поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.06.2020 Җәмгыять

"Күрмәгән һәм белмәгән балаларны коткарып, үзе һәлак булган"

Самара Дәүләт университетының Молодогвардейский урамындагы бинасында Валерий Грушин исемендә мәдәният үзәге ачылачак. Май урталарында губерна Думасы рәисе Геннадий Котельников андагы эш барышын тикшерде.

Очрашуда шулай ук Үзәкне төзекләндерү эшләрен алып баручы “Прогресс-В” төзү компанияләре төркеме президенты Вазыйх Мөхәммәтшин, инициаторлары - шушы университетны тәмамлаган һәм хәзер инде аның президенты булган Виктор Сойфер һәм ректоры Владимир Богатырев та катнаштылар.

- Без Валерий Грушин белән бер группада укыдык. Аның катнашындагы музыкаль трио да нәкъ шушы бинада чыгыш ясый иде. Миңа Валерий Грушин оештырган “Поющие бобры” төркеме чыгышларын да ишетергә насыйп булды. Грушин, Головин һәм Лунев студентлар арасында бик популяр иделәр, - дип искә алды яшьлек елларын Виктор Сойфер.
 
Валерий туризм белән бик мавыга, иптәшләре белән Идел буйларын, Урал, Карпат, Алтай һәм Саян тауларын, Кольский ярымутравын йөреп чыга. 1967 елда, университетның соңгы курсында, өч егет Иркутск өлкәсенә китәләр һәм сәяхәтләрен тайгадагы метеостанциядән башларга булалар. Ләкин Валерий Уда елгасында суга батучы балаларны күреп ала һәм ярдәмгә ташлана. Салкын суда елга уртасыннан ике баланы алып чыга, ә хәлсезләнгән һәм бик нык өшегән Валерийны дулкын алып китә. Курсташлары һәм батыр егетне белгән дуслары 29 августта, Валера һәлак булган көнне, җыелышып, аны искә алу мәрәсимен табигать кочагында, ул яраткан бард җырлары җырлап үткәрәләр. Шуннан Валерий Грушин фестивале башланып китә дә инде.
 
Геннадий Котельников та Грушин вафат булган көнне яхшы хәтерли.
 
- Мине бу хәбәр бик тә тетрәндергән иде. Яшь кенә кеше, ике дә уйламыйча, күрмәгән һәм белмәгән балаларны коткарып, үзе һәлак булган. Бу - зур батырлык, һәм безнең өлкәдә аның исеме шулай саклануы белән мин бик горурланам. Грушин фестивале - Самара өлкәсенең визит карточкасы. Аның турында бөтен ил дә белә, автор җырлары яратучылар ул көнне көтеп ала һәм Мастрюков күлләре тирәсендә ел саен, автор җырлары җырлап, Ва-лераны искә ала.
 
Миңа булачак үзәкнең архитектурасы бик ошады. Коронавирус тәмамлангач, без аны матур итеп ачып җибәрербез, һәм ул яшьләрнең талантларын үстерүгә, патриотизм, ярдәмчеллек хисләре тәрбияләүгә ярдәм итәр, - ди Дума рәисе.
 
Мәдәният үзәге берничә бинада урнашачак: мемориаль аудиториядә Грушин музее, концерт залы бар. Анда студент халкы өчен генә түгел, бөтен самаралылар өчен дә күптөрле чаралар уздырырга мөмкин булачак. Әлбәттә, артистлар-ның чишенү бүлмәләре, кабинетлары һәм гардероб та каралган.
 
- Шундый зур һәм әһәмиятле проектны безнең компаниягә ышандырып тапшырганнар икән, димәк, абруебыз бар. Ике ай эчендә эшнең зур өлешен башкарып чыктык, дияргә була. Бүгенге көндә 250 квадрат метр зурлыктагы Үзәкнең 7 метр биеклектәге төп залы төзекләндерелә. Төзү материалларының иң сыйфатлыларын сайлап, Мәскәү, Уфа, Оренбург шәһәрләреннән кайтардык. Диварлар да, түбә һәм идәннәр дә, сәхнә һәм утыргычлар да бер стильдә булып, тулы композиция тәшкил итәчәкләр. Безнең эшебез озак еллар халыкка хезмәт итәр, дип ышанабыз, - диде Вазыйх Гата улы Мөхәммәтшин “Бердәмлек” хәбәрчесенә.
 
 

Эльвира РӘФЫЙКОВА
Бердәмлек
№ --- | 01.06.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»