|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.06.2020 Фаҗига
Актер Михаил Ефремов исерек килеш авария ясаганы өчен кулга алынган, икенче катнашучы вафат (ВИДЕО)Бүген иртән бөтен массакүләм мәгълүмат чаралары “аһ” итәрлек хәбәр таратты. Күпләрнең яраткан актеры Михаил Ефремов авариягә эләккән. Юл һәлакәтендәге икенче катнашучы вафат булган. Ә актер үзе исерек хәлдә була. Ефремовны кулга алалар һәм аңа карата җианаять эше кузгатыла. Авария Мәскәүдә дүшәмбе көнне 21.44 сәгатьтә Смоленск мәйданы 3нче йорт янында килеп чыга. Jeep Grand Cherokee руле артында утырган Михаил Ефремов каршы як полосага чыга һәм кечкенә генә фургонга бәрелә. Ефремовны экспертизага алып китәләр. Эчкән. Икенче машинадагы кеше җәрәхәтләр алган дигән хәбәр чыга башта. Аннары үлгән дигән хәбәре таратала. Тиз арада Ефремовны кулга алалар һәм аңа карата җинаять эше кузгатыла. Хезер аны 7 елга утыртып куярга мөмкиннәр.
Авария моменты видеога да эләккән:
--- |
Иң күп укылган
|