поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
01.06.2020 Мәдәният

Актриса Нәҗибә Ихсанованың кызы: Әни хәзер утырмый да, кашык тотып ашамый да. Бер кешене дә танымый

Татарстан һәм Россия халык артисты, Тукай бүләге иясе Нәҗибә Ихсанованың чирләп китүен ишетеп, бик борчылдык. Танылган актриса янында моннан ярты ел элек булган идек. Нәҗибә апа тыныч кына, уф дип тә әйтмичә елмаеп ята иде.

Аның ул чакта шундый халәткә калганына инде 3 ай булганын кызы Әлфия Миңнуллина хәбәр итте.

Бүген Әлфия ханым: “Әнинең хәле көннән-көн начарлана бара”, – ди.

–Әни хәзер утырмый да, кашык тотып ашамый да. Бер кешене дә танымый. Хәзер без кеше кабул итмибез. Мин кертмим. Әнине матур килеш истә калдырсыннар иде, – дип сөйли Әлфия Миңнуллина.

Әлфия ханым бер үк вакытта  әтисенең һәм әнисенең архивын тәртипкә китерә.

“Әнинең  фотолары күп. Әнинең авыруы белән бәйле архивы бик таркау. Үзем дә аны ачам да кире ябып куям, чөнки ул аны хәтерсезлек белән бутап та бетергән. Фотоларының кайсысы ертылган, кайсысы бөгәрләнгән. Әнинең документларын тәртипкә китердем. Әти белән әнинең икесенең  дә афишаларын рәткә салдым. Бик күп еллар җыелып барган. Әтинең 100дән артык афиша, әнинеке ул хәтле күп түгел. Котлау открыткалары бик күп”.

– Нәҗибә апаның иҗат тормышын тасвирлаган китабы бер сулыштан укыла. Ялгышмасам, китапны ул үзе эшләгән.

– Әни бик тырышып укыган ул. Холкы да бик көчле. Әни бик таләпчән иде. Миңа гына карата түгел, беренче чиратта үзенә карата да шундый иде. Китапны язганда, компьютерны өйрәнде. Ул вакытта 60 яшьтән узган. Авыруның да беренче билгеләре башланган иде. Шулай да ул текстларын үзе компьютерда җыеп, принтердан чыгара. Китапны бастырып чыгарды, әти дә китапны редактор буларак карап чыкты. Әнидә язу сәләте бик көчле түгел. “Уйнап узган гомер” дип аталган китап шулай туды. Ул анда үзе турында да, олырак артистлар турында да күп язды.

Нәҗибә Ихсанованың бер юбилей кичәсе вакытында акробатик күнегүләр ясаганы, шпагатка утырганы истә калган. Әлфия ханым әйтүенчә, бу сыгылмалык 70 яшьтә дә искиткеч булган.

“Бер аягын күтәреп борынына тигезә ала иде. Ул үзенә бик таләпчән иде. Миңа ашаганнан соң, ярты сәгать калак сөякләреңне стенага сөяп басып тор, дия иде. Үзе басып тора. Арка төз булсын, үкчәләр һәм калак сөяге стенга тиеп тора торган итеп басарга. Һәрвакыт зарядка ясый иде. Бернинди артык ашау юк. Бу ниндидер махсус диета да түгел. Берничә кагыйдәне ул гомер буе тотты: кунакка барганда, җиләк-җимеш кенә ашый; сәгать 6дан соң ашарга ярамый; ничек кенә ачыкма, ашамаска. Пироглар пешерә, үзе чамалап кына – татып карарлык итеп кенә ашый. Аның авыру икәнен шуннан да сизендем – көзгегә карамый башлады. Башта бер сәгать көзге янында утырып, бөтен җирен тәртипкә китергәч кенә урамга чыга иде. Үкчәсез аяк киеме кими иде. Мин аны тәрбияли башлагач, үкчәсез аяк киеме сатып ала башладым. Нәҗибә апа, шундый кечкенә икән, диделәр. Аның буе 157 сантиметр икәнен беркем дә белмәде”, – дип сөйли ул.

Фото архивтан.

 

Рәсимә ГАЛИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 01.06.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»