|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.06.2020 Әдәбият
Данил Салиховның Язучылар берлегендә вәкаләтләре бер елга озайтылдыТатарстан язучылары корылтае быел узмаячак. "Бүген Татарстан Язучылар берлегенең Идарә утырышы узды. Утырышта язучыларның XIX Корылтаена кадәр Язучылар берлеге рәисенең һәм Идарәнең вәкаләтләрен озайту мәсьәләсе каралды. Устав буенча - Корылтай 2020 елның июнь аенда узарга тиеш иде. Пандемиягә бәйле вәзгыятьне истә тотып, Идарә Берлек рәисенең вәкаләтләрен бер елга озайту турында карар кабул итте", - дип хәбәр итте берлекнең җитәкче урынбасары Рәмис Аймәт. Билгеле булганча, Язучылар берлеген 2016 елдан алып Данил Салихов җитәкли.
--- |
Иң күп укылган
|