поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.06.2020 Мәдәният

Алыштыргысыз кешеләр бар әле…

1989 елның 9 сентябрендә төшерелгән фотосурәткә игътибар итегез әле. Әнә, сафның иң ерак утыргычында тыйнак кына бер яшүсмер утырып тора. Ул олы апалары һәм абыйлары белән Казан галиме Фаяз Хуҗинның Идел Болгарстаны археологиясе буенча лекциясен тыңлый. Егетнең зур кызыксынуы йөзенә үк чыккан...

Бу вакыйгадан соң Иделдә күп сулар акты. Вакыт үтүгә карамастан, фотога төшүчеләр арасыннан Фәрхәдне күпләр танып алыр, чөнки Самара өлкәсенең татар мохитына аз гына булса да катнашы булган кеше Фәрхәд Мәхмүтовны бик яхшы белә иде. Ул әле малай чагыннан диярлек, 17 яшеннән, баскан юлыннан тайпылмыйча, бертуктаусыз армый-талмый халкына, милләтенә, диненә хезмәт итте. Милләтпәрвәр алынган эшенә шулкадәр тугрылыклы иде, хәтта 1991 елның июнендә армиядән ун көнлек ялга кайткач та, «Туган тел» җәмгыятенә килеп, Сабан туен оештырырга ярдәм иткән иде. Аннан әле бер истәлекле фото да калды.
 
Хәрби хезмәтен тәмамлагач, Фәрхәд Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетына укырга китсә дә, Самара татар тормышыннан аерылмыйча яшәде.
 
Диплом алып кайткан тарихчы үзен татар милли чараларын оештыру эшендә тапты, вакыты, көче белән санашмады, уфтанмады, ты-рышып эшләде һәм аның тырышлыгын халык та күрде.
 
Шушы өч дистә еллар эчендә Сабантуй, Нәүрүз, Сөмбелә бәйрәмнәре, балалар фестивальләре оештыру да Фәрхәд Мәхмүтовтан башка үтмәде. «Азатлык» татар яшьләре берлеген оештыруда катнашты, үзлегеннән Зыялылар клубы, татар дискотекалары, Чыршы бәйрәмнәре, караоке кичәләре, шигърият конкурслары булдырды. Татарстанның «Идел», «Сәләт» лагерьлары белән хезмәттәшлек итеп, күп татар балаларына шул лагерьларга юлламалар алырга булышып, милли үзаң тәрбияләүгә үз өлешен кертте.
 
Былтыргы майда без мәш килеп иң күләмле һәм җаваплы чарабызга – Камышлыда узачак Бөтенроссия авыл Сабан туена һәм өлкә Сабан туена әзерләнеп йөри идек. Фәрхәд, гадәттәгечә, оештыру үзәгендә кайнады. Нурлаттан «шеф»ларыбыз килеп китте, берничә тап-кыр оештыру комитеты Гагарин паркында күчмә утырышлар уздырды. Дүшәмбе көнне, 27 майда, кичен Халыклар дуслыгы йортында тагын җыелырга тиеш идек… Ләкин җыелырга көч таба алмадык - шул көнне иртән Фәрхәд вафат булды һәм, ике атна үткәч, Сабантуйны төп оештыручысыннан башка уздырырга туры килде.
 
Урының оҗмахта булсын, фикердәшебез, милли җанлы Фәрхәд дустыбыз! Алыштыргысыз кешеләр юк, диләр. Белмим шул. Самара өлкәсе татарлары арасында синдәй актив, ихлас күңелдән йөрүче кешеләр тагын булырмы икән?!
 
 

Шамил ГАЛИМОВ
Бердәмлек
№ --- | 02.06.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»