поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
08.06.2020 Криминал

Сабада уллары әти-әнисен үтерүдә шикләнелә. “Тәртипсез егет булса, уразалар тотып йөрмәс иде. Без шок хәлендә!”

Бүген Саба районы Пүкәл авылыннан коточкыч хәл турында хәбәр килеп иреште. Зөфәр һәм Лилия Әхмәтҗановлар гаиләсендә фаҗига: үз уллары Ильяс әти-әнисен пычак белән кадап, өйләренә ут төрткән дип шикләнелә.

Бу хәлгә ачыклык кертү өчен “Шәһри Казан” журналисты Пүкәл авылында яшәүчеләр белән элемтәгә керде.

- Дөресен әйтәм, ул йортка барып бернәрсә дә күрмәдем. Кешеләрдән ишеткәнемне генә сөйлим. Уллары әти-әнисен пычак белән чәнечкән, әнисе авыр хәлдә, әтисе үлгән  дигән хәбәр ишеттек бүген иртән, - ди исемен язмауны үтенгән ханым.

Әңгәмәдәшебез сүзләренчә, бүген уллары кулыннан һәлак булган Зөфәр Әхмәтҗанов бик әйбәт, тырыш кеше булган. “Дөнья бәясенә торырлык, булсын дип, яшим дип гомер итә торган кеше иде”, ди аның хакында авылдашы.

Хәзерге вакытта хастаханәдә ята торган Лилия  дә тырыш, эшчән ханым булган. Гомумән, бу гаилә хакында бер нинди дә начар сүз әйтерлек түгел иде, ди авылдашлары.

- Ильяс әти-әнисенә генә түгел, үзенә дә чәнечкән дигән сүз булды. Әмма аның кайда икәнен дә белмибез, бәлки хастаханәдәдер...

Подвалларына ут төрткән дигән сүз дә ишетелде. Өйләре бик зур, әмма өйләренең бер тәрәзәсе генә ватык, тышкы яктан караганда, янганга охшамаган, диделәр.

Бик тәртипле гаилә иде. Бик булдыклы гаилә. Өч балалары: ике кызлары, бер малайлары бар. Малайлары да нормаль егет, башта бераз юашрак кебек иде инде. Яңа ел тирәсендә авылда яшьләр белән дә бәхәскә кереп алды берара. Яшь вакытта кемдә булмый инде андый хәлләр?! Әмма тәртипсезләнеп, эчеп-тартып йөргән егет булмады. Аның авыл халкына бер генә дә зыяны тимәде. Нәрсәдән шулай булганын үзебез дә аңлый алмыйбыз. Аның өчен бит йөрәк тә кирәк. Белмим, коточкыч хәл бу! Андый эшкә аны нәрсә этәргән? , - дип аптырый Пүкәл халкы.

Җинаять кылуда шикләнелә торган егет 9 нчы сыйныфтан соң Казанга, техникумга укырга киткән булган. Быел икенче курсны  тәмамлаган һәм үзчикләүләр вакытында авылда яшәгән.

- Әле мин аның ураза тотканын да беләм. Тәртипсез егет булса, уразалар тотып йөрмәс иде. Без шок хәлендә. Аяз көнне яшен суккан төсле булды. Иртәнге якта, сәгать 4ләрдә булган бу хәл. Төрле сүзләр булды. Кемдер күршеләренә кереп, безне чәнечтеләр, дигән. Кемдер әйтә, күршесенә кереп, корсактагы пычакны ал, әле дигән. Кемнеке дөрестер, белмим. Исерек булмаган, аек булган. Әтисенең бертуган абыйсы да аларның күршесендә яши. Зөфәр җан биргәнче шул абыйсына Ильяс эше бу, дип әйтеп калдырган, диделәр, - ди әле дә фаҗиганың сәбәпләрен аңлый алмаган Пүкел авылында яшәүче ханым. 

Фото: https://pixabay.com/ru/

 

 

Лилия ЛОКМАНОВА
Шәһри Казан
№ --- | 08.06.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»