|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.06.2020 Хәвеф-хәтәр
Руслан Габитовның гаиләсендә кайгы, тормыш иптәше вафат: өч бала ятим калганБүгенге бәйрәм иртәсендә кайгылы хәбәр килеп иреште. "Тәртип" радиосында "Риваять" тапшыруының авторы һәм алып баручысы, "Риваять" этнотөркеме җитәкчесе Руслан Габитовның тормыш иптәше Луиза Габитова, өч сабыйларын әнисез, Русланны ялгыз калдырып, бакыйлыкка күчкән. "Шәһри Казан" газетасына билгеле булганча, аның йоклаган вакытта йөрәге тибүдән туктаган. Луизага нибары 40 яшь булган. Ул да, Руслан кебек, музыкант. Үлеменең төгәл сәбәбен әлегә белмибез, дип сөйләгәннәр “Тәртип” радиосыннан. "Матбугат.ру" исеменнән дә Русланга һәм балаларына, аңлатып бетергесез бу кайгыны кичерүдә сабырлык, түземлек телибез. Бүген балаларны яклау көне дә бит әле... Әйдәгез, Русланның гаиләсенә, кечкенә Ралинә, Аяз, Ризванга матди яктан ярдәм итик.
Кайсыбыз күпме булдыра ала шулай. Һәркайсыбызга үз балаларыбызны үзебез үстерергә, хәсрәтләрсез, югалтуларсыз гомер кичерергә язсын!
Русланның Сбербанк картасы +79172945835 номерына беркетелгән. Карта Русланның кызы Ралинә Габитова исеменә ачылган.
--- |
Иң күп укылган
|