|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.06.2020 Фаҗига
Татарстанда дуслары белән уйнарга киткән бала суга батып үлгәнТатарстанда дуслары белән чыгып киткән яшүсмер малай суга батып үлгән. Фаҗига 5 июнь кичендә, Норлат районында булган. Ачыкланганча, 14 яшьлек яшүсмер дуслары белән елгага уйнарга киткән. Малай гомуми төркемнән аерылып елга ярындагы урынны карарга киткән. Шуннан соң малайны беркем дә күрмәгән, дип яза «Нурлат-информ».
№ 3 эзләү-коткару отряды коткаручылары яшүсмернең гәүдәсен елгадан таба. Һәлак булган баланы ярга алып чыгалар һәм полиция хезмәткәрләренә тапшыралар.
--- |
Иң күп укылган
|