поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
02.08.2010 Җәмгыять

ФӘНИС МИҢГӘРӘЕВ: «ҺӘР УКУЧЫМНЫҢ ЯЗМЫШЫ – ҖАНЫМДА»

Бүген дөньяда 160 миллион кешенең күзе начар күрә. Аларның 37 миллионы тулысынча сукыр. Алар арасында 1,5 миллион кеше – 15 яшькә кадәрге балалар. Россиядә исә күрмәүчеләр саны 1 миллион тирәсе.

Соңгы арада мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм йөзеннән гамәлгә кертелгән программалар бетерелә башлады. Шәхси эшкуарлар да күрмәүчеләрне эш белән тәэмин итәргэ ашыкмый. Ә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә нәрсә мөһимрәк соң: дәүләттән килгән акчалата ярдәмме, әллә үзеңне җәмгыятькә кирәкле итеп тою хисеме? Алар ничек яшиләр? Кемнәр ярдәм итә? Күрмәүчеләргә нинди ярдәм кирәк?

 

Бу турыда без бүген «Сөләйман» мәчете карамагындагы Тернәкләндерү үзәгендә укытучы Фәнис Миңгәрәев белән сөйләштек. Әлеге Тернәкләндерү үзәге Россиядә бердәнбер. Биредә күрмәүчеләр дини белем ала һәм тернәкләндерү курсы үтә. Фәнис исә бөтен авырлыкларны да җиңеп, бернигә дә карамастан, тормышта үз урынын таба алган кеше. Ул бүген үзе кебек үк күрмәүче инвалидларга аякка басарга, тормышта үз урынын табарга, бәхетле булырга ярдәм итә.

 

– Фәнис, безнең укучыларга үзегез турында сөйләгез әле.

 

– Мин алты яшемдә, озак вакыт авырып ятканнан соң күрми башладым. Башта өч ай буе комада ятканмын. Инде терелеп аякка басам дигәндә генә кинәттән күрми башладым. Авырганчы начар булса да, бераз күрә идем. Шуңа күрә тирә–юньне күпмедер дәрәҗәдә өйрәнеп калырга өлгердем. Моның өчен аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтлемен.

 

Әти–әнием һәм сеңлем ярдәме белән генә тормышта югалмадым, шәхес буларак үсә алдым, дип саныйм. Алар мине гел кайгыртып тордылар: урамда йөрергә өйрәттеләр, рухи яктан да, психологик яктан да ярдәм иттеләр. Башта мин кеше ярдәменнән башка гына өйдә йөрергә өйрәндем. Аннан әкренләп урамга чыга башладым. Башта бик куркыныч иде. Соңрак ияләндем үзе. Хәзер үзем генә дә урамда йөри алам.

 

– Ислам белән кайчан кызыксына башладыгыз?

 

– Безнең гаиләдә дини тәрбиягә зур игътибар бирелә. Ислам белән кызыксыну минем канга сеңгән инде ул: әбием дә, бабам да намаз укый иде. Дүрт яшьтән әти мине дә үзе белән мәчеткә йөртә башлады.

 

Соңрак мин күршебез Исмәгыйльгә ияреп (аңа ул вакытта 17 яшь иде) , ахшам намазына йөри башладым. Ул вакытта мәчет әле төзелеп кенә килә иде. Намазны мәчет янындагы вагонда укыдык. Иң беренче булып «Фатыйха» һәм «Ихлас» сурәләрен өйрәндем. Аннан – калганнарын. Ул арада Исмәгыйль Малайзиягә укырга китте. Дини белемне әбидән, өйдә генә ала башладым. Кеше нәрсәгә дә булса ышанмыйча яши алмый. Шуңа күрә иртәме–соңмы бөтен кеше дә дингә килә. Әмма дингә килү һәрчак Аллаһы Тәгалә кушуы буенча гына була.

 

– Балачакта кем булырга хыялланган идегез?

 

– Әти-әнием – икесе дә укытучы. Икесе дә Казан медицина көллиятендә студентларга белем бирә. Миңа кечкенәдән бу һөнәр якын. Укытучы булырга теләвемне йөрәгем белән аңлый идем. Әмма озак вакыт нәрсә укытырга икәнен ачыклый алмадым. Вакыт үтү белән бөтенесе дә үз урынына утырды тагын: мин өч ел дәвамында «Мәдинә» мәчетендә оештырылган якшәмбе мәктәбенә йөрдем. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, озак уйлап тормастан, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга кердем. «Мөхәммәдия»дә читтән торып укыдым. Быел менә диплом алдым.

 

– Күрмәгән килеш студент булып йөрү ничегрәк ул?

 

– Мәдрәсәгә укырга кереп, мин күп кенә укытучыларны авыл хәлгә куйдым. «Мөхәммәдия» җитәкчелеге минем белем алуым турында һәрдаим кайгыртып торды. Ул вакыттан Луи Брайль системасы буенча уку әле гамәлгә кертелмәгән иде. Хәзер бу уңайдан күпкә уңайлырак.

 

«Мөхәммәдия» тарихында мин беренче күрми торган студент идем. Укытучыларны «Миңа кыен түгел, ничек тә бергәләп җиңеп чыгарбыз әле, борчылмагыз», – дип еш тынычландырырга туры килде. Вакыт үтү белән студент тормышына да ияләндем.

 

Лекцияләрне диктофонга яздырып бардым. Аларны өйгә кайткач кабаттан тыйлый, конспектлар яза, өйрәнә, ятлый идем. Шул рәвешле өйрәнеп имтиханнарны да вакытында тапшырып бардым. Брайль телендә язылган Коръән булсын, дип хыяллана идем ул вакытта. Чөнки Коръәнне диктофоннан өйрәнү шактый авыр: иң мөһим әйберләрне төшереп калдырырсың төсле. Китап булганда, бөтенләй икенче төрле инде!

 

Бервакыт «Сөләйман» мәчетендә Браиль системасы буенча язылган Коръән, хәдисләр китабы, гакыйдә һәм фикһ буенча китаплар бар икән, дип ишеттем. Мәчеттә миңа андый китапларны үзләре дә бик озак эзләүләре турында әйттеләр. Браиль буенча бастырылган дини китаплар «Сөләйман» мәчетендә шактый иде. Ул вакытта мондый китаплар бик сирәк очраса да, аларның бер өлешен миңа биреп җибәрделәр.

 

– Сезнең укытучылык эшчәнлеге дә «Сөләйман» мәчетендә башландымы?

 

– Беренче тапкыр килеп шактый вакыт узгач, мин бирегә кунакка барып кайтырга булдым. Килсәм, монда бик күп нәрсә үзгәргән икән: сукырлар өчен китапханә булдырылган, мәчеттә Браиль системасы буенча китаплар бастыралар, күрмәүчеләр өчен махсус программа ярдәмендә эшләүче компьютер классы барлыкка килгән, күрмәүчеләр өчен махсус тернәкләндерү курслары оештыралар. Болар миңа бик нык тәэсир итте. Үземнең дә биредә нәрсәдер эшлисем, ничек тә ярдәм итәсе килде. Тәвәккәлләп, үземне сынап карарга булдым. Инде бер ел дәвамында «Сөләйман» мәчетендә эшлим. Укучыларга Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормыш юлы турындагы «Сира» фәнен һәм күрмәүчеләргә компьютер грамматикасын укытам.

 

– Кыен түгелме?

 

– Укыту бер дә кыен түгел. Мөселман белемен башкалар белән дә уртаклашырга тиеш. Кайвакыт әле укучыларның үзләреннән дә күп кенә кызыклы, файдалы мәгълүмат алырга мөмкин. Шәкертләрем барысы да үзенчәлекле, хисле кешеләр. Һәркайсының язмышы гыйбрәтле. Аларның язмышын, авырлыкларын үземнеке кебек кабул итәм, алар өчен борчылып йөрим.

 

– Укыту ничек алып барыла?

 

– Күп кешене өр-яңадан өйрәтергә туры килә. Башта Браиль системасы буенча кирилл хәрефләрен, аннан гарәп хәрефләрен өйрәнәбез. Аннан соң ислам нигезләрен өйрәнүгә күчәбез.

 

Брайль шрифты нокталар ярдәмендә кабартылма итеп язылган була. Аның нигезедә алты ноктадан торган комбинация ята. Шул алты нокта ярдәмендә хәрефләр һәм саннар языла.

 

– Сезнең укучылар компьютерда да эшли бит әле. Ничек итеп өйрәнәләр?

 

– Күрмәүче кеше компьютерның экранына карап эш итми. Ул компьютерга куелган махсус программаны куллана. Әлеге программа һәрбер операцияне тавыш ярдәмендә белдерә. Бу программа ярдәмендә Интернетта утырырга, текстлар җыярга, Windows системасы буенча стандарт программаларда эшләргә мөмкин.

 

– Балаларга да белем бирәсезме?

 

– Әйе, җәй көне мөселман лагерьларында эшлим. 2009 елның августында күрмәүче 10 баланы Төркиягә алып бардык. Без андагы күрмәүчеләр мәктәбендә, тернәкләндерү үзәкләрендә булдык, Төркиядәге сукырлар китапханәсе белән таныштык.

 

– Төркиядә бу уңайдан эш ничек куелган?

 

– Төркиядә хәйрия оешмаларының эшчәнлеге һәм инвалидлар белән эшләү бик югары дәрәҗәдә башкарыла. Күзләре күрмәүче инвалидлар, белем алгач, эш эзләп интекми. Аларның социаль системасы шулай оештырылган ки, белем алганнан соң мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эш белән тәэмин итүне махсус органнар башкара. Татарстанда, Россия өлкәләре арасында иң беренчеләрдән, сукыр мөселманнар өчен күрә торган кешеләр белән бергә дини белем алу мөмкинлеген тудырдылар.

 

Төркиядә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә тиешле игътибар бирелмәсә, алар шәһәр мэры, депутат вазыйфасына җитә алмас иде. Мәсәлән, Истанбул мэры Кадир әфәнде Топбаш күрү сәләтен тулысынча югалткан. Төркиядәге коллегаларыбыз үз илләрендә безнең балаларга тиешле белем бирергә вәгъдә иттеләр. Безнең оешмаларга алардан күпкә өрәнергә кирәк.

 

– Сезгә карагач, күңелгә сенеч тула. Сез киң күңелле, тормышка гашыйк, бәхетле кеше. Моның сере нәрсәдә?

 

– Әйе, мин чыннан да бәхетле кеше. Минем бөтен нәрсәм дә бар. Мин үземне кимсетелгән һәм язмыш тарафыннан кыерсытылган кеше, дип хис итмим. Кайгы килсә, мин һәрвакыт бер хәдисне искә төшерәм: «Бел, сиңа язылган вакыйга сине читләтеп үтеп китәргә тиеш булмаган». Димәк, Аллаһы Тәгалә тарафынннан шулай язылган. Күз алдыгызга китерегез: чүл буйлап бер кеше бара. Кызу. Аның бөтен нәрсәсе бар: киеме, сәламәтлеге, әмма суы юк. Һәм кинәт ул каршында салкын сулы чишмә күрә. Әмма ул, сусавын басканчы эчкәч тә, «Аллага шөкер, туйганчы эчтем, бүтән эчмәячәкмен», – димәячәк. Чөнки бер генә җан иясе дә сусыз яши алмый. Бу тормышта исламны шул чишмә белән чагыштырырга мөмкин. Әгәр дә кеше Аллаһы Тәгаләгә чын күңелдән ышана, кушылган буенча яши икән, ул бөтен сынауларны үтә, җәмгыять файдасына яшәр һәм эшләр өчен көч таба.

 

– Кызыклы әңгәмәгез өчен рәхмәт Сезгә.


Рузилә ГӘРӘЕВА
Тatar-islam.ru
№ | 19.07.2010
Тatar-islam.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»