләсе һәм тормыш иптәше аңлармы? Ничәмә чакрым араны җәяүләп кайтып, капканы ачарга үрелгәндә дә, күңел бураннары тынмаган, төпле фикергә, билгеле бер карарга килмәгән иде әле ул.
 
Альмирә һәм Гөлира язмышы берүк соңгысы булсын! Һәр бала бәхете белән туып, әти-әни канаты астында, үз әти-әнисе назын тоеп үссен!
 
Ләйлә Вәлиәхмәтова.

---
Өмет
№ --- | 13.06.2020
Өмет печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»