|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.06.2020 Хәвеф-хәтәр
Күршесенең фатирына ут төрткән: үлүчеләр бар
Нәтиҗәдә, күпфатирлы йортта 3 фатир янган, 4 кеше һәлак булган. Үлгәннәр арасында бер бала да бар. Бу коточкыч хәл Мәскәү өлкәсендә булган. 8 июньдә бер фатирда яшьләр төнлә тавышланып ял иткән. Күршедә яшәүче 36 яшьлек ир башта алардан тавышлануны туктатуны сораган, арытаба аларның фатирының балконына ут төрткән.
Нәтиҗәдә, күпфатирлы йортта 3 фатир янган, шул исәптән ут төртүченең дә фатиры янган. Коткаручылар янгынны 4 сәгать дәвамында сүндергән.
Шулай ук, янгын нәтиҗәсендә 4 кеше һәлак булган. Үлүчеләр арасында 3 яшьлек кыз бала да бар. Хәзер хокук сакчылары тикшерүләр үткәрә, бу
хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана.
Фатирга ут төрткән иргә 7 елга якын төрмә яный.
Фото: opentv.media сайтыннан.
--- |
Иң күп укылган
|