поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.07.2010 Җәмгыять

БЕР СӘГАТЬКӘ ИР

Юк, бу сез уйлаган нәрсә түгел... Газетада игъланнар карап утырганда, бер сәгатькә ир дигән язуны күргәч, үзем дә гаҗәпләнгән идем. Кызыксынуымны җиңә алмыйча, күрсәтелгән номер буенча шалтыраттым.

– Алло, исәнмесез, бер сәгать ир булырга теләгән кеше сезме?

 

– Әйе, мин Илдар булам. Нәрсә эшләргә кирәк?

 

– Ә нәрсә эшлисез соң сез?

 

– Бөтен ирләр эшен: тәрәзә куям, кран төзәтәм, обой ябыштырам, гардин эләм, җиһаз күчерәм, җыям, ташыйм, кагам, сугам...

 

– Бер сәгать эчендәме?

 

– Теләсәң көне буена да калам, бары акчаңны гына түлә...

 

Менә сиңа, мә! Кияүгә чыгарга да кирәкми икән бит хәзер, ирләр булып эшләүчеләр булганда, аларны сатып алырга да мөмкин!

 

Нигә соң алар?

 

Без яши торган йорт каршында бер тулай торак бар. Һәр тәрәзәсе артында бер язмыш аның... Берәр көнне ишегалларында сөйләшеп утырсаң, бер роман язарлык мәгълүмат туплыйсың. Әлфия – Казаннан. Кызын балалар бакчасына үзе урнаштырган, үз тырышлыгы белән фатир сатып алган, әле тагын социаль ипотека программасы буенча тораклы булырга җыена, тулай торактагы бүлмәсен сатарга тели. Баксаң, ул ире белән язылышмыйча яши икән. «Ялгыз ана булуы күпкә отышлырак, ташламалары да бар, барыбер бар нәрсәгә дә үзем тырышам, ул ирнең барлыгын сизгәнем дә юк», – ди. Сәрия исә кияүгә бөтенләй чыгарга җыенмый. Аның фикеренчә: «Нигә ул ирләр? Оекбашларын юып, ашатып ятаргамы? Нервыда гына уйный беләләр, кирәкләре дә юк, ялгыз яшәве күпкә рәхәтрәк, җаным тыныч, кайчан исерек ирем кайтыр икән дип борчылып утырмыйм», – янәсе. Исерек дигәннән, ни хикмәт, бу тулай торакта яшәүчеләрнең күбесе эчәргә ярата. Гөлнара иренең дә аек чагын сирәк күрәм. «Туйдым, Эльвира! Сапсыз чемодан инде ирләр, ташлап калдырырга кызганыч, сөйрәп тә барырга авыр. Эчүе генә җитмәгән, җитмәсә кул күтәргән була, аерылам дип күпме талпындым, тагын бала хакына дип түзәм. Ә болай бер кирәген дә күрмим, мондый ирнең булуына караганда, булмавы яхшырак», – дип зар елый. Ә беркөнне бөтенләй кеше үлеменә шаһит була яздым. Йокларга гына яткан идек, төнге сәгать 1ләр тирәсендә: «Чыгып кит өемнән, кирәгең юк!» – дип кычкырган тавышка уянып киттем. Тагын шул тулай торакта ызгышалар икән. Бишенче катта тәрәзә төбенә бер хатын менеп баса да, сикерергә тели. Шуннан тагын кире төшә, үзе кычкырып-кычкырып елый. Тавышыннан таныдым, танышым Алия бит бу. Ире үзеннән күпкә яшьрәк аның, хыянәт итә, дип сөйләгән иде. Күрәсең, тагын сүзгә килгәннәрдер...

 

Бу хатыннарның сөйләгәннәрен тыңлыйм да, ә бит ирсез яшәсәләр, чыннан да тынычрак булыр иде, эчеп тавыш куптаручы, борчучы кеше юк, дип уйлап куям. Медицина алга киткән бүгенге заманда кияүгә чыкмыйча ирсез генә дә бала табарга була югыйсә. Хатын-кыз рәхәтләнеп машина йөртә, иң авыр эшләрне башкара, акча эшли. Бик кирәк булса, өйдәге эшләр өчен ирләрне сатып алырга да була әнә. Тик шулай да, ирсез хатын барыбер хатын була алмый икән бит...

 

Чын хатын булу өчен

 

«Гаилә» гаиләләргә социаль ярдәм итү үзәгендә психолог Ләлә Баһрамшина әйтүенчә, Аллаһы Тагәлә шулай яраткан инде, ир белән хатын парлы булып күзаллана. Энергетика ягыннан да алар бербөтен булып яшәргә тиеш. Ирсез хатын иҗат итсә дә, эшләсә дә тиз ара. Ир белән хатын бер-берен тулыландырып тора. Тулы булмаган гаиләләрдә балаларга да дөрес тәрбия биреп җиткерелми. Әйтик, әтисез үскән кызлар егетләр белән үзләрен ничек тотарга белми, кырыс булып үсә, малайлар исә киләчәктә чын ир булып җитлегә алмый. Хатын-кызга, үзен чын гүзәл зат итеп тояр өчен, ир-атның янәшәдә булуы кирәк. Ул никадәр генә чибәр, затлы күренмәсен, үзен карап, салоннарга гына йөрсә дә, хатын-кызга хас сыйфатлары булмаса, үзенә җәлеп иттерә алмый. Психолог фикеренчә, тату гаиләдә ир-ат күп нәрсәне хәл итәргә тиеш. Хатын-кыз чүпрә кебек кабарырга яратучан, ә ир-ат чикли, юнәлеш бирә, ул логик яктан уйлап эш итә. Ә инде хатын-кыз, барысына да үзем тырышам, дип әйтә, җитмәсә, зарлана да икән, ул моңа үзе гаепле түгелме соң? Ирне ир иткән дә чир иткән дә хатын, диләр бит. Ир-атның үз сүзен әйтергә теләвен вакытында сизеп, аңа юл бирергә, фикеренә һәрчак колак салырга кирәк. Әгәр ир-ат телевизор һәм компьютердан аерыла алмый, эчүгә сабыша, чынбарлыктан аерыла икән, бу юктан гына түгел. Димәк, аңа хатыны белән кызык түгел. Моны сизгән хатын тизрәк конфликтны хәл итәргә керешсә, гаилә кризисы уңышлы узарга мөмкин. Гомумән, гаиләдә хатын-кыз сизгер, хәйләкәр булса яхшы: ул сөйләшкәндә басымны да дөрес сайлый белсен, кирәкле сүзләрен дә тапсын... Ир-ат исә бу сүзләрне ишетә белсә, игътибарлы булса, җенси өлкәдә генә түгел, хатын-кызның барлык ихтыяҗларын да канәгатьләндерсә генә ул үзен чын ир итеп тоя. Эштә ул белгеч, дус, коллега булса, гаиләдә ул ир, иң мөһиме – бары хатын-кыз аша гына ир була ала. «Хәзерге заманда ирсез яшәргә дә була, дисәләр дә, психология күзлегеннән ир-ат хатын-кызны һәрчак тулыландыра, ир-атсыз хатын хатын була алмый инде ул», – ди Ләлә Баһрамшина.

 

* * *

 

«Бер сәгатькә ир» игъланы буенча шалтыраткан Илдар абый белән сөйләшүне дәвам итәм.

 

– Ирләр эшләрен башкарган өчен кыйммәт аласызмы соң?

 

– Эшенә карап.

 

– Әйтик, стенка җыярга кирәк ди…

 

– Җиһазың ничә сумлык?

 

– 40 мең!

 

– Стенканың 10 проценты инде, 4 меңгә җыеп бирәм, гардин куйдырырга теләсәң – 250 сум...

 

– ?!

 

– Ярар инде, ялгыз хатыннарга ташлама ясыйм мин, азрак бирерсең...

 

Юк инде. Бигрәк кыйммәткә төшә бу хезмәт. Үз ирләребез исән булсын!



Шәһри Казан
№ 84 | 29.07.2010
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»