поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
02.06.2020 Язмыш

"Бу мәхшәр ничек ничек онытылсын?!"

Йөзгә якынлашып килсә дә, Хафизә әби капка төпләренә чыгып утырырга ярата. Бигрәк тә ел фасылы язга борыла төшеп кояш нурларын мулрак сибә, җир өстенең яшел хәтфә белән каплануы көннән-көн ныграк сизелә башлаган көннәрдә.

Ә инде өйләре каршындагы бакчада сирень, келәтләре янындагы шомыртлары чәчәккә күмелсә, ул аларның хуш исләреннән айный алмый утыру өстенә, еракта калган бала, үсмер елларына әйләнеп кайта.

 
Үзен белә башлаганнан бирле шул агачлар белән дус булды ул. Бигрәк тә шомыртлары күңеленә нык кереп калды. Бу агачлар май ае башларында ук шау чә­чәккә күмелеп үзенең борыннарны ярып керә торган хуш исе белән бер кинәндерсә, җимеше белән көзгә кадәр шушы нигез балаларын гына сыйлап калмыйча, күрше-күләннекеләргә дә өлеш чыгара иде. Чөнки коелы бакчаларындагы карлыганнары өлгерү белән җыеп алынса, шомыртлары бөтенләе бе­лән балалар карамагына кала иде.
 
Халык телендә «Бәлә­кәй бакча» исемен алган, аларда үскән, каралты-кураларны бизәп торган сирень, шомырт агачларының Хафизә күңелендә аерым бер урын алып торуының тагын бер «сере» бар. Нәкъ менә шушы агачлар, тәмле исләрен җи­һанга таратып торган май көннәренең берсендә, аның беренче һәм соңгы мәхәббәтенең ша­һиты да булдылар.
 
Каһәр төшкән сугыш башланмаса, күрше авыл егете Хуҗиәхмәт белән башланган бу мәхәббәт тарихы, бәлки, дәвам итәр, аның җимешен дә татырлар — балалар үстереп, күпләр, бик күпләр кебек шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып яшәрләр иде.
 
Юк шул, алай килеп чыкмады. Кемнәрнең ге­нә язмышын үзгәртмәде бу сугыш. Хужиәхмәтенең дә хәбәрсез югал­ганын үзе дә фронтта чакта белде ул.
 
Ватан азатлыгы өчен барган бу сугыш тәмамлануга да әнә ничә еллар үткән. Быел җитмеш биш ел тула икән инде. Шул уңай­дан мәктәпләрдә укучылар белән очрашулар узачак диләр. Хафизәне дә чакырып киттеләр.
 
Элеккерәк еллардагы очрашуларда аңа еш кына­:
 
— Фронтта чакта хәтерегезгә нык уелып калган вакыйгалар турында сөйләгез әле? — дигән сорауны еш бирәләр иде.
 
Хәтеренә нык сеңеп калган вакыйгалар сугышның беренче көнендә үк башланды Хафизә өчен. Казандагы медицина училищесында укыган кыз, район үзәгенә кайтып бераз тәҗрибә туплагач, янә үзе укыган шәһәргә килеп эшли генә башлаган иде. Сугыш башланган егерме икенче июньгә каршы төн аның эш сменасына туры килде. Авыруларның кайсысына укол ясап, дарулар өләшеп, хәлләре авыр булганнарның хәлләрен белешеп, сырхауханә тормышына гына хас булган мәшә­катьләрдән соң фатирына кайтып ял итәргә яткан гына иде ул. Күп тә үтми ишек шакыганнарын ишетте.
 
— Кәримова Хафизәгә повестка! Бер сәгать эчендә ул хәрби комиссариатка килеп җитәргә тиеш. Җитдилеге йөзенә чыккан кизү егетнең боерулы тавыш белән әйтелгән сүзләреннән соң, Хафизәгә авылларындагы әти-әниләренә хәбәр итәргә дә өлгермичә, юл капчыгын хәзерләргә туры килде.
 
Шул көннең төнендә үк вагоннарга утырып юлга чыккан һәм беренче тәү­лекләрдә тоткарлыксыз алга барган сугышчыларда гитлерчыларны «бүрек атып» җиңүгә ышаныч ныгый гына барды.
 
Калининград юнәлешенә юл тоткан солдатлар Белостокка җиткәч бөтенләй икенче күренешкә тап булдылар поездда. Моңа кадәр тоткарлыксыз барулары немецларның бу җирләрне басып алырга өлгермәгәнлекләреннән генә булган икән.
 
Китте чигенү, китте ыгы-зыгы. Канатлары ас­ты­на кара тәре төшерелгән дошман самолетлары әле аннан, әле моннан килеп чыгалар да, бомбаларын ташлый-ташлый әйләнеп йөргәч, юк та булалар. Алардан соң бомба астына туры килгән солдатларның үле яки яраланган гәүдәләре, җимерелгән машиналар, арбалар күзгә ташлана. Кемдер кычкыра, кемдер ың­гыраша. Тыпырчына-тыпырчына атлар җан бирә.
 
Кешеләр белән тулган юлларда хәрби киемле­ләрне дә, атларын җиккән арбаларына балаларын утырткан, сыерларын бәйләгән гади кешеләрне дә күрергә була иде. Бу мәхшәр ничек хәтереңдә уелып калмасын да, ул ничек онытылсын?!
 
Башта Минск шәһәренә кадәр, аннан соң Сталинградкача чигенделәр Хафизәләр. Бөек Ленин эшен дәвам итүче « халыклар атасы» — Сталин хөр­мәтенә кушылган исем­не йөртүче бу шә­һәргә якынлашканда тагын бер мәңге онытылмаслык хәлгә дучар булды Хафизә.
 
Ул көнне чигенүчеләр­не дошман самолетлары бом­бага тотканнан соң бастырып диярлек танклары куып җиттеләр. Аларга сыланып диярлек атлаучы немец солдатлары рәттән кырып-себереп киләләр. Баштанаяк коралланган, беләкләренә кадәр җиң­нәрен сызганган фашистлар беркемне, бер нәрсәне аямыйлар. Аяк өстендәгеләрне генә түгел, кул-аяклары өзелеп, торырлык хәлдә булмаганнарны да атып үтереп баралар. Нишләргә? Хафизәнең башына кылт итеп үлгән солдатны кочаклап ятарга дигән уй килә. Беренче ярдәмне күрсәтә торган санитар сумкасын ян ягына аскан хәлдә, ярым чалкан яткан солдатның түшенә башын төртеп, кочаклагандай иткән хәлдә «катып» кала ул. Фашистлар күрәсең аны да үлгән дип уйлап, үтеп китәләр. Менә шул вакытта Хафизә дөньяга икенче тапкыр «туа». Укучылар белән очрашулар вакытында искә алганда гына түгел, йоклап ятканда да шушы эпизод төшенә керсә, сискәнеп, тирләп уяна ул.
 
Әнә шундый шартларда Сталинградның үзенә ка­дәр исән калып чигенә ал­ган кызның алдагы фронт көннәре сугыш кырында яраланган солдатларга беренче ярдәмне күрсәтү, аларны ут астыннан алып чыгып, госпитальләргә озату белән узды.
 
Идел ярындагы бу шә­һәрне басып алу өчен фашистларның нинди көч куюлары, һәр урам, һәр йорт өчен барган сугышлар турында матбугатта аз язылмады. Дошман һәр атака алдыннан безнең позицияләрне артиллерия һәм миномет утына тотты, самолетларыннан бомбалар яудырды. Мондый һөҗүмнәрдән соң совет сугышчыларының сафлары нык сирәгәя, хәрби табибларга, медицина хезмәткәрләренә эш бермә-бер арта иде. Хафизәгә дә тәүлегенә өч-дүрт сәгатьтән артык ял итәргә туры килмәгән көннәр күп булды. Моңа көне-көне бе­лән бер тозлы балык, йөз грамм сохари белән туклануны да өстәсәң, медикларның хәлен күз алдына китерү кыен түгелдер.
 
Сталинград өчен барган каты сугышлар совет гас­кәрләре файдасына таба борылган, фашистларның Паулюс җитәкчелегендәге алтынчы армияләре тар-мар ителгән, исән калган солдатлары әсир алынган иде инде. Яралы солдатларны вагоннарга утыртып тылдагы госпитальләргә озату мөмкинлеге туды. Ә моңа кадәр фашистлар артыгы белән узындылар. Яралыларны Идел буе шәһәрләре госпитальлә­ренә тарату өчен пароходларга урнаштырып елга өстенә чыгулары була, кара тәреле самолетлар килеп тә җитә. Алар өчен кызыл хач билгесе бармы-юкмы — бомбага тотуларын гына беләләр. Хафи­зәнең күз алдында гына да өч пароходны батырдылар кабәхәтләр. Су өсте үлеләр һәм яралылар бе­лән тулды. Койкага береккән хәлсез яралылар түгел, сау-сәламәт солдатлар өчен дә елганы кичү зур проблема булган ул вакытта меңнәрчә яралылар су төбенә китте.
 
Бервакыт, үз вагонындагы ике дистәдән артык яралы содатларның хәлен янә бер кат белеп чыкканнан соң, Хафизә үзләренә тәгаенләнгән купега кереп утырды. Әллә җанына тынычлык таба алмаудан, әллә туган якларга кайту (бу юлы алар Казанга таба юл тоталар иде) тойгысын җирсү-сагыну биләп алганлыктан, Хафизә бер шөгыльсез утыра алмый иде ул минутларда.
 
Нишләргә соң әле? Әнә купеның бер почмагында шинельләр өелеп тора. Кыз тотты да шуларны саный башлады. Берәү, икәү, өчәү...өемнең яртысына җитәрәк шинельләр кыймылдагандай иттеләр дә, кинәт төрле якка чәчелделәр. Аларның асларыннан бер ир-ат килеп чыкмасынмы!? Аның тураеп басуы булды, Хафизәне бер якка этеп җибәреп купе ишегеннән чыгып чабуы булды. Ни-нәрсә әйтергә өлгерми дә калган кыз аның артыннан атлауга, ирнең тамбурга таба уктай атылуын гына күреп калды.
 
Вагоннар составын озатучыларны табып, хәлне сөйләп биргәнче теге ирдән җилләр искән иде инде. Белешә-сораша торгач аның вагоннан сикереп төшеп калганы ук аңлашылды.
 
Шунда ук вагонны карау-тикшерү башланды. Күп тә үтми, бу кешенең нинди максат белән йө­рүе ачыкланды. Шушы ук купеның өске каттагы киш­тәсеннән бер чемодан табып алдылар. Ачып карасалар...йә, Хода, чемодан эче тулы тиф авыруы тарата торган бетләр бе­лән тулган. Бу адәм актыгы мә­керле планын тормышка ашырган булса, тагын күпме сугышчының гомере өзелгән булыр иде икән?..
 
Сугыш башлануның беренче көненнән алып күпме генә вакыйгаларга тап булырга туры килсә дә, Хафизәнең мондый очракка таруы беренче тапкыр иде. Бу очрак аңа уяулыкны бер генә минутка да югалтырга ярамый дигән фикерне тагын бер кат исбатлады.
 
Очрашуга чакыру килгән саен менә шулай, сирень бакчасыннан килгән хуш исләрне сулый-сулый, күңеленә фронт еллары сеңдереп калдырган вакыйгаларны янә бер кат хәтерендә яңартып ала ул. Дөрес, аның яшь буынга сөйләргә теләп тә, сөйләми кала торган тагын бер вакыйганы һич кенә дә онытасы юк.Бер барып-кайту вакытында үзе турыдан-туры катнашкан очракны исенә төшергәндә ул хәзер дә тетрәнмичә кала алмый.
 
Бөек Ватан сугышы тәмамланганга бер ел тулган көннәрдә яралылар белән чираттагы сәяхәткә чыктылар алар. һәр вагонда егерме ике «төенчек». Үзара сөйләшкәндә чигә­ләре зарарланган, борыннары өзелгән, телләре асылынып торган солдатларны «челюстный»лар, ике аяксыз, ике кулсыз калганнарны әнә шулай «төенчек»ләр дип атыйлар иде. Пермь ягына барырга чыкканында Хафизә вагонына да берничә «төенчек» туры килде.
 
Баралар, вагондагылардан кемне дә булса каршы алырга тиешле станцияләрдә, платформаларда туктап алалар. Хафизәнең дә «төенчек»ләре кимегәннән-кими бара.
 
Шулай юлны дәвам итә торгач Пермь шәһәренә дә килеп җиттеләр. Ике кулсыз, ике аяксыз улын каршы алырга карт ана төшкән. Икесенең дә күзләреннән яшь ага. Ана бер ялгызы яши икән.
 
— Мин ничекләр итеп карыйм сине.Үзем дә көчкә генә йөрим бит, — ди ул, калтырана-калтырана яшь аралаш. Ана белән улның гына түгел, бу хәлне күреп торучыларның да күзләреннән чыккан яшь битләр буйлап тәгәри.Шул чак сугыш тәмамлануга елдан артык вакыт үтүгә карамастан, гимнастеркасын салмаган, түшендә орден-медальләре ялтырап торучы, бер тезе турыннан агач аяклы ир болар янына килеп, ана кешегә сүз кушты:
 
— Мать, радуйся! Сын твой жив ведь.Там многие остались.
 
— Все это я понимаю. Многие погибли. Но мне самой нужен человек, который бы за мной ухаживал.
 
Бу сүзләрдән соң Хафизәгә үз «төенчеген» яңадан инвалидлар арбасына утыртып, үзләре килгән вагонга кире алып кайтырга гына калды.
 
Маршрут буйлап бару дәвам итә. Пермьнән кузгалып китәләр. Хафизә вагонындагыларны гына түгел, бөтен составны тетрәткән «Ана — ул» вакыйгасы вагон эчендәгеләрнең теленнән төшми. Берәүләр ананы яманлаудан тартынмаса, икенчеләр сугышны, аны баш­лаган Германияне каһәрлиләр. Арада тын гына утыручылар да юк түгел. Андыйлар, мөгаен, үз язмышлары турында уйланып, үзләре шундый хәлдә калмабызмы дип борчылганнардыр.
 
Кем генә, нинди генә нәтиҗәгә килмәсен, ул баруда Хафизәгә тагын бер шундый очракның шаһиты булырга туры килде, һәм, ни кызганыч, үзе озата торган вагондагы икенче бер «төен­чек»нең өлешенә туры килде ул.
 
Бу юлы тукталыш пла­тформасына өч баласын иярткән урта яшьләрдәге хатын килгән иде. Ике улы, бер кызы әле култык астыннан узмаганнар, биш-алты яшьтән артыкны бирерлек түгелләр. Ябыклыклары тырпаеп торган иңбашларыннан тыш, утырып калган күзләрендә, саргаеп лимон төсенә керә башлаган йөзләрендә дә чагыла.
 
— Мин бу гарип белән нишлим, әнә болар бе­лән дә чәчем агарып бет­те инде. һәр көнем: «Балаларыма ни ашатыйм?» — дигән сорау белән уза минем, — дип каршы алды ул, инвалидлар арбасында утырган ике кулсыз, ике аяксыз ирен. Ни гаҗәп, өч баланың берсе дә: «Әтием, әтием минем!» — дип кычкыра-кычкыра аталары янына йөгереп килмәде ул чакны. Әни­ләренең итәгенә сырыша гына төштеләр. Күрәсең, түшендә орден-медальләре ялтырап торган, аркасында солдат капчыгына күчтә­нәчләр тутырылган әтине көткәннәрдер алар. Ә монда әнә ялварулы карашлы, урыныннан да кузгала алмый торган ит бүкәне.
 
— Мин аны хатында безне сынар өчен генә: «Ике аяксыз, ике кулсыз калдым», — дип яздыргандыр дигән идем. Ә ул әнә чыннан да шундый хәлдә икән. Нишлим мин аның белән. Хөкү­мәт шундый хәлгә төшергән икән, үзе карасын...
 
Күзләреннән туктаусыз яшь аккан, үзенең чит-ятларга түгел, хатынына, балаларына кирәге калмаганын аңлаганнан бөгелеп төшкән атаны үзләренең вагонына таба алып барырга кузгалганда Хафизәнең колагында хатынның әнә шул сүзләре яңгырады. Ә поезд бу платформадан кузгалып киткәндә балалары белән хатын басып торган урында җилләр генә исә иде.
 
Мондый эпизодларны, мондый вакыйгаларны күп тапкырлар яңарт­ты хәтерендә Хафизә сугыш турында сөйләгән вакытларда. Әмма менә «төенчек»­ләргә бәйлесен, аның кү­ңеленә аеруча нык сеңеп калганын гел читләтеп үтте ул. Сәбәбеме? Сәбәбе — шактый тирәндә ята иде.
 
Ничек инде ул баштан-аяк коралланган, ярты Европаны басып алган фашистлар Германиясе ка­дәр көчле илне җиңгән совет халкы арасында үз улларыннан, үз ирләреннән баш тарткан кешеләр булсын?! Мондый хәлнең булуы мөмкин түгел. Була калган очракта да коммунизм төзүче яшь буынны шундый да тискәре мисаллар белән тәрбиялиләрмени!?
 
Бу фикерне читләтеп тә, турыдан-туры да әйттеләр аңа. Быелгы очрашуда ни­һаять сөйләр Хафизә әби бу хакта. Соң­гы елларда шундый да каты бәгырьле кешеләрнең барлыкка килүе, ата — улны белми торган бүгенге көннәрнең башы сугыш китереп чыгарган афәткә барып тоташ­мыймы икән? Ирләр ара­сында гына түгел, хатын-кызлар арасында да шактый киң таралган эчкечелектә «наркомовскии сто грамм» ның да роле зур булды дигән фикер дә яңгырый хәзер. Хаклык бармы бу сүзләрдә? Бәлки бардыр да.
 
Сугыш башлангач, имеш, Сталин патша генералы булган берәүне чакыртып алган да: «Фронтта солдатны тоту өчен нәрсәләр кирәк?» — дигән сорауны биргән. Тегесе: «Өч «С» — сало, сухари, спирт булганда солдатны яу кырында яшәтеп була», — дип җавап биргән.
 
Эчкелек дигәннән, бу зәхмәтнең зыянын Хафизә әби үз җилкәсендә дә аз татымады. Үзе кебек үк сугышның башыннан алып ахырына кадәр фронтта булган Шакирҗан белән егерме ел бергә яшәп тә, берсенә ата, икенчесенә ана булу бәхете тимәде аларга. Нигә инде яшереп торырга: Шакирҗаны да шушы «яшел елан»нан өзелеп тормады. Аз гына төшереп алдымы, те­лендә: «Фронт булып фронтта да без спирттан аерыл­ма­дык» — дигән сүзләр булыр иде. Ә туган авылында меңлә­гән балага кендек әбисе булган Хафизә әбинең үзенең дә нәселен бик калдырасы килгән иде. Табигать та­рафыннан йөкләнгән Ана дигән бөек исемгә ия булу өстенә, яу кырында ятып калган ир туганнары хөрмәтенә төп йортның учагын сүндермәс өчен дә килгән иде ул бу дөньяга...

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 02.06.2020
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»