поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.08.2010 Җәмгыять

УРЫСЧА СҮГЕНҮ — МӘҖҮСИЛЕККӘ ТАБЫНУ УЛ!

Соңгы дистә елларда халкыбыз дини калканыннан мәхрүм ителүдән соң ят халык арасында, ят гадәт, ят мохит алдында яклаусыз калды. Хак динебез элгәре милләтебезне читләрнең әшәкелеге үтеп керүдән саклаган булса, хәзер ул саклауның булмавы үзен әхлаксызлык, имансызлык күренешләре тамырлануы белән нык сиздерә.

Яшьләребезнең шактый өлеше туган тел байлыгыннан читләшә һәм ни аяныч — татар телен җуеп һәм урыс телен дә юньләп белмәгән хәлдә кала бирәләр, еш кына алар урыс теленең сүгенү сүзләрен генә отып берничә дистә пычрак сүздән гыйбәрәт шивәдә аралашалар.

 

Хәзер кайберәүләребез имансызлык һәлакәтеннән алып мөкатдәс динебезгә тартылалар, өшегән җаннарын дәваларга омтылалар, әмма әлегә сүгенү-мат сүзләреннән арыну кирәклегенә аз игътибар итәләр. Шуның өчен, кызганыч ки, мәчет ихатасында, хәтта мәчет әһелләре тарафыннан да (!) мат сүзләре ишеткәләп куя.

 

Шуны аңларга кирәк — урыс телендә мат сүзләре мәҗүсилекнең калдыклары, чөнки славян кабиләләре ул мат сүз-гыйбарәләрне потларына табынганда кулланганнар. Җенси әгъзалары үрчемле булуның, уңдырышлыкның чагылышы дип алар тарафыннан кабулланган. Таштан һәм агачтан эшләнгән потлар еш кына гаурәт рәвешендә эшләнгән, алар тирәсендә сихри йолалар үткәндә әйтемнәр кулланылган. Менә шушы әйтемнәр һәм аларның өлешләре бүгенге телдә урыс маты сыйфатында саклана да. Христианлык кабул ителгәч ул йолалар бетерелсә дә, мәҗүси сүзләр халык теленә нык уелып кала.

 

Бу нисбәттән без, татар мөселманнарына, үз аралашуыбызда борынгы славян мәҗүси «иләһ»ләрен зикер итүебез, аларга дога кылуыбыз килешә микән?! Әлбәттә, андый потпарәстлек белән багълы табыну сүзләрен куллану гөнаһларыбызны гына арттыра, хәтта иманыбызга, тәүхид байлыгыбызга зыян китерүе дә бик мөмкин.

 

Ә бит Ходай Тәгалә халкыбызга шундый матур, бай, күрекле туган телебезне бүләк иткән. Кайберәүләребез исә аны шайтан фетнәсеннән хасил булган әшәке сүзләр боткасына алыштыралар.

 

Мат сүзләрен куллану кешене әхлаксыз итә, дөрес әйткәндә, ул аның эчке яктан черек бозылган булуын күрсәтә. Күпләребезнең тәҗрибәсе күрсәтә ки, андыйларга таяну мөмкин түгел, чөнки әшәке теллелек аның әшәке гамәллелеккә әзер булуын чагылдыра.

 

Иң аянычы шунда ки, сүгенү сүзләрендә еш кына балалар тәрбияләнә, сабый вакыттан ук әти-әниләре балалар күңелләрен ул сүзләр белән пычраталар. Тупас сүз чолганышында үскән баланың тупас булуына гаҗәпләнәсе юк, ул тупаслык ахыр чиктә исә әти-әниләргә әйләнеп кайтачак. Халкыбызның киләчәге яхшы булсын дисәк, һичшиксез сүзләребезгә игътибарлы булуыбыз сорала, балаларыбызның самими күңелләрен әшәке сүз белән имгәтмик, йөрәкләренә бозыклыкны бозык сүзләр аркылы үзебез урнаштырмыйк.

 

Сүз асылда безнең өчен зур нигъмәт. Аллаһы тәгалә «Бул!» сүзе бәрәкәтендә безне һәм бөтен булмышны яратты. Коръән Кәримне дә без Аллаһы тәгалә сүзе дип беләбез. Ул сүз аркылы без иман-ислам байлыгына ия булабыз. Сүзләрдән торучы догалар — мөэминнәрнең коралы дип санала. Сүз аркылы без күп гыйбадәт¬ләрне, зикерләрне кылабыз.

 

Әмма кайберәүләребез Аллаһы тәгаләне зикер итү урынына күбрәк шайтанны искә ала, сүз арасында аны мактап «белүче» дип таныта һ.б. Хәзер шундый төр кешеләр хасил булды: шайтанның мат сүзләрен әйтмәсә, ул аралаша да алмый. Аңлашыла ки, кем исә Аллаһ тәгалә урынына гел шайтанны искә алса, аңа табыну сүзләрен әйтеп торса, ягъни матны кулланса, шайтаннар аңа юлдаш булалар.

 

Нәҗес сүзләрне сөйләгәндә ул нәҗәсәт авызыбыз-иреннәребездән чыга, ә бит аны кешеләр генә түгел, ә фәрештәләр дә һәм Аллаһы тәгалә Үзе ишетә. Кешеләрдән ояла белмәсәк Раббыбыздан оялсак икән.

 

Сүгенүгә күнегелгәнлек, сүзләргә җиңел карау еш кына кешене ләгънәт итүгә этәрә, аңа ләгънәтләшү бик ансатлаша. Ләгънәт итү исә бик тә четерекле мәсьәлә, шәригать ләгънәт итүдән тыелырга чакыра, чөнки ул ләгънәтләр күп вакытта каргаучының үз башына әйләнеп кайта.

 

Аллаһ безгә сүз нигъмәтен бүләк иткән. Кайчак татлы сүзләр өчен яратылган телебезне газаблы, ачы сүзләрне әйтү белән мәшгуль итәбез. Файдасыз сүзләр, үртәүләр, гайбәтләр...

 

Олуг затлар шулай дигәннәр: «Инсан дөнья малы белән яхшылык кылмакчы булса, байлыгын бер көндә югалтып калуы мөмкин. Әмма инсанда бер хәзинә бар ки, нихәтле сарыфлаган булуы белән кимеми. Ул татлы сүзләр».

 

Без исә... Кемнеңдер гаебен күрсәк шунда ук тикшерүгә керешәбез. Аның хаталарын кичерү мөмкинлеге башыбызга да килми.

 

Хәдис шәрифтә: «Әгәр кем берәүнең гаебен әйтеп адәмнәргә ачык итсә, шул ук гаебне дөньяда кылмыйча китмәячәк», диелгән.

 

Пәйгамбәребез (с.) янә әйтте: «Дәшми тору сөйләшүдән яхшы, начар сөхбәтләшүдән ялгызлык яхшы». Без һәрбер әйткән сүзебез өчен җаваплыбыз.

 

Баязид Бистами Аллаһны зикер итүдән әүвәл, «дөнья сүзләрен сөйләгән идем», дип мөбәрәк авызын өч тапкыр чайкый иде.

 

Адәмнәр исә әңгәмә корган булып гайбәтләрне гамәл дәфтәрләренә гөнаһ булып язылудан гафилләр.

 

Сүзнең тәэсире турында онытмыйк, чөнки бер сүз кешене үтерергә дә мөмкин, шул сүз аны терелтергә дә мөмкин. Сөйләшә алу сәләте безгә Раббыбыздан бирелгән олуг нигъмәт, мәртәбәбез, аның дәрәҗәсен аңлау өчен телсезлек белән чагыштырып карау да җитә. Шушы Раббыбыздан бирелгән кыйммәтле мөмкинлегебезне хәерле максатларда гына кулланыйк, аны нәҗәсәт-сүгенү түбәнлегенә төшермик, чисталыкка омтылыйк, безнең динебез пакь, тормышыбыз да пакь булсын, шул җөмләдән телебез дә, сүзләребез дә пакьлансын, саф булсын.


Вәлиулла хәзрәт ЯГЪКУБ
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»