поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.06.2020 Фаҗига

Яшен сугып үтергән Фәнүзә Фәезханова турында якыннары: «Яшеннәрдәй яшьнәп яшәде…»

Ютазыда яшәүче 61 яшьлек Фәнүзә Фәезханова белән 63 яшьлек Гөлүсә Дәүләтшина – ике ахирәт күптәннән сәламәт яшәү рәвеше алып бара, җәяү йөриләр. Буш вакытларында табигатькә дә чыга торган булганнар. Фаҗига буласы көнне – 9 июнь кичендә дә кырга йөрергә чыкканнар. Шунда аларны яшен суккан… Фәнүзә ханым үлгән…

«Фаҗигане күңел сизде»
 
Ютазы халкын фаҗига тетрәндергән. Алар барысы да аптырашта.
 
Авыл җирлеге рәисе вазифасын башкаручы Рәис Галимов әле бер ай гына эшли икән. Әлегә авыл кешеләрен бик белеп бетермим, ди. «Ул көнне  күк йөзе караңгы иде. Болытлы торды, яңгыр да яуды», – диде ул.
 
Ютазы сукырлар җәмгыяте җитәкчесе Гөлнара Абильтарованың  күзләре күрмәсә дә, бу көннең шомлылыгын күңеле белән сизгән.
 
– Бик көчле итеп яшен яшьнәде. Каты итеп суккан тавышы ишетелде. Мин тизрәк теләк теләргә тотындым. «И Аллам, нинди гөнаһларыбыз өчен бу? Кичер безне», – дидем. Баш очымда ниндидер авырлык сиздем. Әйтерсең, суларга һава җитмәгән төсле. Хәзер һава торышы еш үзгәрә. Ни буласын беркем белми. Аллаһы Тәгалә кешеләрне шулай сыный. Бу хакта мулла белән сөйләштем. Ул да шулай ди. Догалар укырга кирәк, – ди ул.
 
Ютазы районының ветераннар советы әгъзасы Нәкыя  Шәрәфиева вафат булган  Фәнүзә Фәезханова  гаиләсен дә, хастаханәгә эләккән Гөлүсә Дәүләтшинаны да яхшы белә.
 
– Фәезхановлар гаиләсе бөтенебезгә үрнәк иде. Укытучылар иде алар. Ире Ренат Равилович та – хөрмәтле кеше, Фәнүзә ханым бик көчле математик иде.  Быел Кырым Сарай авылында балалар укытып, җәйге ялга чыккан иде. Пенсиядә булса да, эшләп йөрде. Аларның тормышы турында сәгатьләр буе сөйләрлек. Ике ул үстерделәр. Алар тырыш булды, тормышта үз юлын тапты. Инде менә хәзер рәхәт чакка җиткәннәр иде. Балалар урнашкан, үзләре – ялда. Яшисе дә яшисе иде бит әле. Йөрәк елый. Без – аптырашта. Ютазыда яшен сугып кеше үлгәне юк иде, – ди ул.
 
Шулай да Нәкыя Шәрәфиева балачагында яшьтәшен яшен сукканны искә төшерде. Ул чакта кызчыкны, башын гына чыгарып калдырып, балчыкка күмәләр. Шулай итеп ул исән кала.
 
– Гомерең бетмәгән булса, каласың. Гөлүсәнең исән калуына сөендек. Инде сәламәтлегенә зыян килә күрмәсен. Алар Фәнүзә белән – якын дуслар, күрше йортларда яшәделәр. Гел бергә булдылар. Гөлүсә  улы белән яши иде.  Яшен сукканы әле безгә дөрес итеп сөйләүче юк. Әмма бу ханымнарның икесен ике якка алып ташлаганны күргәннәр. Гөлүсә ярдәм сорап авылга үрмәләп кайта. Сөйләшүе аңлашылмаса да,  нидер булганын аңлыйлар. Тизрәк табиб чакырталар. Шөкер, Гөлүсә аңына килгән. Реанимациядән гадәти палатага күчергәннәр. Исән генә булсын, – ди Нәкыя ханым.

Яшен сугар өчен яшьни
 
Кукмара районының Кәчимир авылында яшәүче халык синоптигы Салих Шәрипов шулай ди.
 
– Соңгы елларда һава торышы үзгәрде. Нәрсә буласын беркем әйтә алмый. Яшен биек җирдә торсаң суга, диләр. Бу дөрес  түгел. Түбәндә торучыларны да суккан очраклар бар. Яшен кая төшә, шунда суга. Гарасатлар бигрәк күп хәзер. Моның сәбәбен аңлатучы да юк. Әле бит яшен шары дигән нәрсә дә бар. Анысы тәрәзәдән, морҗадан керә. Кайчак чыгып китә, кайчак өйгә ут каба. Аллаһы Тәгаләнең ниндидер кодрәте бу. Бәлки, кешеләргә үз-үзләренең тотышын үзгәртергә, дингә якынаерга кирәктер. Тикмәгә генә болай сыналмас идек, – ди ул.
 
Яшен суккан кешене балчыкка, комга күмеп торасы икән дигән сүзләр дә йөри. Бу чынлап та шулаймы? «Ашыгыч ярдәм» фельдшеры Рузилә Шәрәпова моны уйдырма ди.
 
– Яшен сугу электр тогы сугу белән бер төсле. Икесеннән дә исән калучы сирәк. Кешенең бөтен организмына зыян килә бит. Әгәр кайбер әгъзалары исән кала икән, коткарып та була. Минем тәҗрибәмдә, яшен сугып, ярдәмгә чакырганнары булмады. Тик ничек ярдәм күрсәтәсен беләм. Яшеннән зыян күргән яки аннан контузия алган кешегә кагылырга курыкмаска кирәк. Аның гәүдәсендә электр корылмасы калмый. «Ашыгыч ярдәм»гә шалтыратуга ук зыян күрүченең йөрәгенә массаж ясарга һәм ясалма сулыш алдырырга кирәк, – диде ул.

Яшен вакытында нишләргә?
 
– Өйдә булырга тырышыгыз;
 
–тәрәзә яныннан читкәрәк китегез;
 
– әгәр болында яки урманда калгансыз икән, биек агач төбенә утырмагыз;
 
– кесә телефоныннан сөйләшергә, телевизор карарга, компьютер кабызырга ярамый;
 
– су тирәсендә тормагыз;
 
– машинада калсагыз, тимеренә кагылмагыз, ишекләрне, тәрәзәләрне ябыгыз;
 
– җиргә ятарга ярамый;
 
– ачык урында калсагыз, табаннарыгызны бер-берсенә терәп куеп, башыгызны аска иеп, аякларыгызны кочаклап утырыгыз;
 
– яшен вакытында урман кырыенда, учак янында утырырга, электр баганасы янында басып торырга да ярамый;
 
– велосипедта яки мотоциклда барсагыз, төшегез, алардан 50 метр читкә китеп торыгыз.
 
Белеп тор!
 
Җир шарында һәр секунд саен 117 тапкыр яшен яшьни. Шуның яртысы – океан өстендә, яртысы коры  җиргә туры килә. Яшен күбрәк Венера, Юпитер, Сатурн, Уран планеталарында күзәтелә икән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 11.06.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»