поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
30.07.2010 Җәмгыять

КАЗАН "КҮКТЕРӘҮ"Е

Моңарчы без йөзәр катлы йортларны “Голливуд” фильмнарында гына күрә идек. Алар Нью-Йорк шәһәрендә инде күптәннән бар. Озакламый шундыйрак “күктерәү” Казанда да барлыкка киләчәк. Төзүчеләр инде аның 26 катын күтәрделәр.

Шунысы бар, ул Америкадагы шикелле үк биек булмый, әмма, бу башкалада беренче күктерәү. Әлбәттә, Казансу елгасы ярында 25 катлы “Ривьера” кунакханәсе балкып тора, тик Патрис Лумумба урамында төзелүче 122 метрлы “Лазурные небеса” дип атала торган яңа торак комплексы биеклеге буенча аны шактый узып китәчәк. “Союзшахтоосушение” фирмасы салучы 37 катлы (шуларның икесе техник катлар) бу бина Казанда беренче “күктерәү”. Күбегез “Ривьера”ны да шулар рәтенә кертеп булмый мени?” диячәк. Андый исемлеккә биеклеге 120 метрдан да түбән булмаган, ягъни, кимендә 40 катлы биналарны кертәләр икән. Ә “күктерәү ” дип, үзенең өске өлеше белән болытларның беренче катламына тия торган йортларны атыйлар. Тулаем санаганда "Лазурный берег" кырык каттан тора. Өстәге 37 катыннан кала, аның тагын өч каты җир астында. Бу катлар машиналар кую өчен. Кыскасы, озакламый казанлылар үзләренең “күктерәүләре” белән күкрәк киереп мактана алачак. Әлбәттә, бу кадәр биек бинаны сафка бастыру өчен бик зур акчалар кирәк. Мондагы фатирларның бер квадрат метры 100 мең сумнан да арзанрак булмас дип белдерсәләр дә, аларның яртысы инде сатылган. Байлар, югары катлардан күренгән гүзәллеккә кызыгу сәбәплеме, бу биек йортта яшәргә бик теләп ризалашкан.

 

 Казанда булачак биек йортлар “Лазурные небеса” торак комплексы белән генә чикләнми. Озакламый “Союзшахтоосушение” фирмасы "Танковая" боҗрасы янында 190 метрлы 50 катлы “Дневной дозор” исемендәге йорт төзи башларга исәпли. Шулай ук берничә елдан Ершов урамында, (элеккеге “Акчарлак” рестораны урынында) 165 метрлы кунакханә төзү дә күздә тотыла. Кыскасы, Казанның биек-биек йортларга күмеләсе алда әле.

 

Халыкның мондый әкәмәт биек йортларга ихтыяҗы бик зур икән. Алар аны, башка биналардан аермалы буларак, югары сыйфатлы, заманча җиһазландырылган, өр-яңа технологияләр кулланып төзелгән эксклюзив торак кебек кабул итәләр. Бу чыннан да шулаймы? “Лазурные небеса” торак комплексы проектын төзегән “Агхай” фирмасы генераль директоры Альберт Гомәр улы Хәйретдинов белән шуны ачыклап утырдык.

 

– Альберт Гомәрович, мондый уникаль йортның проектын төзү өчен Казандагы барлык оешмалар арасыннан нәкъ менә сезне сайлаганнар. Моның берәр сере бармы?

 

– “Лазурные небеса” торак комплексын безнең белән күптәннән хезмәттәшлек итүче “Союзшахтоосушение” фирмасы төзи. Аның генераль директоры Рөстәм Мирзаханович Зәйнуллин белән мин 1992 елны чит илдән кайткан офицерлар өчен булачак йортның проекты өстендә эшләгәндә таныштым. “ТР Хәрби комиссриатында подполковник дәрәҗәсендә хезмәт иткән чагында ул әлеге төзелешне җитәкләде. Шуннан бирле Рөстәм Мирзаханович төрле проектлар белән еш кына безгә мөрәҗәгать итә башлады. Еллар узган саен бер-беребезгә карата булган ышаныч һәм хөрмәт арта барды. Ул безнең тәҗрибәгә һәм осталыгыбызга тулысынча ышана, шуңа күрә яңа төзелеш килеп чыкса, кемгә мөрәҗәгать итәргә дип озак уйлап тормыйча, тиз арада миңа чылтырата.

 

– Проектны эшләгәндә нинди кыенлыклар туды?

 

 -2006 елда без проектны Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университеты профессоры Рамиль Равилевич Аитов белән берлектә әзерләп тәмамладык һәм 2007дә экспертизага бирдек. Әмма анда ул бик озакка тоткарланды. Төзүчеләр котлован казый башлаганда, экспертиза ясарга тиешле оешманың 100 метрдан да югарырак йортларны тикшерергә хокукы юк булып чыкты. Ә “Лазурные небеса” ның биеклеге – 122 метр . Җитмәсә, алар бинаны проектта 4 катка кыскарттылар. Бүгенге көндә оешманың кирәкле хокуклары барлыкка килде һәм без тагын бер тапкыр экспертиза үткәрү артыннан йөрибез. Шулай ук йортның проектын төзегәндә Татарстанда аның өчен кирәкле норматив документларның юклыгы ачыкланды. Аларны Мәскәүдән кайтартырга туры килде.

 

– Альберт Гомәрович, бу торак комлексын төзегәндә яңа технологияләр кулланасызмы?

 

– “Лазурные небеса” шәһәребез өчен бик мөһим объект. Шуңа күрә аның проекты өстендә эшләгәндә без вак-төяк детальләрне дә исәпкә алдык. Бөтен торак комлексын өч электр станциясе ут белән тәэмин итәчәк. Шуларның икесе-шәһәр электр челтәренеке, ә берсе – дизель электр станциясе. Йортта ут беткән очракта, автомат рәвештә өченче станция эшләп китәчәк,ягъни, лифт туктаса нишләрбез дип кайгырасы юк, ул бервакытта да хезмәт итүдән туктамаячак.

 

Йортның беренче катында бина белән идарә итү үзәге( центр управления зданием) урнашкан. Анда бу торак комплекста яшәүче кешеләр турында мәгълүмат тупланган. Берәр фатирда янгын чыга калса, аның турында хәбәр тиз арада үзәккә килеп ирешәчәк. Бу йортка гади кеше берничек тә керә алмый. Саклык хезмәте компьютерында һәр яшәүче хакында мәгълүмат бар, чөнки комплекс эчендә алар пластик карта белән генә йөрергә тиеш . Кеше алгы ишектән килеп керүгә, видеокамералар аның исем-фамилиясе, кайсы фатирда яшәве турында мәгълүматны компьютер мониторына чыгара. Аның һәр хәрәкәтен күзәтеп, фатирына кадәр “озатып” куялар. Торак комлекста янгын чыккан очракта, бөтен ишекләр автомат рәвештә ачыла һәм кешеләр бернинди каршылыксыз тышка чыга алачаклар. Бу йортта кибет, бар, кер юу һәм киемнәрне чистарту хезмәте эшләячәк. Йортның бөтен каркаслары, материаллары заманага туры китереп эшләнгән. Проект буенча түбәсендә вертолет төшү өчен мәйданчык та каралган.

 

Бинаны һәрдаим күзәтеп торачаклар. Мәсәлән, күптән түгел генә аның 26 этажы була торып, грунтка бары тик 6мм га гына утырганлыгы ачыкланды. Бу бик яхшы күрсәткеч, чөнки проект буенча ул 26 см булырга тиеш иде.

 

– Америкада “небоскреб”лар җил аркасында селкенә диләр. Казандагысында андый тайпылышлар сизеләчәкме?

 

– Бу йорт проект буенча 7 см га авышырга мөмкин. Чынлыкта исә, без аны 5мм дан да күбрәк тайпылмас дип уйлыйбыз. Ул Америкадагылары кебек әллә ничәшәр метрга селкенмәскә тиеш, чөнки безнең бина алардагы кебек биек түгел.

 

– Альберт Гомәрович, теләсә нинди йортның эшләү срогы була. Казан “күктерәүве" ничә елга исәпләнгән?

 

– Аның эшләү вакыты чикләнмәгән. Күпчелек йортлар физик түгел, ә мораль яктан искерәләр бит. Мисал өчен, Мәскәүдә Хрущев заманында төзелгән биналарны җимерәләр. Ә бит аларның берсе дә шулкадәр начар кыяфәттә түгел. Кеше хәзер зур мәйданлы фатирларга игътибар бирә. Менә бу “Лазурные небеса”да бер бүлмәле фатирның мәйданы- 80 кв. метр. Мондый иркенлек моңарчы бик сирәк күренә иде. Сатып алучыларның ихтыяҗлары үзгәрде. Хәзер алар йортларында өч бәдрәф һәм өч ванна булуын телиләр. Бу йорт берәрсен туйдырганчы яки яңа технологияләр уйлап табылганчы торачак.

 

– Гадәттә, югары катларга бетонны кран ярдәмендә күтәрәләр. Менә бу 35 этажлы йортка аны ничек кудыртырга?

 

– Төзелеш башланыр алдыннан ук Германиядән “Липхер” маркалы кран һәм бетон кудыртучы махсус насос җайланмасы кайтарттылар. Миксерлар бетонны җирдәге “савытка” салалар, ә насос аны теләсә нинди югарылыкка күтәрә.

 

– Мондый биек йортны төзү өчен нинди бетон кирәк?

 

– Йортларны гадәттә 300 яки 350 маркалы бетон белән төзиләр. Безнең “небоскреб”та исә, аскы катларда 750, ә югарыда 550 маркалысы кулланыла. Ягъни, бу бинаны ныклы итеп төзү өчен махсус тыгыз бетон кирәк.

 

– Бу йорт 35 катлы булганлыктан, лифтта менгәндә кыенлыклар тумасмы? Монда халык галәмәт күп яшәячәк бит. Лифт аларның барысын да ташып бетерерме?

 

– Йортта, кимендә, биш лифт эшләячәк. Алар бер секунд эчендә ике метр ара уза. Чагыштыру өчен: гади биналарда лифтның тизлеге-секундына ярты метр.

 

– Альберт Гомәрович халыкның югары катларга су менеп җитми дип зарланганын ишетергә туры килә...

 

– Әлеге йортта фатирларны су белән тәэмин итү өчен 4 насос станциясе каралган. Алар подвалның беренче катында урнашкан. Шул исәптән янгын сүндерү станцияләренә су кудыртучы насос та бар. Югарыдагы катларга су барып җитмәгән очракта, басымны арттыру җайланмасы каралган. Су килеп җитмәс дип кайгыру өчен бернинди сәбәп тә юк.

 

– Казанда мондый күктерәү барлыкка килүе ни дигән сүз?

 

– Казаннан зуррак шәһәрләрдә дә мондый йортлар юк бит. Аның барлыкка килүе башкалабызның дәрәҗәсен арттырачак. Әлбәттә, ул йортта акчалы кешеләр яшәячәк, чөнки бер кв.метр торакны йөз мең сумнан да арзанрак сатмаслар дип көтелә, әле бу да соңгы мәгълүмат түгел, алга таба фатирларны нинди бәягә сатачакларын беркем дә төгәл белми. Билгеле инде, монда торучы кешеләр бик каты горурланачаклар.

 

– Альберт Гомәрович, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, уңышлар сезгә!


Рәсим ХАҖИЕВ
Татарстан яшьләре
№ 13 | 29.07.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»