|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.05.2020 Җәмгыять
Эчү яхшыга илтми: Татарстанда 200 метрлык кыядан егылган егетне эзлиләр (ФОТО)Татарстанның Кама Тамагы районында урнашкан “Юрьевские пещеры” дигән җирлеге республикабызда иң матур җирләрдән санала. 1986 елдан ул табигать һәйкәле дип исәпләнә. Монда Татарстаннан гына түгел, ә чит төбәкләрдән дә туристлар даими килә. Бу төнне исә мәгарә тирәсендә тыныч булмаган. Татарстанда 200 метрлык кыядан егылган егетне эзлиләр, дип хәбәр итә Кама Тамагының "Вконтакте"дагы https://vk.com/kamskoeustye төркеме. МЧС хезмәтенә һәвефле хәбәр кичә, ягъни 29 майда төнге унда килеп ирешә. Коткаручылар төне буе егетне эзлиләр. Ул 200 метрлык кыядан егылган дип фаразлана. Моны коткаручыларга егетнең танышлары хәбәр итә. Алар әйтүенчә, югалган дуслары салмыш булган. Егет 1996 елгы. Эзләүләр әле дә дәвам итә.
МЧС фотолары
--- |
Иң күп укылган
|