поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.06.2020 Шоу-бизнес

"Тирләп-пешеп...": Җәвит Шакиров әле дә саклаган гадәте турында сөйли

Күпләр бакчаларына яшелчә орлыгы чәчеп, бәрәңгесен утыртып бетерде дә инде. Беренче чүп чыкканчыга кадәр бераз хәл алырга да мөмкин хәзер. Ә татар артистлары бакча белән дусмы? Алар бакча эшләрен үз итәме? Сорауларга җавап эзләп, бакча эшләрен яратучы берничә танылган артистка шалтыратырга булдык.

Гөлнара Габидуллина (җырчы): 
 
– Бакчада эшләргә яратам. Ике ай авылда, әниләр янында булдык. Андагы бакча эшләрен төгәлләп килдек. Авылда помидорлар утырткан идем, шуларны күчерергә дип шәһәргә кайттым. Бу – бакча эшләрен яратуның бер билгеседер дә. Бакчада кыяр, помидор, җир җиләге, бөтнек, чия, кура җиләге үстерәбез. Суган һәм сарымсак утыртмыйм, чөнки авылдан алып киләм. Алар белән мәшәкатьләнеп ятмыйм. Аннары, Казандагы бакчабыз зур түгел, шуңа күрә күбрәк кыяр белән помидор үстерәм. Аларны тозларга да, ашарга да яратабыз. Быел алма бик күп булырга охшап тора, алмадан кайнатма ясаячакмын.
 
– Мул уңыш алу өчен нәрсә эшлисез?
 
– Яхшы уңыш алу өчен үсемлекләр белән сөйләшергә кирәк. Мин помидорларым белән гел сөйләшәм. Кайвакытта ирем дә: «Кем белән сөйләшәсең соң син?» – дип сорап куя. Яшелчәләргә «үсегез, мул уңыш биреп, безне сөендерегез» дип назлап дәшсәң һәм эшеңне яратып башкарсаң, уңыш алырга мөмкин.
 
Эльвира Хамматова (җырчы): 
 
– Бакчада эшләү – ял итүгә тиң. Монда бөтен проблемаларыңнан арынып, уйланырга мөмкин. Чүп утау дисеңме, помидор күчерү дисеңме – барысын да үз итәм. Шәһәр кешесенең бакчасы әти-әнисе янында, авылда, шуңа күрә Казаннан авылга кайтып, вак-төяк эшләрне төгәлләп килергә туры килә. Инде бакчага утыртырга тиешле бөтен орлыкларны чәчеп бетердем дисәм дә була. Кишер, чөгендер, суган утырттым, кыярлар үрмәләп тә килә инде. Помидорлар гына теплицада утыра, көннәр җылынуга күчереп утыртачакмын. Әллә нинди ят яшелчә һәм җиләк-җимешләр утырттым дип мактана алмыйм. Артист кеше гел авылда утыра алмый, юлда күп йөрергә туры килә. Бу исә – бөтен бакча әнигә генә кала дигән сүз. Шуңа да эшкәртә һәм тәрбияли алган кадәрле генә утыртабыз. Шул җитә дә. Ләкин виноград белән әстерхан чикләвеге үстерәбез. Әмма әстерхан чикләвеге безнең якка ияләшмәгән, өлгереп җитә алмый.
 
Җәвит Шакиров (юмор остасы, җырчы): 
 
– Бакча эшләрен нык яратам. Тирләп-пешеп, онытылып эшләү үзенә бер рәхәт. Бакчада эшнең бетәсе юк аның. Кечкенәдән үк бакчада казынырга, шунда кайнарга яраттым. Әле дә бу гадәтемне саклыйм. Эш юкта да бакчага чыгып, эш табып керәбез. Менә бүген дә бакчага чыккан идек, Зөлфия апаң бер чиләк тузганак җыеп алып керде.
 
– Кишер, чөгендерне бөтен кеше чәчә. Ә менә сез ятрак җиләк-җимеш үстермисезме?
 
– Карбыз белән кавыннан кала бөтен әйбер дә – бакчада, Аллаһыга шөкер. Шулар янына чыгып, рәхәтләнеп сөйләшеп, шаярып, җаның-тәнеңне биреп эшләп, мул уңыш кына көтәсе кала.
 
Концертлар булмагач,
 
Юк мани-мани, акча да!
 
Зато рәхәтләнәм эшләп
 
Үзебезнең бакчада.

---
Матбугат.ру
№ --- | 02.06.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»