|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.06.2020 Фаҗига
![]() Актанышта 6 яшьлек малай фаҗигасы турында авылдашлары ни ди30 май төнендә уникенче яртыда 6 яшьлек малай 23 яшьлек күршесе белән өеннән чыгып киткән. Сабыйның гәүдәсен иртәгесе көнне “Актаныш басмалары” дип аталган буа янәшәсендә, үлән арасыннан тапканнар. – Сабыйның үлеме хак. Бүген иртән без бу йортка бардык. Баланы да күрдек. Чаллыдан килгән тикшерүчеләр эшли иде. Әлегә баланың үлеменең сәбәбен – суга бату диләр. Биредә безнең дә сораулар күп. Бала ни өчен төнлә чыгып киткән? Әти-әнисе кайда булган? Бу сораулар тынгы бирми, – ди Актаныш районының башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева.
– Баланың әнисе 4 нче балалар бакчасында эшләде. Сабый да шунда йөрде. Хезмәттәшләре аның хакында бернинди начар сүз әйтми. Гомумән, бу гаилә беркайда да исәптә дә тормады.
Күршеләреннән дә сораштык. Начар сүз әйтүче юк. Алар баланың коррекция мәктәбендә укып чыккан егет белән гел бергә уйнап йөргәнен әйтә. Әтиләре отпускка чыгып, авылга кайтып киткән булган. Малайның әти-әнисе шок хәлендә. Аларга бик авыр. Юатыр сүзләр табып булмый. Үз хәлләрен үзләре генә беләдер.
Сабыйның әнисе эшләгән 4 нче балалар бакчасы мөдире Миләүшә Әгъләмова белән дә сөйләштек.
– Ул эшкә вакытында килде, вакытында китте. Улын гел үзе белән йөртте. Бер генә тапкыр да аны өйдә үзен генә калдырып эшкә чыкмады. Хезмәткәр буларак, тырыш, бик яхшы күңелле, сүзне тыңлый иде. Ярдәм итәргә генә торды. Сабыйның тәрбиячесе белән сөйләштек. Ул аны бик тыныч, акыллы итеп тасвирлый. Елаганын ишеткәнебез булмады, ди. Әгәр еласа, монда да ишетелер иде, – ди ул.
Сабый үлеме буенча җинаять эше кузгатылган. Кичә Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов та социаль челтәрдә Мәрдиевлар гаиләсенә килгән кайгыны уртаклашып җылы сүзләр язып куйган иде. Даниярны бүген әтисе Айдарның туган авылы Чатта җирләячәкләр. Урының оҗмахта булсын, сабый!
Фото АКТАНЫШ ИНФОРМ сайтыннан алынды
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|