поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.06.2020 Ана теле

“Тукай сабаклары”. Шагыйрьнең җырны – тел һәм моң бердәйлеген тоемлавы. Ә бездә ул бармы?

Җырның икенче үзәге – тел өлкәсенә күчәргә дә вакыт җитеп килә. Җырда көй белән сүз нисбәте турында ни беләбез? Чын белгечләр ни ди? Георгий Ибушев ярдәмгә килә.

Җурналист Люция Фаршатова болай ди: “Үзенең керәшеннәре хакында меңләгән риваять, истәлек сөйли ала. Тел байлыгы җитмәсә, әйтәсе фикерен җырулары белән раслый...”. Менә бит нинди аерылгысыз бәйләнеш! Без дә сөйләмебезне баетыр өчен җырның  ана телебезне ничек куллануын анализлап карарга җөрьят иттек – шактый саллы фәнни язма килеп чыкты. Хәер, бу инде үзенә мөстәкыйль тема. Аңа күчкәнче, әле сөйләнгәннәргә йомгак сыйфатына да, алдагысына кереш сыйфатына да туры килгәнгә, бер  өстәмә- чигенеш ясап алырга туры килә. 
 
Үткән ел азагында артист Элвин Грейның чираттагы концерты “Татнефть–Арена”да булганга анда 9 мең тамашачы җыелу факты җурналистларга  концертны зур тамаша, хәтта вакыйга итеп күпертергә дәлил булды. Ничек шул хәтле халык җыелган! Моның сәбәпләрен эзләгәндә журналистлар тагын  бу  көннәрдә аеруча көчәйгән тел сәясәте шаукымына бирелделәр шикелле. Моңарчы көнбатышча башкарып мавыккан артист бу юлы программына элек тә татар эстрадасында, радио, телевидениедә актив җырланган берничә татарча җырны керткән. Бу уңайдан матбугатта, интернетта бирелгән язмаларда шушы факт үзәккә алынды. Менә  бер “баш мөхәррир” яза : Элвин Грей (Радик Юлъякшин) татар эстрадасында чын үзгәреш җиле булдырды...; Әле кайчан гына татар халкы транспортта сөйләшергә оялган..., ә Элвин Грей концертыннан кайтып баручы татарлар троллейбуста кычкырып "Уфтанма"ны җырлады. Татар җырының көчен рус телле тамашачыга сеңдерә алган кеше! Элвин Грейга - ашыгыч рәвештә Тукай премиясе!”
 
Ана телебез яшәсен, чыннан да дәүләт теле сыйфатында кулланылсын өчен кылынган һәр яңа гамәлне хуплау кирәктер, тик бу кадәр үк чамасыз, күкләргә чөеп түгелдер инде. Саташмыйк!
   
Бу сүзне-киңәшне “Сөембикә” журналыннан (№11, 2018) укыган идем. Аны күренекле мөгаллимәбез, Ш. Мәрҗани исемендәге 2нче гимназиянең директоры Камәрия ханым Хәмидуллина әйткән. Нәкъ менә телебезне саклау хакында. Телне сакларга дип төрле буш сүз сөйләүләрне, бер чиктән икенче чиккә ташлануларны ул шулай дип атый. 
   
Мин дә күрдем, тыңладым ул тамашаны. Гап-гади татар кешесе сыйфатында да, “Тел һәм җыр” темасына фәнни язма әзерләүче тел белгече буларак та бәяләдем. Бик кыска гына әйткәндә, мин анда якларга, сакларга кирәк булган  бер генә дә татар сүзен, яисә күңелгә ятышлы, татарча моң-көй ишетмәдем. Телне саклауга кагылган нинди дә булса яңалык турында әйтәсе дә юк. Бүтәннәрнең фикеренә диккать итик. Чулпан Гарифуллина (Ватаным Татарстан): “татар-башкорт-урыс телләрен бергә кушу...; күпләрне җыр сүзләрен аңлап булмавы борчыды...; җырдан тыш сөйләнгән сүзләре дә халыкка авырлык белән генә барып иреште, җырларының аерым өлешләре йотылып калды, кайбер мизгелләрдә нинди телдә башкарылуы да аңлашылмады”. Шул җурналист җырчының иҗаты белән күптәннән кызыксынучы Энҗе Ризванова фикерен китерә: “Барысы да югары дәрәҗәдә: музыка, ут...”. Татар җыры, тел турында бер сүз, бер фикер юк бит.
   
Артистның Уфада уңышлы үткән концертына да матбугат, интернет игътибарсыз калмады. Бу юлы да концертка 8 мең кеше килүенең сәбәпләрен эзләделәр. Тик биредәге матбугатта, шөкер,  телне “кайгырту” ны үзәккә куючы, әйтик, С.Юлаев премиясенә тәкъдим итүче  булмады. Югыйсә, Р.Юлъякшин Башкортстанныкы, өстәвенә әле Башкортстанның атказанган артисты исемле икәнен искә төшереп, татар теленең биредәге  төп шивәләренең берсе башкорт шивәсенә битараф булмаска тиешлеген кисәтү урынлы булган булыр иде дә бит, тик журналистларга ул күбрәк бизнес турында, аксессуар кибетләре ачарга җыенуы турында сөйләргә теләде; Тел онытылды! Хәер, моңа өмет итәргә дә кирәкми иде – күпме “саташырга” була, мондый  җырлаучыларның татар җырына, бигрәк тә аны саклау кебек изге эшкә нинди уңай кысылышы бар!?
 
Җыр урынына шау-шу акырткан эстрадачыларга карата Лена Шагыйрьҗанның кисәтү-киңәше искә төшә; “Акрынырак, микрофон тоткан егет, акырынрак!” дигән иде ул.
   
Элвинны тыңлагач, болай дип язып куйганмын: Берәр сүзе ачык аңлашылмасмы, көе-моңы булмагач, сүзе тәэсир итмәсме дип көчәнеп тыңлыйм да бит, юк шул. Шатор-шотыр тавыш баса, әллә нинди хәрәкәтләр, ут, мишура, яктырткыч-ялтыравыклар. Каләмдәшебезнең ул концертларга тел өйрәнергә килегез дип үгетләве – мәгънәсезлек, белгәнеңне дә онытып кайтырсың.
   
Гайбәт җыясым килми, шулай да бу темага татарча язылган кайбер фикерләрне теркәп китәм: Фуксия. Тукай премиясе!?. Бирерләр, бирерләр. Анын кебек микрофонга кычкыручыларга пиар кирәк бит. Югыйсә аларны шунда ук онытачаклар; Таскира. Татар Тукаена ни катнашы бар анын. Аны яулар өчен күп тырышырга кирәк әле аңа...Өнсез тавышы белән заллар жимерерлек итеп музыка акырта...
   
Шушында бүленергә мәҗбүрбез. Күп тә  үтмәде бу “ыбыр-чыбыр”ны оныттырып торган, җырыбыз язмышына чынлап торып тәэсир итәрлек вакыйга булды – 16 гыйнвар, 2019. Үзәкне өзеп ташлаган, җан өшеткеч, бөтен дөньяны тетрәткән күңелсез хәбәр китереп бәрде: рухый пәйгамбәребез, сөеклебез Илһам Шакиров вафат !!! Кинәт тын кысылып, фикер гадәттәге агышыннан тыгылып аңны, күңелне салкын өермә, ташкын бөтереп алды. Кулдан эш төште.
   
Бу көннәрне радио, телевидение туктаусыз Илһам абыйны җырлатты. Чыннан да мәңге туйдырмас моң чишмәсе, рухый хәзинә икән. Өстәвенә мәшһүр җырчыбызның халыкның шул рухый хәзинәсе, аны ничек сакларга кирәклеге турында фикерләре искә төшерелде. Нинди фикерләр! Халык акылын, тәҗрибәсен туплаган, бәяләп бетергесез  кыйммәтле сабакнамәбез бар икән! Хәзер шул хәзинәне барларга, васыять дип  кабул итеп, аны үтәү хәстәренә  керешергә кирәк. Бүген бик тә кирәк безгә шундый кыйбланамә. Безнең язмаларда гына да “үзгәреш җиле” турында күпме борчулы уй кузгалды.  Соңгы вакытта халык җырларын бозуга гына түгел, хәзерге  җырларның сыйфатына да ризасызлык еш  ишетелә. Менә ”Татарстан яшьләре”ндә  чыккан бер язма: “ Таксида Казаннан кайтып киләм. Ләйсән Гыймаева җырлый. Чү, колагыма әлләни ишетелә бит. И-и-и, карт-коры колагына ни ишетелмәс, дим эчемнән генә. Юк шул,  кабатлана. Кемнедер ана эт белән тиңли түгелме? дип, шомыраемны күреп, такси йөртүче ир кычкырып көлеп җибәрде. Баксаң, “су кебек син” ди икән бит җырчыбыз! Әмма миңа гына ялгыш ишетелмәгән. “Күп кеше “сука бит син” дип аңлап аптырыйлар”, -диде таксист.
   
Менә шундый очраклар күп булганга, үзгәреш җилен таләп итәләр дә инде, ә халык җырыннан ризасызлык белдереп түгел. Җилне нигәдер халык җырына истерәләр, ә җил  искәч, ул куптарган хәрәбәләргә аптырыйлар. Тәнкыйтьче, шул проектларны тәкъдим итүчеләр үзләре дә аның нинди булырга тиешлеген ачык әйтеп бирә алмый югыйсә.  Ә ачыкларга вакыт бит. Фал да чыгып тора – милләтебез бу арада киләчәк стратегедиясен ачыклый торган документ (“Татар өметнәмәсе”н) әзерләргә җыена. Анда җыр да үзәк урынга куелырга тиештер. Шөкер, таяну ноктабыз да бар икән – Илһам Шакиров кыйбланамәсе. Аның киңәшләренә таянырга кирәк. Каян алыргамы? Менә кайберләре генә: Тәртип ФМ радиосында аның белән Ризәлә Исмәгыйлова әңгәмәсе, Ләйлә Дәүләтованың  аңа багышланган “Адәм һәм һава” тапшыруы, Татарстан радиосында аның белән Рәзин Нуруллин әңгәмәсе, Опера һәм балет театрыннан хушлашу мәрәсимендә истәлек-хәтирәләр, Яңа гасыр каналында Илшат Әминевнең “Җиде көн” тапшыруы, Татарстан радиосында Нәсим Акмал оештырып җибәргән “Илһам Шакиров дәресләре” һәм дә бүтән иҗади казанышлар бу бурычны үтәүдә бай таяныч-чыганак була ала. Без әлегә шушы чыганаклардан алынган кайбер фикерләрне генә язмабыз  кысаларына яраштырып җиткерәбез. Менә аның кайбер сабаклары...Әгәр кешенең җанында моң яшәсә, ул беркемгә дә явызлык кылмаячак...;  Җырчы, беренче чиратта, үзенә нәрсә кирәк икәнен белмәсә, шул «кирәк»не эзләп тапмаса, беркайчан да чын җырчы була алмый.
 
Җырчы шәхес, илче, дипломат, галим дә булырга тиеш. Халкыңның үткәнен, хыялларын, омтылышын, җанын тоймасаң, әйбәт җырчы булуың икеле...; Янә: Кешенең асылы тышкы кыяфәтеннән түгел, ә эчке кыяфәтеннән тора бит. Эчке кыяфәтендә, эчке кичерешләрендә моң-хисләре, милли тойгылары калган икән, димәк, ул яши...; Коръәнне укыганда да көйләп, моңланып укыйлар. Мөнәҗәтләр дисеңме, бәетме, башкасымы - алар барысы да үзебезнең борынгы фольклорга, борынгы көйләргә, дингә кайтып кала торган нәрсәләр. Азан әйтсәң дә, көй белән, моң белән әйтелә, менә шулар халык күңеленә моңны-көйне сала баралар, менә шул саклап кала да инде милләтне...; Телисеңме-юкмы, сәясәт үзе синең иҗатыңа, тормышыңа килеп керә. Әйтик менә, бүгенге көндә үзебезнең социаль хәлебез турында уйламасак, шул хакта җырламасак, без бу җәмгыятькә кирәк тә булмыйбыз бит. Җырчы ул, телиме-юкмы, әгәр үзен чыннан да гражданин, үз халкының улы яки кызы итеп тойса, сәясәткә катнашмыйча булдыра алмый...; Милли, озын, борынгы җырларны җырлаучылар арабыздан китеп баралар. Ә халык көйләрен саклау, аларны җырлау халыкны да саклау, аның милли хис-тойгысын уяту дип атала. Борынгы, үзебезнең чын милли көйләрне җырлый алучылар юк түгел. Аларның тешләре дә үтә торгандыр. Ләкин менә хәзер шундый заман килде, бүген ниндидер җиңелчә генә көйләрне көйләп, бер колактан кереп, икенчесеннән чыгып китә торган җырларны җырлап, кул чаптырып, шуның белән уңыш казанырга теләүчеләр күбәйде...; Музыкант тормышында иң мөһиме – ничек уйнавы һәм җырлавы. Минем "Илһам" исемен йөртүем дә очраклы түгел бит. Илһамланып җырларга кирәк, тыңлаучыны илһамландырырга. Тамашачыма олы рәхмәтемне җиткерәм, алар мине илһамландыра һәм яшәртә. Татар җыры булганда, безнең халыкның киләчәге бар; Авылдашы Мәҗит Зәйнуллинның “каян килә сиңа шундый моң?” дигән соравына, Илһам абый  җавабы: Халкым моңын эчтем мин!
   
Мәшһүр җырчыбыз ана телебезне милли моң белән бер дәрәҗәдә күрде, бер дәрәҗәдә кайгыртты. “Тел һәм җыр” тапшыруларында без моңа мисалларны мул китердек. Бу көннәрдә өстәлемнән  1995 елда Рәзил Вәлиев төзеп чыгарган “Илһам” дигән китап төшми. Киләчәктә җыр язмышын хәл итәргә булышырдай киңәшләрне аннан да табып була. Менә кайбер фикер-юллар. Нәкый Исәнбәт: “Илһам бернинди ясалма эффектларсыз, хәтта кайберендә үзен гармун я оркестр белән дә озаттырмыйча, бер башына ялгыз гына чыгып та борынгы озын, моңлы “Карурман “ көен җырлап гаять зур алкышлар алуга иреште. Ул халыкның гел җиңелчә такмакка сикереп биеп кенә яшәмәвен, һәркемнең язмышында  үз кайгы-сагышы булган кебек, моңланырга да хакы булуын яклап чыкты. Чөнки Илһам үзенә генә хас матур, моңлы тавышлы һәм халыкчан аһәңле, талантлы оста җырчы булып кына калмый, ул татар көйләренең җыр-моң үзенчәлекләре турында да тирән уйланучы җырчы...; Нәби Дәүли: Бөтен Ватан сагышлары // Синең татар җырларында.   Татарстан чәчәкләрен // Йөретәсең җырларыңда; Гади сүзне син җыр иттең // Йөрәгеңнең кылларында. // Шагыйрь йөри синең белән,//Дустың булып җырларыңда; Гариф Ахунов: Тукайдан һәм Сәйдәштән соң Илһам татар халкының нәрсәгә сәләтле икәнен кабатланмас таланты, табигать бүләк иткән моңлы-самими тавышы белән яңа катламнарга ача алды; Илдар Юзеев: Халык яшәгәндә яшәр моңы,// Илһамыбыз халык яшендә; Әминә Бикчәнтәева: Минем “Кульяулык”ны җырладың син, // Күңел биреп һәрбер сүзенә...; Атилла Расих: Миңа үз гомеремдә татар халкының бик күп җырларын тыңларга туры килде. Әмма Илһам кебек моңлы һәм нюансларын җиренә җиткереп чын татарча җырлаучыны белмим; Туфан Миңнуллин: Бүген иртән радиодан аның концертын тапшырдылар. Гаҗәеп тавыш, гаҗәеп моң!... Талант талантсызлардан шуның белән аерыладыр: ул табигать биргән байлыгы белән сату итмидер... Күңелендә шуның чаклы моң саклаган кешенең күңел кыллары да бик нечкәдер. Ул без сизмәгәнне сизәдер, без тоймаганны тоядыр; Гәрәй Рәхим: Ватандарлык, илгә тугры булу // Горур яңгырый алар моңында.// Алар моңы безнең иң-иң татлы, // нечкә хисләр булып агыла; Тукай сүзе, Сәйдәш музыкасы,// Юллаучысы – Илһам Шакиров; Рәдиф Гатауллин: ...Җырчы суза иң мөкатдәс халык көен.// Сокланалар залда: Каян бу кадәрле моңы, бу соң кайда үскән бала? // Ә ул белә:// колагында гомере буе башак җыры,// йөрәгенә кагылып иген, арыш дулкынлана анда;  
Ләбибә Ихсанова: ...Кояш кебек кайнар йөрәгең аша, халкыбызның моң-сагышларын күңелләребезгә кайтарып бирәсең дә, анда мең төрле сурәтләр – давыллы диңгезләр, кара урманнар, биек таулар, якты таңнар тудырасың. Бөек рәссам син, Илһам Шакиров! Фаил Шәфигуллин: Бөек тылсымчыдыр ахрысы син,–//Гади кеше генә түгелдер.//Синең җырлар үзләре бер дөнья,//Сине тыңлау – үзе бер гомер!  Мөсәгыйт Хәбибуллин: Борын-борын заманда ак сакаллы олуг бабаларыбыз кансыз вә вәхшиләргә тиң шәфкатьсез ханнарны кылыч белән түгел, җыр белән, моң белән җиңгәннәр. Шушы җиңү килде сиңа бүген, моңдар дус Илһам! Җырың, моңың күңелләрне актарырдай, тавышың-аһәңең белән ак тәхетләргә менеп утырырдай дан килде сиңа;   Рәшит Әхмәтҗанов: ...Чорларны җырлар күтәрде биекләргә,// Бүлештеләр безнең белән – нәрсә авыр.// Ә туган тел безнең шикелле икән бит,–//Көлә дә һәм... үкси-үкси елый да ул.// Туган тел алсу байрак ул: кирәк чакта// Кайрак икән – кылычыңны бирә кайрап,// Ул җиргә язлар китерә ала икән //Кыш көне дә сандугачлар кебек сайрап; Шамил Маннан: Әллүкиләр, Зиләйлүкләр кайта,//Сихәт алып синең җырлардан.//Җырлый-җырлый кайта Кол Галиләр,//Болгар калка шанлы чорлардан; Лена Шагыйрьҗан: Син җырлаган чакта дөнья гүзәл,// авырлыклар килсә, аңа түзәм.// Бер канатсыз киңлекләргә очам.// Бер корабсыз дәрьяларны гизәм; Марсель Галиев: “Кара урман”... бу җыр күңелеңә, җаныңа күчкән борынгылар авазын уятып бирә, сүнгән учакны тергезгән кебек; Флюра Низамова: Күз карашын, һәрбер хәрәкәтен //Хәтерегез алсын изге күреп; Сискәндерә бер сүз: “Ул да фани...”// Тик бер өмет җанда –Җыр мәңгелек!
   
Мәшһүр җырчыбыз белән халык аның “Мәңгелеккә китеп барам” дигән догага тиң җырын тыңлап, кушылып җырлап саубуллашты. Шөкер, урыны җырыбызныкы кебек үк мәңгелектә булыр.
                                   Илдар Низамов,
                           филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 04.06.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»