|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.06.2020 Фаҗига
Баланы коткарган егет үзе батып үлгән7 июньдә Агыйдел елгасында фаҗига була. 19 яшьлек егет дуслары белән “Солнечный” пляжында ял итә. Бу вакытта алардан ерак түгел балалар су керә. Кинәт малайларның берсе суга бата башлый. Яшьләр аны коткарырга ашыга.
“Бәхеткә, баланы вакытында ярга чыгара алалар. Ни кызганыч, егетләрнең берсе, малайны коткарганда хәле бетеп, елгадан үзаллы чыга алмый, суга бата”, – диләр башкаланың Гражданнарны яклау идарәсеннән.
Эзләү-коткару отряды водолазлары егетнең гәүдәсен судан чыгарганда ул инде үлгән була. Мәетне полиция хезмәткәрләренә тапшыралар.
Автор : Язгөл Сафина
Чыганак: www.ufa.kp.ru
Фото: vk.com
--- |
Иң күп укылган
|