|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.06.2020 Әдәбият
Кариев театры артистлары ютубта балалар өчен әкиятләр укый (ВИДЕО)Бүген бөтен баланың кулында айфон, айпад, смартфон. Әмма барысы да диярлек интернеттан рус әкиятләре, мультфильмнары, блоглары карый. Интернетта татар контентына ихтыяҗ бик зур. Шуны да истә тотып, Кариев театры онлайнда кызыклы проект ачып җибәргән. Театрның артистлары балалар өчен сәнгатьле итеп татар әкиятләре укый. Игътибарыгызга берничә видео тәкъдим итәбез. Абдулла Алишның "Койрыклар" әсәрен Илфат Гыйбадуллин укый. "Үги кыз" татар халык әкияте Татарстан Республикасының атказанган артисты Алия Кәлимуллина башкаруында.
Резеда Вәлиеваның "Тамгалы куян" әсәрен Назлыгөл Хәбибуллина укый.
--- |
Иң күп укылган
|