поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
30.07.2010 Могҗиза

“СИН ДӘВАЛАРГА ТИЕШ!”

Aны чишмәгә барган җиреннән алып китеп укытканнар, Нәгыймә әби дә гыйлемен аңа калдырган икән. Бозык, зәхмәтләрне ул тиз күрә. Хәдичәгә дәваланырга тирә-як районнардан гына түгел, ә күрше төбәкләрдән дә киләләр”, дигән сүзләрне ишеткәнем бар иде. Ләкин йомышым төшеп, аның янына барганым булмады. Хәер, барырга да язмасын, өшкерүчеләргә рәхәтлектән түгел, ә авыруы соңгы чиккә җиткәннәр мөрәҗәгать итә бит. Шулай да, күңелнең бер читендә Хәдичә апаны күрәсе килү теләге яши иде. Беркөнне, буш вакытым булудан файдаланып, дәвалаучы гомер итә торган Питрәч районы Татар Казысы авылына юл тоттым.

Мин килеп җиткәндә, көтү кайтып, көн кичкә таба авышкан иде. Шуңа Хәдичә апаны аш өендә кайнашкан чагында очраттым. Мәш килеп, табын әзерләп йөри иде ул. Мине күрү белән:

 

– Әйдәгез, әйдә, түргә узыгыз, ишек катында басып тормагыз. Соң килгәнсез, бүген башка кеше кабул итмәм дигән идем. Көндез эш тә күп, килүчеләр дә шактый булды. Шуңа күрә арыдым, – дип тезеп китте.

 

Дәваланырга түгел, ә башка ният белән килүемне белгәч, Хәдичә апаның йөзе үзгәрде.

 

– Сеңлем, миңа реклама кирәкми. Дәваланырга килүчеләр болай да бик күп, өлгерә алмыйм. Һәр кешенең авыруын үзем аша үткәрәм. Бу җиңел түгел, кайберләре артыннан түшәккә авам. Икенче көнне аякка да баса алмый яткан чакларым бар. Кешеләрдән соң үземә чистарынырга кирәк. Аннан соң, мин халык алдында үземне күрсәтер өчен эшләмим. Ярдәмгә мохтаҗларга гына булышам. Үзем дәвалый алмый торган чирлеләрне кире борып җибәрәм, – диде ул җитди генә.

 

Баштарак карышып маташса да, аралаша торгач, уртак тел таптык. Вакыт үткәнен дә сизмичә, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Хәдичә апаның кешеләргә карата ягымлы, тәмле телле, сүзгә тапкыр булуына игътибар иттем.

 

– Авыл халкының теле бик әшәке, сеңлем. Ишеттермәгән сүзләре калмады. Имеш, мин сихерче икән, имеш, акча өчен эшлим, шуңа авылдашларымны кабул итмичә, читтән килгән байларны гына кертәм икән. Алай түгел. Мине моңа авыл кешесе үзе этәрә. Шушында киләләр, икенче көнне мине хур итеп, теләсә нәрсә сөйлиләр. Дөрес, бөтенесе андый түгел. Ләкин мине үтерергә теләүчеләр дә бар.

 

Акча өчен өшкермим. Берәүдән дә сорап алмыйм. Бирсә бирә, бирмәсә – юк. Кешене байга, хәерчегә аермыйм. Минем аңа хакым юк. Фәкыйрьгә булышу күпкә саваплырак. “Хәерче байга караганда җәннәткә ярты көн алдан керер” дигән, ә ярты көн ул 500 ел дигән сүз.

Аллага шөкер, үз көнебезне үзебез күрәбез. Абзар тутырып мал асрыйбыз. 2 сыерыбыз, 7 үгезебез бар. 4-5 ен суйдык инде. 60 казыбыз, тавыкларыбыз бар.

 

Хәзер кешегә ышанырга ярамый. Әйтерсең бөтенесенең эче тулы мәкер, начарлык. Бер-берсен нәрсә белән генә бозмыйлар. Кайберсенең бозыгы үземә дә сирпелә. Таң сулары белән юынып, үз-үземне өшкереп кенә чистарынам.

 

– Күбрәк нәрсә белән бозалар?

 

– Теләсә нәрсә белән, анысы бозучы кешенең үзенә генә мәгълүм. Шулай да, тырнак, булавка, энәдән сакланырга киңәш итәм. Аннары кабер туфрагы, мәет сулары белән дә бозалар. Болары – иң куркынычы. Андый туфрак белән үземне бозарга маташканнар иде. Капкага кыстырылган газеталарны алып кердем дә, өстәлгә куйдым. Ачкан идем, эченнән туфрак коелды. Бу хат ташучының эше түгел. Моны башка берәү эшләгән, кем икәнен дә беләм. Әле ярый үземә эләкте. Ләкин мине андый әйберләр белән генә ала алмыйлар, – дип сөйләп китте ул.

 

Хәдичә апага дәвалау сәләте яшь чагында, һич көтмәгәндә килә. Ләкин бу хакта беркемгә белгертми. Кеше сүзеннән курка. Хәзер ул моңа үзенә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән сынау буларак кына карый.

 

Хәдичә апа 22 яшендә кинәт авырый башлый. Хастаханә юлын күпме генә таптаса да, файдасы тими. Аптырагач, Балык Бистәсе районы Солтан авылында яшәүче, тирә-якка әйбәт өшкерүче буларак даны таралган Нәгыймә әбигә алып баралар аны. Әби исә кызны чирдән коткара һәм:

 

– Бераз вакыттан соң үзең дә кешеләрне дәвалый башларсың, – ди.

 

Хәдичә апа, Нәгыймә әбине бик хөрмәт итсә дә, аның сүзләренә ышанмый.

 

Еллар арты еллар уза тора. Хәдичә апа савыкканына шөкер итеп, ире, балалары белән алга таба матур гына яшәвен дәвам итә. Ни хикмәт, шул көннән соң, әби белән аның арасында дуслык җепләре сузыла. Җае чыккан саен Хәдичә апа өшкерүченең хәлен белергә баргалый. Нәгыймә әби дә бу якларга килә калса, аларга керми китми.

 

28 яшьләрендә Хәдичә апа белән сәер хәлләр майтарыла башлый. Ерактан тавышлар яңгырап, аңа укырга өндиләр. Ул моңа бик аптырый һәм бер барганында бу турыда Нәгыймә әбигә дә сөйли. Өшкерүче аңа теге вакытта әйткән сүзләрен искә төшерә. Янәдән:

 

– Син, һичшиксез, укырга тиеш! – дип кабатлый.

 

Һәрдаим укырга өндәп яңгыраучы тавышлар басылмагач, Хәдичә апа өендәге дини китапларны барлый башлый. Авылларындагы бер абзыйдан кадимчә һәм гарәпчә язулы догалыклар сорап ала. Бәбкә саклаганда да, йокларга ятканда да укырга өйрәнә ул. Ә бит яшь чак, ирне, балаларны карыйсы, иртә таңнан торып фермага сыер саварга йөрисе бар.

 

– Бер ай эчендә Коръәнне, кадимчә һәм гарәпчә язуларны укырга өйрәндем. Йокларга яткач, төнлә күземне ачсам, чаршау, пәрдәләрдә сүрәләр язылган була, йөргәндә шулар колагымда яңгырый иде.

 

Сеңлем, мине гыйлемлеккә җеннәр өйрәтте. Дин юлына кереп китүемә Аллаһы Тәгаләгә һәм җеннәргә рәхмәтлемен, – дип сөйли Хәдичә апа.

 

1991 елда өченче баласы Резеданы таба ул. Кызына 10 ай чагында аның белән тагын бер сәер хәл күзәтелә.

 

– Иремә операция булып, хастаханәдә ята иде. Ул көнне өч бала белән өйдә берүзем генә. Йокларга яттык. Төн уртасында Резедам кычкырып еларга тотынды. Баламны догалар укып тынычландырам, файдасыз, аның саен ярсый. Шулчак ниндидер караңгылыкка кереп чумдым һәм кычкырып иман кәлимәсе укырга керештем. Үзем укыйм, ә тавышым яңгырап үземә ишетелә. Янымдагы баламның елаганын да аңлыйм, тик бу халәттән чыга алмыйм. Иман кәлимәсен 3 тапкыр укыганнан соң, бер мизгелгә уянып киткәндәй булдым. Кырыемда балаларым йоклый, нарасыем гына үкси-үкси шешенеп беткән. Мин аңышкач, балам да тынычланды, изрәп йокыга талды. Мөгаен, сабыем аларның килгәнен күргәндер, шуңа куркып елагандыр. Кечкенә балалар без күрмәгәннәрне күрергә сәләтле бит, – дип дәвам итте ул.

 

Үзем Хәдичә апаны тыңлыйм, ә тәнемнән суык йөгерә. Боларның барысы да аның белән булды микәнни дип уйлыйм.

 

Аның дин юлына басуына авылдашлары сәерсенеп карый.

 

– Ул елларда халык диннән ерак, изге юлга басучылар да хәзерге кебек күп түгел иде. Дингә караш башкача булды.

 

1991 елда миңа бер авылдашымны алып килделәр. Бозганнар иде аны. Дөресен әйтим, дәваланырга алынганчы бик курыктым. Килгән кешене кире борып җибәрергә дә уңайсызландым. Чөнки аңа булыша алачагымны белә идем. Нәгыймә әбинең: “Син дәваларга тиеш!” – дигән сүзләрен искә төшереп, Аллага тапшырдым. Догалар белән өшкергәч, ул өенә савыгып кайтып китте. Беренче дәвалаган кешем шул булды, – дип искә алды Хәдичә апа.

 

Шул көннән соң аңа ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр арта. Бозык белән, җен зәхмәте, күз тиеп авыручылардан капкасының ябылган чагы сирәк була. Кешеләр дәвалый башлагач, Хәдичә апа үзенә дә чокыр казучылар барлыкка килүен аңлый.

 

– Ул чакта да төрле пычрак сүзләр ишеттереп, җанымны кыйнадылар. Үземне дә бозарга, хәтта үтерергә теләделәр.

 

Берсендә корбан ите керттеләр. Кичкә аш пешердем. Күрше кызы да керде. Хәзер безнең килен инде ул. Күптәнге гадәт буенча, шулпаны беренче иремә салып бирдем. Күңелем нидер сизде дә, тәлинкәне кире тартып алдым. Табын артында утыручылар миңа сәерсенеп карап тора. Кәстрүлдәге ашка берегез дә кагыласы булмагыз, дидем. Өшкерелгән су бар иде, башта шуны эчтем, аннары ипи белән тәлинкәдәге ашны ашап бетердем. Кашыгымны өстәлгә куйдым гына, башым ярылырдай булып авырта, эчем бора, күңелем болгана башлады. Нишләргә белми йөгереп ишегалдына чыктым. Артымнан өйдәгеләр дә иярде. Барысын да кире куып керттем. Үзем генә калып, җирдә тәгәри-тәгәри еладым. Догалар белән үз-үземне өшкереп, көчкә ашырдым. Шулпага кадәр өшкергән су эчмәгән булсам, үләсе идем. Сеңлем, исеңдә калдыр, чит кешедән ризык алып ашама. Азык белән кергән бозык үлемгә китерә. Аннан соң да вак-төяк бозымга байтак юлыктым.

 

– Ә сезне ни өчен бозарга телиләр соң? – дим, гаҗәпләнеп.

 

– Чөнки кешеләрне бозыктан арындырам. Ә ул кем ясаган, шуңа кайта. Менә теге бозыклары кире үзләренә кайтучылар мине дошман күреп, юлларыннан алып ташларга тели. Тиргәп кенә калмыйлар, үтерергә үк маташалар.

 

Ул чакта мин яшь, тәҗрибәсез, кешеләргә тиз ышанам. Шуннан соң, бу мәхшәргә түзә алмыйча, елап Нәгыймә әби янына бардым. Башка берәүне дә капкамнан кертмим, бүтән дәвалау белән шөгыльләнмим, кайбер кешедән соң үземне начар хис итәм, дидем. Нәгыймә әби мине бик орышты. “Бу уйларыңны башыңнан чыгарып ат. Онытма, син кешеләрне дәваларга тиеш. Авырсаң, өшкереп сулар эч. Миңа дәваланырга килмә, син миннән көчлерәк”, – дип, тагын шул ук сүзләрне кабатлады.

 

Өйгә кайткач, еладым. Янәдән кешеләр килде. Бу юлы кире борам дип, каршыларына чыктым. Шунда миңа бер аваз ишетелеп, авыруны кертергә кушты. Үз-үземә каршы барып булса да, кабул иттем. Килүчеләр рәхмәтләрен укып кайтып китте. Яңадан шул эшемә кереп чумдым, – дип хатирәләрен яңартты Хәдичә апа.

 

Ул чакта аның турында ишетеп, тирә-яклардан да килә башлыйлар. Нәгыймә әби дә кайбер кешеләрен аңа җибәргән. Татар Казысыннан килгәннәрне: “Үзегезнең авылда да бар, Хәдичәдән узып миңа килмәгез”, – дип борып кайтара торган булган.

 

Аның көннәр буе өйдә кешеләр кабул итеп утыруы иренең дә ачуын чыгара башлый. Ул хатыныннан бу эшен туктатуын таләп итә. Авылдашлары да Хәдичә апа янына килгән саен: “Әбиең өйдәме?” – дип чәнечкеле сүзләр белән үчекли торган була аны. Кайсы ир-ат бу хурлыкка түзәр икән? Соңыннан балалары да мәктәптән әниләре турында әшәке сүзләр ишетеп, елап кайта башлый. Ләкин Хәдичә апага килгән кешене кире борырга рөхсәт итмиләр. Ә беркөнне ире барысына да нокта куярга теләп, тавыш чыгара.

 

– Аны да аңларга була. Өйдәге эшләрне башкарырга кирәк бит, ә мин иртәдән кичкә чаклы авырулар белән утырам. Өстәвенә кешесенең теле әче. Тавыш чыккан көнне авылыбыздан бер хатын баласын алып килде. Ирем янында, аларны кире борырга мәҗбүр булдым. Бераздан сабыйны, аннан качып кына, өйләренә барып өшкердем.

 

Шул көнне төнлә белән иремнең ыңгырашкан тавышына уянып киттем. Карасам, тегенең муены шешкән, әйтерсең тире эченнән калын җеп белән буганнар. Өшкерә торгач, бернәрсә калмады, шундук юкка чыкты. Аннары тагын берничә шуңа охшаш очрак булды. Яңадан ирем миңа каршы төшмәде. Тора-бара балалар да ияләште, – дип сөйли ул.

 

Хәдичә апа гаиләдә биш кыз арасында төпчекләре. Баштарак Казанда яшәүче иң олы апасы да ышанмый аңа. Тик бер очрактан соң гына ялгышканын аңлый.

 

– Апалар кайткан иде. Иң олысын түр якка яткырдык. Ул көнне җизни башка урамда торучы әниләренә кунарга китте. Төнлә белән апаның “капка шакыйлар” дигән сүзенә урамга чыктым, беркем юк. Тегеләр икәнен аңлап, догаларымны укып, кереп яттым. Бераздан “стена шакыйлар” дип уята бу мине. “Юк анда беркем, йокла”, дим. Алайса, синең белән ятам, ди бу. Юк, шунда йокла, дип кире бордым. Икенче көнне торгач, теге: “Бүген төне буе дөбердәп чыктылар”, – ди. Шуннан соң гына миңа ышана башлады.

 

– Көненә ничә кеше килә? – дип сорашам.

 

– И-и, аларның санын кем белсен! Элегрәк 30 дан артык кеше чиратка тезелеп тора иде. Ул вакытта балалар мәктәптә укыйлар, өйдәге бөтен эшне алар башкарды. Хәзер алай итмим. Алдан шалтыратып белешәләр. Чөнки өйдә эш күп, балалар безнең янда түгел. Минем өчен мал-туарны күршеләр кереп карамый бит. Вакытым булмаса, икенче көнгә чакырам. Кайбер чакта бөтенләй кабул итмәскә дә кушалар. Шулай да, килгән кешене кире борып җибәрү читен. Үземә авыр булса да, рөхсәт итмәгәннәрен дә карыйм.

 

– Ә кемнәр кушмый? – дим, гаҗәпсенеп.

 

– Тегеләр, сеңлем. Үзем генә түгел бит. Менә хәзер дә алар минем белән. Һәрчак күзәтеп торалар.

 

– Кемнәр соң ул тегеләр? – дим, берни аңламыйча.

 

– Җеннәр. Алар мине гыйлемлеккә өйрәтте.

 

– Әби безне кечкенәдән җен-пәридән, шайтаннардан куркыгыз дип үстерде. Ә сез аларны мактыйсыз, – дим, бөтенләй аптырап.

 

– Беркайчан җен белән шайтанны бутама, сеңлем. Алар аерым, ә җен белән пәри икесе бер. Шайтаннан куркырга кирәк, ул явыз. Ә җеннәр кешеләр шикелле, аларның да әйбәтләре, начарлары бар. Адәми шайтан – иң куркынычы. Җен шайтаны бар, анысы алай ук түгел. Җеннәр дога белә. Аларның кешедән дә гыйлемлерәкләре бар. Кяфер, мөселман пәриләре була. Алар да яхшыга һәм начарга бүленә. Шуңа күрә җен зәхмәте (чалпы) белән шайтан, кеше бозыгын бутарга ярамый.

 

– Ә нәрсәсе белән аерыла соң алар?

 

– Җен зәхмәте кешегә начар пәри кагылып китсә, берәр урынга егылсаң, төрлечә иярергә мөмкин. Аны аңлатып бетереп булмый. Алар пычрак урыннарда яшиләр. Кайсы очып йөри, кайсы елан кебек шуышып. Кояш баегач, җеннәрдән энә төртерлек урын булмый. Ә шайтан бозыгын кеше ясый. Бозылырга тиешле кешегә аны шайтан алып барып җиткерә. Бу бик куркыныч. Мәсәлән, мендәр эчендә берәр шикле әйбер таптың ди. Ул анда каян килеп эләккән дип баш ватасың, чөнки сүрүдә бер тишек тә юк. Бу әйберне мендәр эченә кеше түгел, шайтан куйган була. Ә аны кеше ясаган. Әгәр бозучы сүрүгә бозыкны хуҗасы күрмәгәндә үз кулы белән тыкса, бу инде кеше бозыгы.

 

Әйтергә онытканмын икән, хәзер хәер акчалары белән дә бозалар. Соңгы вакытта ашларга да бармый башладым. Берсендә Коръән укыган җиремнән боздылар. Хәлем авырайды, табындагыларга күрсәтмәскә тырышып, көчкә утырдым. Кайткач, әллә ничә көн аягыма баса алмадым.

 

Кабатлап әйтәм, кешедә әшәкелек күп хәзер. Теләсә нәрсә белән бозалар. Бер марҗа хатыны малаен йөртте миңа. Соңгы килүендә баласы күзгә күренеп савыгып китте. Шул хатын аяк киемем эченә шпилька салды. Шуннан аягым чери башлады. Өшкереп кенә рәткә керттем.

 

Бер Алексеевск хатыны Уфада яшәүче сеңлесен алып килде. Берничә ел элек ул үзе йөргән иде миңа. Туганы урта яшьләрдә, балалары бар икән. Бер сәбәпсез телсезләнгән. Өшкерә башладым, сеңлесен бозганнар. 5 мәртәбә килергә куштым боларга. Соңгы каравымда туганы бик каты косты. Янымнан ук сөйләшеп кайтып китте. Икенче елны җәен миңа кунакка килеп, кыяр тозлаштылар.

 

Кайбер кешене өшкерә башлыйм, ул хәлсезләнеп егыла, чөнки авыруы каты була. Андыйларны йә өч, йә биш, йә җиде тапкыр чакырам. Күптән түгел бер авылга ашка барган җиремнән аяклары тиктомалдан йөрми башлаган ир-егетне өшкердем. Төне буе сызланган бу, йокламыйча, мине, хатынын сүгеп чыккан. Өшкергәч, авыру куба. Шуннан соң болар моны миңа берничә мәртәбә алып килделәр. Хатыны сөйләгәч, көлештек. Соңгысында үз аяклары белән кайтып китте. Аны да бозганнар иде.

 

Кайсына бик каты күз тигән була. Сөйли башласаң, бер китап язарлык. Мин боларны искә алып, сакланып йөрергә, шикле әйберләргә кагылмаска дип кисәтәм. Бозык икенче кешегә салынган булса да, кем беренче тота, шуны боза, – ди ул.


Сиринә БӘДРЕТДИНОВА
Ирек мәйданы
№ 5 | 30.07.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»