поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
12.06.2020 Язмыш

«Әти, әнинең сөяркәсе бар» (Гыйбрәтле язмыш)

Шушы җөмлә 15 ел яшәгән гаиләне җимергән. Кызының үсмерлек чорына кереп, егетләр белән йөри башлавын сизенгән Гөлфиягә тормышны яңадан башларга туры килә.

– Бу хәлләргә 7  ел булды инде. Чаллыда яши идек. Иремне бик яратып кияүгә чыктым. Ул да мине ярата кебек иде. Бер-бер артлы ике балабыз туды. Бәхетле яшәрмен дип кияүгә чыгуым хыялда гынакалды. Ирем эчкәч кул күтәрә башлады. Мин төскә-биткә чибәр дип, көнләште ул. Хәтта тулай торактаяшәгәндә, бүлмәдән чыгып йөрмәскә куша иде. Ә бит кулда юасы бар, кер дә юасын, ашарга да пешерергә кирәк. Берәрсе хатынын чибәр дисәләр дә, кайтып кыйнады. Кызларым бу хәлләрне күреп үсте, – ди Гөлфия. – Аерылып китәр идең, әтидән курыктым. Аның Казанда бер бүлмәле фатиры да бар иде. Әллә шунда кайтыйммы дигәннәрем күп булды.
 
Әтисе кул күтәргәндә, олы кызы Фирая әнисен геляклап чыга. Әтисеннән сүз әйттертми. “Китикмоннан, башка түзмә”, – дип тә киңәш бирә. Әмма көннәрдән беркөнне ул үзгәрә. Егетләр белән йөри башлагач, әнисенә каршы килә. Гөлфия кызыялгыш юлга кермәсен дип, аны бу хакта гел кисәтеп тора. Очрашып йөргән егетне аңа пар түгеллеген дә әйтә. Кызы исә, әтисе белән әнисе бертавышланганда ачудан бер гөнаһсыз әнисе турында: «Әти, әнинең сөяркәсе бар!»- дип әйтеп куя. Ярсыган ир бу юлы хатынын каты кыйный. Тынычлангач, өйдән куып чыгара. Гөлфия кече кызын ияртеп танышларына барып куна.
 
Гөлфия Фираяның бу гамәлен авыр кичерә. Әмма ана күңеле шундый бит инде ул, кызы салган яранытиз оныта. Кызы Фирая белән очрашулар эзли. Аңа смслар яза. Тик кыз әнисенә җавап бирми. Бөтен социаль челтәрләрдә дә, телефонында да, әнисен кара исемлеккә тыга. Гөлфиянең еламаган көне булымый. Җитмәсә, уртак танышлары Фираяның да гел елавын, йөргән егетенең кеше алдында кулкүтәрүен җиткереп тора. Өзгәләнә ана йөрәге. Тик бер нишли алмый.
 
Өч елдан  Фирая кияүгә чыга. Гөлфиянең телефоны кыска гына хәбәр җибәрә. “Никах Минзәләдә була. Килерсең”.
 
Гөлфия очып кына йөри. Бер атна эчендә күп итепбүләкләр ала. Пар каз пешерә, чәкчәк ясата. Иң борчылаганы – Ислам белән очрашу була.
 
– Минзәлә иремнең туган ягы. Никахны каенанамуздырырга булган. Кайтып кердем. Мине барысыда кочып алдылар. Үзем дә берни булмагандай, әни дип өзелеп тордым. Ул арада  элекеге ирем кайтыпкерде. Үзе генә түгел. Булачак хатынын бер җырчы кызны иярткән. Күзләр очрашты. Бер мәлгә икебездә уйга баттык. Исламның күзләрендә әле дә яшьлектәге яратуны тойдым. Ә теге җырчы кызмине бик тикшерде. Әтисе яшендәге иргә иярепйөргән бу сабыйны кызганып та куйдым, – диГөлфия.
 
Никахта Фирая туганнарын таныштыра башлый. Иң элек әтисен, аның сөйгән ярын атап китә, әнисе белән сеңлесенә чират ахырдан гына җитә. Анакүңеле кителсә дә, сабыр итә.Гөлфия матуртеләкләрен теләп, кулындагы конвертын кызынасуза да, китү ягын карый. Иренең туганнары җибәрәсе килмәсә дә, кайтып китә. Ярты юлдакилендәше шалтыратып: « Фирая син киткәч бикелады«, — ди.
 
Әнисен рәнҗеткән баланың күз яшьләре моның белән генә бетми. Ул әнисен язмышын үтә. Өйләнешеп күп тә үтми, ире кыйный башлый. Әнисен санламавын гел исенә төшереп тора. «Анаң йөргәч, син дә сөйрәлчек« дигән сүзләр әйтеп тора ул аңа. Фирая 4 елдан соң гына әнисе рәнҗеше төшкәнен аңлый. Тик гафу сорарга ашыкмый. Ислам да үзенең җырчысы белән бәхетле булаалмый. Аның каравы уртак балалары ятим үсә. Ир яшь хатын белән озак яшәми, аерылыша.
 
Көннәрдән беркөнне Фираяга авылдан хәбәр килә. Әнисе хастаханәгә салганнар. Тормышныүзгәртергә яңадан бер мизгел җитә! Әтисе Исламныияртеп, Фирая Казанга ашыга.
 
– Аңыма килеп, күзләремне ачканда янымдаФираям белән Исламы басып тора. Икесенең дә күзләрендә  яшь. Аллаһы Тәгалә гомеремне саклапкалганга күрә, мин аларны кичердем. Исламны ирбуларак кабул итә алмасам да, баламны күкрәгемә кыстым. Фирая хәзер бәхетле. Янымнан да китми. Яңадан кияүгә чыкты, баласы бар, – ди Гөлфия. – Ислам  исә чәчләренә чал керсә дә, көн дә подъезд төбе саклый. Кичерсәм дә, йөрәк кабул итми үзен.
 

Сиринә ХӘКИМОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 11.06.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»