|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.06.2020 Җәмгыять
Уфада умарта кортлары машинага һөҗүм иткән. Авто хуҗасы череп байый, имешУфада умарта кортлары Нива машинасына һөҗүм иткән. Тырыш бөҗәкләр машинаның өстенә килеп сарылганнар һәм озак вакыт шаулап, водительне куркытып торганнар. Умарта кортларының бу гамәлен Чишмә районы умартачылар җәмгыяте рәисе, 15 еллык тәҗрибәсе булган умартачы Рафаэль Вәлиев аңлатты. "Умарта кортларының аерыла торган чоры җитте. Бу вакытта бал кортлары үзләренең табигый үрчү инстинктын күрсәтәләр һәм төп гаиләләрдән аерылалар. Кортлар төп урыннарыннан 5-15 километр ераклыкта оча ала, анда алар уңайлы йорт таба һәм яңа умарта гаиләсе тормышы башлана. Умартачылар бу күренешне умарта санын арттыру өчен кулланалар. Киң таралган ышанулар буенча, бал корты күче машинага яки ишегалдына килеп кунса, хуҗасы баер дип әйтәләр безнең якларда”, - ди тәҗрибәле умартачы.
Ышанулар дөрескә туры килеп, машина хуҗасына баерга язсын.
Автор : Фаткуллин Рәдиф
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ
--- |
Иң күп укылган
|