|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.06.2020 Криминал
Татарстан Эпидемиология үзәгенең бүлек мөдирен кулга алдыларКазанның Совет районы суды «ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәге»нең Чаллыдагы филиалының бүлек мөдире Илдар Солтановны кулга алган. Бу хакта судның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. «Татар-информ» язуынча, Солтанов мошенниклыкта һәм вәкаләтләреннән явызларча файдалануда гаепләнә. Кичә судта тикшерүче гаепләнүчене сак астына алу үтенече белән чыгыш ясаган.
«Әлеге үтенеч Солтановның авыр җинаять кылуда гаепләнүе белән дәлилләнгән. Иректә калган очракта, гаепләнүче качып ятарга, җинаять эшен алып баруга комачаулык итәргә яки җинаятьчел эшчәнлек эзләрен яшерергә мөмкин», — дип өстәделәр судта.
Суд бүлек мөдирен 8 августка кадәр 2 айга тикшерү изоляторына озатты.
--- |
Иң күп укылган
|