|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.06.2020 Матбугат
Илфар Кәримов әти булган (БӘХЕТ МИЗГЕЛЛӘРЕ ВИДЕОДА)Сөенечле хәбәр килеп иреште: «Болгар радиосы» баш мөхәррире, продюсер Илфар Кәримов һәм аның сөйгәне Гөлинә әти-әни булганнар. Яңалык белән Рөстәм Гайзуллин уртаклаша. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, бәхетле парның кызлары туган. Илфар Кәримов белән радионың реклама бүлеге менеджеры Гөлинә Габдрахманованың никахлары узган елның 28нче июнь көнендә үткән иде. Ул вакытта "Матбугат.ру"да Саба егете Илфарның "яңа пешеп чыккан" кәләше Гөлинә Балык Бистәсе районыннан дип яздык. "Бәхетле, горур әти-әни булыгыз! Үземнең балам тугандай шат сезнең өчен!" — ди Рөстәм Гайзуллин. Ул тәүге тапкыр әти булган Илфарны видеога да төшереп алырга өлгергән. Менә ул бәхет мизгелләре:
--- |
Иң күп укылган
|