|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.05.2020 Җәмгыять
Ул. Подлужная. Ялган урамМатбугат.ру укучылары редакциябезгә хаталы элмә такталарны даими җибәреп тора. Кайбер фотолар аеруча көлке һәм кызганыч. Аларны күргәч, ни көлергә, ни еларга белмәссең. Шундыйларның берсен шушы көннәрдә элдек. Аны безнең инстаграм һәм телеграм укучыларыбыз күрергә өлгерде инде. Лаеш районы Столбище бистәсендә Подлужная урамы бар. Шуның татарчасын Ялган урам дип тәрҗемә иткәннәр. Каян килгән мондый тәрҗемә? Ике генә фаразлау бар:
Беренчесе: Ялан урамы булырга тиеш. Бер хәреф артык киткән.
Икенчесе: Бәлки, тәрҗемә итүчеләр бу урамны Подлужная дип түгел, ә Подложная дип уйлаганнардыр? Ул очракта тәрҗемә, чыннан да, дөрес: бу урам Ялган урам булып чыга.
Ә сез ничек уйлыйсыз?
--- |
Иң күп укылган
|