поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
07.06.2020 Шоу-бизнес

Зөлфия Шакирова: «Мин талаша белмим»

Яшь кызлардай зифа һәм сылу Зөлфия Шакирова узган атнада үзенең 55 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Җәвит абый белән иңне-иңгә куеп, иҗат сукмагыннан бергә атлауларына да 33 ел булган икән. Бу гаиләнең ныклы нигезенә сокланучылар бихисап. Татарстанның халык артисты Зөлфия апа гаилә серләрен безгә дә чиште.

– Туган көнегез ничек үтте, Зөлфия апа?
 
– Бөтен өем чәчәк белән тулды. Вирус булу сәбәпле, кунак кабул итәргә ярамый. Быелгы гомер бәйрәмем моңсу булыр инде дигән идем. Аллага шөкер, мине хөрмәт итүчеләр күп икән. Иҗатташ дусларым да, якыннарым да котлады. Карантин беткәч, көзге якта, билгеләп алырмын дип уйлыйм.
 
– 55 яшькә җитеп, «Эх, менә моны эшлисе калган, менә моны дөрес эшләмәгәнмен», дип үкенерлек әйберләрегез бармы? Гомумән, мөмкинлек булса, нәрсәне үзгәртер идегез?
 
– Үкенерлек әйберләр бөтен кешедә дә бардыр инде ул. Бөтен теләгән нәрсәне эшләп бетереп булмый. Ялгышлыклар да булмый түгел. Яшьлектә аны аеруча күп эшләп ташлыйсың. Мөмкин булса, вакытны туктатып куяр идем, чөнки ул артык тиз чаба, күп нәрсәгә өлгереп булмый. Электән үк сакланып килгән бер гадәтем бар: иртәгә эшләнәчәк эшне дәфтәр битенә теркәп куям. Ләкин анда язылганнарның күбесе эшләнелми кала, чөнки вакыт җитми, көнгә сыешып булмый. Хәзер тәүлектә 24 сәгать түгел, 22 генә дип әйтәләр. Сәгате дә ашыга, вакыты да чаба. Элек йөрергә машина, сөйләшергә кесә телефоны юк иде, барысына да өлгерә килдек. Менә хәзер эшнең күбесен телефон аша эшлибез, барасы җиребезгә машинада гына элдерәбез, алай да өлгереп булмый. Эшләнмәгән эш күп, үзгәртәсе килгәннәре дә бардыр. Ләкин бик нык үкенгән әйберем бер генә: кызым булмады. Кыз баланы тәрбияләү бәхетенә ирешмәдем, бу хакта Җәвиткә дә гел әйтә киләм. Без гаиләдә биш бала үстек, шулардан мин – иң кечкенәсе. Һәрчак әти-әни дип янып яшәдек. Әти-әни өчен бер кыз бала кирәк инде. Ләкин Ходай шулай язган. Аллага шөкер, ике ул тәрбияләп үстердек.
 
– Үзегезне бәхетле хатын-кыз дип саныйсызмы?
 
– Хатын-кыз бу дөньяга әни булу өчен яратылган. Минем ике улым, оныкларым, гаиләм бар. Мин – ир хатыны, газиз балаларымның әнисе. Хак Тәгалә тарафыннан бирелгән бурычымны үтәдем дип саныйм. Шуңа күрә мин – бәхетле хатын-кыз. Моннан соң да шундый булырга язсын.

– Җәвит Шакировның хатыны булу авырмы?
 
– Җәвит Шакировның хатыны булу җиңел димәс идем. Беренчедән, без икебез дә сәнгать өлкәсендә кайный торган кешеләр. Икенчедән, без гел гастрольләрдә, икебез бергә чыгып китәбез һәм бергә кайтабыз, ә балалар кала. Балалар үстергәндә моның авырлыгы нык сизелде. Кая гына бармыйк, өйгә кайтып керешкә, аш-су бүлмәсенә чабам. Өйдә ике балам көтеп тора, үзем белән ирем кайта. Гомумән, мин артистлыгымны урамда калдырып керәм. Ишекне ачып өйгә үтүгә, иң беренче чиратта – әни һәм хатын. Икең бер профессиядә булу җитәкләшеп җырлап кына йөрү дигән сүз түгел. Ирем – кеше кешесе, ул гел күз алдында. Шуңа күрә Җәвитемне гел чиста, яхшы итеп киендерергә тырышам. Аның күлмәк якасы да, җиңе дә, түфлие дә чиста булырга тиеш, чәче дә вакытында кистерелергә тиеш. Ул бит Җәвит Шакиров булып урамга чыгып китә. Аны бөтен кеше таный. Җәвитнең хатыны көнләшә икән, көнчел икән, аны йодрыкта гына тота икән, дип язалар социаль челтәрләрдә. Андый нәрсә безнең гаиләдә юк. Әгәр дә мин Җәвит Шакировтан көнләшкән булсам, әллә кайчан чирләп үлгән булыр идем яки аерылышыр идем. Җәвит һәрвакытта да матур булсын, тамашачылар аны яратсын дип тырышып гомерем үтте. Телевизор караучылар «Кәмит Җәвит» тапшыруының һәрбер чыгарылышына да алып баручыны телевидение киендерә дип уйлыйдыр. Ләкин аны тапшыруда кабатлау булмасын дип, мин киендерәм. «Башваткыч»та да Җәвит абыегызны берәр тапкыр бертөрле киемнән күргәнегез булдымы? Ул эфирга гел затлы костюмнардан чыкты, бүгенге алып баручылар кебек шакмаклы күлмәк кимәде. Җәвит бит – мин. Аны күргән һәр кеше миңа бәя бирә. Кара, Зөлфия Шакирова ирен бөтенләй карамый икән дияргә мөмкиннәр. Әйтмәсеннәр, ул бит – минем йөзем. Шуңа күрә аның өчен һәрвакыт борчылам. Без күз өстендәге кара каш кебек. Безне бербөтен итеп күреп ияләнгән алар.
 
– Интернетта да, телевидениедә дә Җәвит абый сезгә карата гел матур сүзләр яудыра, гел «Зөлфиякәем» дип кенә тора. Ул гаиләдә дә шундыймы?
 
– Әлбәттә. Социаль челтәрдә «показуха» оештырган артистлар бар, без аларны үзебез дә беләбез. Ләкин безнең гаиләдә андый нәрсә юк. Гаиләбезне белер өчен безнең язмышны кичергән, күзәтеп барган кеше булырга тиеш. Җәвит белән мин бу дәрәҗәгә кулны-кулга тотынышып кына ирештек. Без – бәләкәй чактан ук авыл сәхнәләрендә бергә чыгыш ясап, дуслыкны зур мәхәббәткә әйләндергән кешеләр. Безнең өчен беркем дә, бернәрсә дә эшләмәде, бернинди иганәчеләребез дә юк. Гомер буе телефон ярдәмендә генә концерт куеп йөргән артистларны беләбез. Ә без бүгенгәчә администраторсыз концерт куябыз. Барысы да үз тырышлыгыбыз белән. Шуңа да бер-беребезне хөрмәт итеп яшибез.
 
– Ә шулай да талашкан, әрләшкән, үпкәләгән чаклар булгалыймы?
 
– Тормыш булгач төрле чак була. Ләкин юк-бар өчен талашмыйбыз. Гомумән, хатын-кыз буларак, мин талаша белмим. Мине усал, диләр, әмма минем гомердә дә бер кешегә авыр сүз әйткәнем юк. Әгәр мине кыерсыталар яки ялгыш берәр сүз әйтәләр икән, мин ул кешегә баскан җирендә астына сиярлек итеп бер генә сүз әйтәм, ләкин талашмыйм. Ул кешенең миңа әйткән сүзен мәңге онытмыйм, ләкин гафу итәм.
 
– Сез – үрнәк гаиләләрнең берсе. Сезне тамашачы да хөрмәт итә, гаиләгезгә сокланып карый. Шундый ныклы гаилә төзү һәркемнең кулыннан килми. Ә шулай да, гаилә дилбегәсе кем кулында һәм аның белән ничек идарә итәргә?
 
– Һәрбер дәүләтнең үзенең башлыгы булырга тиеш. Безнең гаиләдә ул ир кеше – Җәвит. Мин – премьер-министр, ул – президент, ә балалар – халык. Гаиләдә бөтен нәрсә үз урынына куелган. Мин бик матур гаиләдә туып үстем. Әти белән әни 66 ел бергә гаилә корып яшәделәр. Әтинең бервакытта да әнигә карата безнең алда начар сүз әйткәне булмады. Әнинең дә «әтиегез мондый инде», дип әйткәнен хәтерләмим. Безнең гаилә дуслары да шундыйлардан. Беркемнең дә бервакытта да ирен хурлаганы юк, ирләрнең беркайчан да хатыннарын яманлаганы юк. Безне «әниегезгә авыр сүз әйтә күрмәгез», дип үстерде әти. Аллага шөкер, дөрес тәрбия алганмын. Шул тәрбияне балаларга да бирәбез. Кадак кагасы булганда да, Җәвит кырыенда мин басып тормасам, ул аны кадакламый, чөнки мин аңа дәрт һәм көч биреп торучы. Минем аңа Җәвит дип әйткәнем дә юк, һәрчак «Җәвитем» дип дәшәм.

– Иҗат кешесеннән иҗат турында да сорарга кирәктер. Сез ничә ел сәхнәдә инде?
 
– Без Җәвит абыегыз белән 33 ел кулга-кул тотынышып иҗат юлыннан бергә атлыйбыз. Моннан соң да шулай озак еллар атларга, эшләргә язсын. Иҗат бервакытта да туктамый. Әлегә өйдә генә утырсак та, күп җырлар язып куелды. Эшлибез, баш кайный, компьютер эшли.
 
– Кайчан үзегезне тәҗрибәле җырчы дип саный башладыгыз?
 
– Иҗат кешесе бервакытта да үзеннән канәгать булмый. Ул үзен тәҗрибәле дип санап, югарыга менүдән тукталырга тиеш түгел. Мин үземнән бервакытта да канәгать түгел. Мин игезәкләр йолдызлыгы астында туганмын. Бу шулай ук шәхес характерына йогынты ясый торган нәрсә. Игезәкләр алар – ике кеше, аның берсе, әйдә болай, ди, икенчесе, тегеләй, ди. Шуңа күрә авыр йолдызлык ул. Җәвиткә бигрәк тә авырдыр минем белән яшәве, чөнки мин канәгать була белмим. Артист кеше сәхнәгә гел дулкынланып чыга. Тамашачы сине кыяфәтеңә карап каршы ала, җырыңа карап озата. Мин чыгышымны ясаганнан соң, беркайчан да алкышлар тавышын ишетмим. Сәхнәдән «кул чапмыйлар, ахры», дип кереп китәм. Җәвит: «Әйбәт булды бит, кул чабуларны ишетмәдеңмени?» – ди гел. «Юк, ишетмәдем», – дим. Күкрәк киереп, баш күтәреп йөри торганнардан түгелмен.
 
– Тәүге тапкыр зур сәхнәгә чыккан көнегезне хәтерлисезме?
 
– Безнең гомер имтихан биреп үтә. Минем өчен һәрбер чыгыш – имтихан. 1983нче елны Башкорт дәүләт филармониясенә җырчы итеп чакырдылар. Башкортстанның атказанган артисты Вәкил Мурзинның антураж җырчысы чирләп китү сәбәпле, музыка көллиятеннән иң яхшы җырчы-студентны чакыртып алдылар. Бу вазыйфаны башкару миңа йөкләнде, мине җибәрделәр. Студент чагымда беренче тапкыр профессиональ сәхнәгә чыгуым шул булды. Мине бик яратып кабул иттеләр. Бер ай гастрольләрдә йөрдем. Озаграк та эшләр идем, төркемдәгеләрнең дә җибәрәсе килмәде, әмма укуны калдыра алмадым.
 
– Җырчы булмасагыз тормышыгызны нинди һөнәр белән бәйләр идегез?
 
– Минем табиб буласым килгән иде. Бала чагымнан ук табиб булырга хыялландым. «Мин врач булам», дип йөргәнемне әле дә хәтерлим. Әти йорт тирәсендәге эшләрне төгәлләп өйгә кергәч, аның кулына кадалган шырпыны күрүгә үк, энә белән актарып чыгара идем. Ул миңа яратып: «Минем кызым врач була», – дип әйтә иде. Бер кызыклы вакыйга да истә калган. Мин бәләкәй, 2 яшьләр булгандыр инде. Әти миңа үзенең күзлеген кидереп, «минем кызым врач була», дип күтәреп йөрде. Әтинең күзлеге миңа зур бит инде, бер мәлне күзлек идәнгә төшеп китте дә, пыяласы идән ярыгыннан базга ук шуды. Әти мине шап итеп идәнгә куйды да: «Булды бу, врач булдың син, кызым», – дип, пыяласын эзләргә чыгып китте. Ул вакытта оптика дигән кибетләр юк, күзлек бик кадерле булган инде. Пыяланы табып алып кергәч, «Кызым, син врач булмассыңдыр инде», дип әйткән сүзләре дә истә әле.
 
Мин – гаиләдә бик кадерле төпчек, бишенче бала. 1200 грамм булып алты айдан соң туганмын. «Бүреккә генә салып йоклата идек», – дип искә ала иде әти. Аннары, «Әти, мин балерина булам», дип йөргәнмен. Бервакыт бию түгәрәгенә бию осталыгы булган балаларны җыеп йөргәннәр. Укытучыларның мине хореография буенча алып китәселәре килгән, әмма әти төпчек кызын биреп җибәрмәгән. Моңа да карамастан, артист булырга тиеш булганмын, күрәсең. 10нчы классны тәмамлагач, барыбер җырчылыкка киттем бит. Аңа кадәр концертларда еш катнаштым, конкурсларда да призлы урыннар ала идем. Ул чакта фонограмма дигән нәрсә юк, барысы да тере тавышка башкарыла. Шуңа бәйге нәтиҗәләре дә гадел булгандыр.
 
– Фонограмма турында сүз кузгалган икән, сорыйм әле: үзегез аны еш кулланасызмы?
 
– Фонограмма белән без телевидениедә генә җырлыйбыз. Яңа ел кичәләрендә шуңа җырлана. Концертларда мин, гомумән, аны кулланмыйм. Зур стадионнарда мәҗбүри таләпләре бар. Ә чын җырчы кеше фонограммага җырласа, аның тавышы үсми. Тавышны бит көн саен җырлаган очракта гына үстереп була. Мин фонограммага җырлап йөрсәм, бүгенгәчә ничек җырлаган булыр идем икән. Мин короновирус вакытында да һәр көн саен җырлыйм, тавыш өстендә эшлим. Бәләкәй малай: «Әни, җитәр инде, әни, җитте инде», – дип шелтә дә белдерә әле. Ләкин тере тавышка җырлаганга күрә без һәрвакыт формада. Илһам Шакиров: «Үзең җырласаң, бернинди тамак та шешми», – дип әйтә торган иде. Җырлау – дәва. Җырлаган кеше: «Минем бүген тавышым юк», – дип әйтми. Кушалар икән – җырлыйсың.
 
Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА, Безнең гәҗит

---
Матбугат.ру
№ --- | 07.06.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»