поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.06.2020 Мәдәният

Сәйдә Мөхәммәтҗанова: «Иң зур теләгем – бәхетле гаилә кору, әни булу»

Аны күп җирдә татар өмете дип игълан итәләр. «Голос. Дети» проекты финалисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова милләт өчен авыр вакытларда халык арасында булды. Татар телен яклап уздырган чараларда «Туган тел» җырын башлап җырлады, үзизоляция вакытында онлайн-концертларда катнашты.

Ул бик сирәк, ләкин берәгәйле итеп клиплар төшерә һәм үз мисалында туган тел ярдәмендә эстрадада танылып була дигән фикерне исбатлый. Бүген Сәйдә тормышында нинди яңалыклар бар – әнә шуны белештек. Балалар өчен бәйгеләрнең уңай һәм тискәре якларын барладык.
 
– Сәйдә, «Голос» проектында җиңеп кайтканнан соң, син бик популяр идең. Менә шул популярлыкны ничек тотарга? Аның кимүенә яки артуына үзеңне психологик яктан әзерләп буламы?
 
– Бәйгеләргә баштан ук үзеңне әзерләргә кирәк дип уйлыйм. Балалар бәйгесе икән инде ул, әти-әни белән бергә әзерләнәсең. Миңа калса, популяр булу максаты кую, гомумән, дөрес түгел. Син иҗади юл билгелисең. Аны җиңел узу өчен, үз өстеңдә эшләргә, белем алырга, репертуарны дөрес туплый белергә кирәк. Әгәр үзеңнең имиджың бар икән, аңардан тайпылырга ярамый.  Боларның барысын да истә тотканда, популярлыкның кимүе, артуы дулкынландырмый. Чөнки һәр җырчының үз тамашачысы бар. Мәсәлән, мөнәҗәтләрнең, бәетләрнең дә үз тыңлаучысы бар. Татар халык җырларын яратучылар да күп.
 
– Әйтик, Филүс Каһиров та: «Мин башкарган җырларның кайсы тарихта калыр икән, белмим әле», – дип икеләнә… Ә бит ул халык җырларын, классиканы башкара. Әллә бүген затлы җырлар белән генә тамашачы мәхәббәтен яулап булмыймы? Күп җырчылар алар белән акча эшләп булмый дип тә саный.
 
– Аллага  шөкер, безнең эстрадада меңнән артык җырчы бар. Татар халык җырлары, классикага килсәк, кызганыч, алар аз башкарыла. Яшьләр модага ияреп баралар. Ул һәр заманда шулай булгандыр. Ләкин бу яшьләрнең дә зәвыгы үсәчәк, уй-фикерләре дә үзгәрәчәк. Ахыр чиктә, нинди генә замана булмасын, классик җырлар барыбер күңелдә калачак. Алар вакыт сынавын үткән инде. Бары тик безнең әлеге җәүһәрләрне аңларлык дәрәҗәгә җитүебез кирәк.
 
Килешәм, бүген кечкенә балалар да эстрада җырларын отып калып җырлый, аларны социаль челтәрләргә элә. Аларга халык җырлары кирәкми дә, аңламыйлар да кебек. Бусы инде тәрбиядән тора. Мәсәлән без, остазым Венера апа Гәрәева белән башкорт-татар җыры «Сакмар су»ны өйрәндек. Без аны Youtube каналына да чыгардык. Статистика халыкның мондый авыр җырларны аңлап бетермәгәнен күрсәтә. Диапазонлы җырлар, сез әйткәнчә, бик популяр түгел бүген, ә менә җиңел, ике-өч ноталык җырларны тиз отып алалар. Әйткәнемчә, бу тәрбиядән килә. Кечкенәдән моңлы җырларга милли код салынганына төшендерсәң, алай булмас иде ул. Бала тыңлап үсә, шуны җырлый. Мин үзем мөнәҗәтләр, бәетләрдән иҗат юлымны башладым, аннары татар халык җырларына күчтем. Шуңа күрә көчемнән килгәнчә халык җырларын һәм дини җырларны популярлаштырырга тырышам.
 
– Үзизоляция вакыты артист һөнәре белән генә тормыш алып барып булмаганын күрсәтте. Мондый четерекле вакытларга үзеңне ничек әзерләргә?
 
–  Үземнең иҗатташ дусларым белән сөйләшеп,аралашып торабыз. Чыннан да, аларга бик авыр. Чөнки концертлар куймыйбыз, эш тулысынча туктап калды. Бүген мин үземнең дөрес юлда булуымны аңладым. Ике юнәлеш буенча белем алам, ике һөнәр үзләштерәм. Казан федераль университетының көнчыгыш бүлегендә төрек, инглиз телен өйрәнәм, икенче курстан гарәп теле дә керәчәк. Икенче белемем – музыка юнәлешендә, Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятендә укыйм.Аларның икесен алып бару җиңел түгел, ләкин хәзерге вазгыять моның дөрес булуын күрсәтте. Ике һөнәр дә миңа бик якын һәм бик ошый. 11 нче сыйныфны тәмамлаганда, миңа телләр дә кирәк дип уйлаган идем. Төрек телен сайладым, чөнки ул татар теленә якынрак, грамматик структурасы да охшаш.
 
– Шушы көннәрдә балалар репертуары турында сөйләштек. Совет заманыннан калган  балалар җырлары бар, заманчалары язылмый, дигән фикер туды.
 
– Балалар өчен иҗат итүче композиторлар бик аз, бәлки, аларның кайберләрен белеп тә бетермибездер. Бу юнәлештә иҗатны активлаштыру өчен дәүләт сәясәте һәм ярдәме кирәк. Композиторлар кайгыртуга мохтаҗ. Алар – бүген күләгәдә калган шәхесләр. Әйткәнемчә, өемдә Луиза апа Батыр-Болгариның ике дискы бар. Алар балалар җырларыннан тора. Луиза апа бүген дә балалар җырларын язадыр, ләкин алар дөньяга чыкмый бит. Гомумән, минемчә, Луиза апа – дәүләт тарафыннан һәм вакыт белән бәяләнеп бетмәгән композитор ул. Ярдәм булса, бәлки, балаларга җырлар язучы шәхесләр тагын да күбрәк калкып чыгар иде.

– «Кайтуыңны сагынырмын» дигән җырга клибыңны Youtube каналында  60 меңгә якын кеше карады. Бу җырның популярлык сере нидә?
 
– Без бу клипны сыйфатлы итеп эшләргә тырыштык. Аның сценарий авторы – Миләүшә Сибгатуллина, операторы – Альберт Галимуллин. Миләүшә апа тәкъдиме белән клипның сюжеты язучы Фатих Кәриминең «Морза кызы Фатыйма»әсәренә нигезләнеп корылды. Анда мәгърифәтче Исмәгыйль Гаспринский әти-әнисенең мәхәббәт тарихы бәян ителә. Аның әтисе – бакчачы ярлы егет, әнисе – морза кызы Фатыйма. Әсәрдә алар кавышалар, әмма безнең клипта, җырның мәгънәсенә туры китереп,  яшьләр бер-берсен тапсалар да, кавыша алмыйлар. Клипта халкыбызның тарихын, гореф-гадәтен чагылдырырга тырыштык.
 
– Клипның чыгымлы булуы күренеп тора. Ул үзен аклый аламы соң?
 
– Әйе, клипның бюджеты чыгымлы. Гомумән,һәрбер клипны җиренә җиткереп, бөтен якларын да уйлап эшләргә тырышабыз. Чыгымлы булганга, еш клип чыгармыйбыз да. Ике елга бер мәртәбә була торгандыр. Бу клип ел башында әзерләнде. Миңа калса, дәрәҗәле клип килеп чыкты. Андый вакытта чыгымнар турында уйламыйсың инде.
 
Әлеге җырны совет заманында Хәмдүнә апа Тимергалиева, Рамил Миндияр, Венера апа Ганиева да җырлады. Миңа аны тавыш режиссеры, аранжировка остасы Искәндәр абый Мостафин тәкъдим итте.  Ул әлеге җырга яңа сулыш өрде. Ул бит элек җәһәтрәк башкарыла иде, без аңа салмаклык өстәдек. Җырны яздыргач, композиторы Луиза Батыр-Болгарига да тыңлаттык. Кабул итәрме икән, дип бик борчылдык. Ул безгә:«Минем башта ук шушылай ишетәсем килгән иде», – диде.
 
– Киләчәгеңне ничек күрәсең?
 
– Хатын-кыз буларак, минем иң зур теләгем – бәхетле гаилә кору, әни булу, балалар үстерү. Иҗатымны да параллель рәвештә алып барырга тырышам. Сәхнәгә менүем, «Голос» проектына баруым  – татар җырын дөньяга ишеттерәсе килүдән. Алар бик матур, аһәңле, башка халык җырларыннан һич кенә дә ким түгел.
 
– Балалар бәйгеләре сабыйның психикасына авыр тәэсир итмиме? Гомумән, кирәкме алар?
 
– Миңа калса, балалар өчен бәйгеләр кирәк. Ул бит аның иҗатына зур этәргеч бирә. Психологик авырлыкның сәбәбе үзеңне ничек әзерләүдән килә. Мәсәлән, миңа әти-әнием, «Голос. Дети»проектына әзерләнгәндә: «Син татар халык җырын җырлыйсың, остазлар сиңа таба борылмасалар, тыныч кабул ит. Безнең максат – «Беренче канал»га татар җырын чыгару», – диделәр. Без аны эшләдек. Дөрес, кайбер әниләр балаларын бары тик җиңү өчен әзерлиләр. Бу очракта психологик травма алу, сыну булырга мөмкин. Матурлык бәйгеләрен алсак, мәсәлән, минем «Мисс Татарстан»да катнашканым бар. Анда «Мини-мисс Дюймовочка» титулын алдым. Ул вакытта бик кечкенә идем һәм өченче урын алганымны аңламадым да. Сабыйның ничәнче урын алуына исе китми, ул ахырдан бирелгән бүләккә рәхмәтле була. Беренче урын, күп очракта, әти-әнигә кирәк. Алар үзен ничек тота бит.
 
– Татар җырчысы татарча гына җырларга тиешме?
 
– Татар җырчысы иң беренче чиратта үз телендә җырлый белергә тиеш. Аннары башка телләрдә дә чыгыш ясарга ярый. Татар җыры белән генә танылып булмый дигән фикерне хупламыйм. Мине дөньяга «Су буйлап» җыры танытты. Дөресен генә әйткәндә, мин, «Беренче канал»да татар җыры яңгыраса, алдагы сезоннарда да  милләттәшләрем катнашып, туган телдә җырларлар дип көткән идем. Татар балалары катнашты, ләкин инглизчә, русча җырлады… Ә бит үз вакытында төрле милләтнең көйләре классикага әйләнде. Мәсәлән, «Одинокий пастух». Димәк безгә дә тырышырга, шул юнәлештә даими эшләргә, эзләнергә кирәк.

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 05.06.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»