поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
30.05.2020 Мәгариф

Ана теле: “Тукай сабаклары”. Шагыйрьнең җырны – тел һәм моң бердәйлеген тоемлавы (Дәвамы)

Үткән язмабызны болай башлаган идек: “Милләтебезнең тоткасы тел һәм моң икәнлеге, аларның яшәвенең шиксез шарты бер-берсеннән аерылгысызлыгы бәхәссез! Гасырлар буе шулай булган, бүген дә шулай, бу – киләчәккә дә тайпылышсыз хакыйкать”. Аның моң үзәген җыр йөзендә шактый җентекле анализлап, инде тәкъдим иткән идек. Хәзер, табигый ки, тел үзәген күзәтергә тиешбез.

Кирәкме соң бу шөгыль? Җырның асыл үзәге моң, көй, дидек бит. Ә нигә кирәк аңа сүз? Бәхәссез ки: җыр – ул сөйләм. Ә сөйләм безгә мәгънә аңлашу өчен кирәк. Моң бу хәсиятне, ни әйтсәң дә, биреп җиткерми, тел чаралары сорала. Җырда сүзме, моңмы беренчел дигән бәхәскә бик кыска гына җавап биреп була икән: тел булмаса, җыр булмас иде; моң, көй әле ул җыр түгел, көйне, тавышны авыз эченнән көйләп була, сызгырып була, ниндидер коралда уйнап та була, тик җырлап булмый.
 
Димәк ки, җыр+тел мәсьәләсе бар, ул безне борчый. Бер безне генә дә түгел. Рәсүл Гамзатов болай дигән: “Минем авар телем! Син минем байлыгым, хәзинәм, бөтен авырулардан ярдәм итә алырлык даруым. Әгәр дә кеше җырчы булырлык сәләт белән, әмма телсез булып туа икән, аның тууының, яшәвенең мәгънәсе бармы? Минем йөрәгемдә җырлар бик күп. Минем тавышым бар. Ул тавыш минем туган телем – авар теле! Нәкъ шул тел мине, кечкенә малайны кулыннан тотып барган кебек, авылдан зур дөньяга алып чыккан. Һәм менә мин кешеләргә үз җирем турында сөйлим...”; Җырчы Искәндәр Биктаһиров: Миңа җырда сүз иң мөһиме;Шагыйрь Рөстәм Закуан: Җырын аңлар өчен туган теле кирәк кешегә...; Җыр белгече Әнвәр Шаһиморатов: Җырда беренчел – ул сүз; Фән Вәлиәхмәтев: Җыр ул сүзне чәйнәп бирә; Георгий Ибушев: Телең бетсә / бетәр җырың / Җырсыз халык җансыз ул / Телсез, моңсыз, җансыз халык / Мескен, затсыз, сансыз ул (В.Т., 2007, 19 дек.).
 
Борчылуыбыз урынлымы соң?Куен дәфтәремдәге “Җыр+тел” дигән махсус бүлекчәдән кайбер төрткеләр: –Җырда ни әйтелә барысы да аңлаешлы, тыңлаучының күңеленә ятышлы булырга тиеш. Җырдагы син көткән мәгънәгә тәңгәл сүз урынына “ят”рак сүз булса да (мәсәлән, мин әни дип күнеккән, ә җыр өзлексез әнкәй, ди яисә каен каерысы ди, ә мин туз дип күнеккән; моңа кәеф кырыла, ризасызлык туа; Гадәти сөйләмдә әлләни игътибар ителмәгән “кытыршылыклар” җырда тешкә тия; – Сүзе таныш, мәгънәсе “томан”: Адаштырма мине, адаштырма // мин болай да инде соңладым...; –Урынсыз синоним:– Яшь вакыттагы мәхәббәт онытылмый беркайчан //яшь чагындагы мәхәббәт сагындыра һәркайчан;– Кайбер җырларда мәгънәсе ачык булмаган сүзләр чыгып тора, хәтта бөтен бер табышмак-җырлар да очрый: Йөрәгемне миңа кире кайтар // элеккечә яратырлык итеп /яраларын үзем төзәтермен; Күпләп чәчәкләр үстердем // йөрәгем ярасында; Кыскасы,“сүз бар, төгәл мәгънә юк!”. Янә бер “төер”: – сүзе бик таныш, аңлаешлы булса да җыр саен кабатланып торганга, кадере сүрелгән – ике җырның берсендә “йөрәк” диелсә, яки “кил, кил, кил” дип тукып торылса, күңел тырналмый нишләсен. Өстәвенә әле ул сүз “томанлы” мәгънәле дә булса. Җил булып болытларны таратып // кил син, җаным, кил син яныма; Инде күптән җылы кочагына // кертә безне сөю галәме; Йөрәгеңне үбәр идем // күренми шул йөрәк;
 
Гади тыңлаучы буларак бу хакта үземнең менә мондый нәтиҗә-фикерләрем теркәлгән: – Камил, ягъни һәр сүз ачык, аңлаешлы, “тәмле” ишетелгәндә (“Сүзләре зәвыклы булганга”, дигәнмен) җыр тексты рәхәтлек, ләззәт бирә. Шундый җырлардан кайбер сурәт, гыйбарәләр хәтердә урын ала, авторлары да истә тора;
 
– Телдән аерылгысыз булганга, җыр тел, сөйләм белән бәйле төрле көндәлек, хәтта фәнни темаларга сөйләшүгә сәбәп булып тора. Әйтик, “Болгар” радиосы берәр җырны җырлата да шуңа бәйләп, әлләкүпме сүз сөйли. Алып баручы шушы мәлдә башына нинди уй килә яисә шушы минутта нинди әңгәмә төп тема итеп алынган шуңа яраштырып, җырның эчтәлегеннән бер деталь алып, яисә җырның авторлары белән бәйләп тотына сөйләргә! Бервакыт Фаил “Олы юлның тузаны”н җырлатты да бөтен бер монолог сөйләп ташлады: Шушы арада Г.Камал театрына барган икән. Н.Исәнбәтнең “Сәхибҗамалын” караган. Сокланган. Китте мактап. Соңгы сүзе: театр карарга йөрегез. Реклам дисәң дә реклам, үзе дә сизмичә, шуның шаукымына бирелеп китте. Әллә махсус эшләдеме!?; –Хәтерлим: “Ялганчылар тотыла ул, син дә калмассың”, дигән җырга берничә мәртәбә “бәйләнделәр” Илфар, аннары Наилә бөтен бер фәлсәфә кордылар. Ниятләре изге дә, дөрес үгет-нәсихәт бирелде, тик бу тыңлаучы аңына тәэсир итү өчен иң кулай мәл түгел иде;
 
Җырның тискәре тәэсир иткән очракларына бәя биргән мизгелләрнең кайберләре генә: – Сөйгән кызын ятка биреп тә туена көтелмәгән кунак булып килгән селәгәй елак җырчының ярты сәгать моңаеп сыктау сузуын тыңлап бетерә алмадым. Шуның артыннан ук икенче бер “елагы” ыңгырашты. Ә бит радионың алып баручысы көр тавыш белән яхшы кәеф вәгъдә иткән иде;
 
Бәхәсләшерләр: җыр төрле максатта кулланыла, диярләр. Каршы әйтәм. Шикләнелми торган хакыйкать бар: һәр очракта җыр – уңай тәрбия чарасы. Җырның тәрбияви тәэсир көче нидән гыйбарәт? Халыкчан моңы, дидек. Бәхәссез! Шул ук вакытта әле генә акыл ияләре-остазларыбыз авызыннан “тел” дидек.
 
“Болар бит шәхси фикер, аларда субьективизм да булуы ихтимал”, диюче табылыр. Ә фәнни, гомумиләштерелгән фикер-нәтиҗәне каян алырга, алар бармы? Җыр+тел турында халык үзе, аның күңел гәүһәр, иҗат чәчәге – җыр үзе нәрсә ди?
 
Шунысы куандырырлык – бу кыйблада җырның әһәмияте турында халыкның үз теле белән сурәтләнгән, лозунг-шигарьгә торырлык телбизәк, гыйбарә-афоризмнары, мәкаль, әйтемнәре – ана теле җәүһәрләре бихисап: Әйтеп бирү хаҗәт түгел, // җырдан яхшы аңларга; Югалмас илебез, телебез... // күңелдән агылган җыр барда; Бер сүз җитә салыр өчен сагышларга //бер сүз җитә эретергә туңган җаннарны; Чәнечкеле сүзләр кала әрнетеп; Эшкә оста, сүзгә кыска егетләрне сөяләр (кызлар); Әйт бер җылы сүз кайнар сулыштан (Ш.Анак);
 
Тик, ни кызганыч, догага, хәдискә торырдай шушындый гыйбарәләр белән янәшә телебез хәзинәсеннән үк алынган тоссыз-мәгънәсезләре, тузга язылмастайларына да юлыгып торабыз. Күпчелек тыңлаучыбызның да теңкәсенә тигәнгә, мисалга аларын да китермичә булмый: Публицист Рөстәм Зарипов менә ничек борчыла:“ТНВ радиосыннан теленә ни килсә, шуны “пуләмуттан сиптерүче” туташ зәвыгы белән микән, сәбәп бүтәнме, бөтенләй дә тыңларга яраксыз эшләнмәләрнең җыр исәбеннән әйләндерелүе белән нишлисе? Их, булдырасы иде дәрәҗәле экспертлар комиссиясе һәм аныклыйсы иде: ягъни болар башкарган җырның көе көйме? Татар милләтенә мөнәсәбәтләре бармы? Юк икән, андый эшләнмәләрнең кайсы милләт вәкилләре өчен зарурлыгы булу ихтимал? Тексты ритм-рифма киртәләренә бөкләп булса да сыямы, мәгънәсе бармы, булса, тирәнме? Җөмләләре һич югы грамматик яктан да рас төзеләме? Җаваплар тискәре икән, татарга да рус сыман, “кем гаепле?” һәм “нәрсә эшләргә?” дигән сорауларга җавап эзли башларга вакыт түгелме?”, ди; Композитор Илмир Низамов: Әсәр
нең поэтик, шигъри ягы булса да, кеше телне белмәсә, ул аның төбенә кадәр җитә алмый. Һәр җырның һәм операның шигырендә ниндидер мәгънә ята. Телне белмәгән кеше аны тулысынча кабул итеп ала алмый; Алмаз Хәмзин: Эстрада милләтне тәрбияләүдә иң үтемле чара. Сабыйга бишектә чакта ук иң беренче аваз ишетелә, ул ритмнар тоя, назлы көйгә йоклап китә. Үсә төшкәч, бала көйгә чәбәк-чәбәк итә, бии, җырлый башлый. ... (Т.я., 2008, 12 июнь).
 
Куен дәфтәремдәге “җыр+тел” төрткеләрендә гадәти тыңлаучы фикере дә теркәлгән: –Җыр – ул тел дәресе, – ди Түбән Камадан бер укытучы.– Интернетта мондый гәп булып алган: – Зелпе: Татар моңын үстердек, булдырдык! Инде татарның телен – нәфис сүзен сәхнәгә мендерәсе бар, яңабаштан; Бездә гел җыр да җыр. Иртән торсаң да, кич ятсаң да – җыр. Нәфис сүз осталары конкурсы турында бер дә ишеткәнем юк...; – Рәшит (Азнакай): “Яңа гасыр”ны тыңлыйм. Яратудан түгел. Башка тыңлар нәрсә юк. Әгәр бер җырны көнгә бер генә тапкыр башкарырга, һәр мәзәкне көнгә бер генә тапкыр сөйләргә дигән девизлары булса, яратыр да идем.”
 
Җырыбыз нигезендә телебезне хәстәрләү радиотыңлаучылардан да әлләкүпме ишетеп торабыз. Күптән түгел тыңлаучыбыз Әнвәрбәк “Күңел” радиосыннан үзе язып алган ике җырны “тыңлап карарга” безгә дә тәкъдим иткән. “Җиде көнгә җиде җыр” тапшыруында тыңлатылган “Сырхау” һәм “Эх, пятачок” әсәрләренә карата җыр сыйфаты өчен борчылып, бу хакта теләктәшләр эзләү максатында. "Җырым сезгэ сырхау булсын, дигән ачыш өчен”, “татар телен "баетып",пяточок (дуңгыз борынын) телгә керткән өчен берәр бүләккә тәкъдим итәргә кирәк”, дип төрттереп тә куя. 
 
Күрдек ки, ишеттек ки җырның тел белән бәйләнеше күптармаклы, төрле фикер уята торган киң колачлы икән. Монда фәлсәфи уйлануларга, фәнни анализга ихтыяҗ бар икән.Җыр табигый, мәҗбүри рәвештә ике үзәкле дидек: моң һәм сүз. Һәр икесе үзенә мөстәкыйль фәнни вә гамәли категория. Бәхәссез ки, җырның тел үзәге –умырткасы булырга тиеш. Моны тоемлау күңел ихтыяҗы. Ул булмаса, кешегә “колагына аю баскан” дип моңны тоймаган кебек үк тискәре бәя бирелә. Иң әүвәле тел җырга мәгънә белдерү – фикер әйтү өчен кирәк. Мәгънә белдерү чаралары иң башта аваз, иҗек булса да төп чара, әлбәттә, сүз. Җырда аның әһәмияте турында Ренат Харис, Ризидә Әхиярова “Бер сүз эзлим, сиңа әйтер өчен” дип, “Бер генә сүз” исемле җыр язганнар;
 
Бу хакыйкатьне дә Тукаебызның халык җырларына багышлаган тарихи фәнни-фәлсәфи уйлануларына таянып дәлилләү ышанычлы. Олуг әдибебезнең бу фәлсәфә кыйбласының нигезе моң белән башланып, тел белән очлануында. Менә шул нигезне беркеткән төп җилем нурларының кайберләре бүген дә хәтердә балкып-балкып китә: “Халык җырларына әһәмият бирергә кирәк дип, кат-кат әйтелде инде. Ни өчен әһәмият бирергә кирәк? Шуның өчен ки, чын халык телен, чын халык рухын безгә тик халык җыруларыннан гына табып була... Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырулар сөймәгемнән миндә туган телебезне сөю туды. Әгәр миңа җырлар ярдәм итмәсә, мин соң сарт “ Бәдәвам”нары, сарт “Кисекбаш”лары, кызылбаш “Тасриф”лары, гарәп “Нәхү”ләре белән, туган телебезне сөймәк кеби бер олуг нигъмәткә малик була алыр идеммени? ... (Г.Тукай. Әсәрләр. 4 томда, 2 нче том, 272, 274 б.); Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятыбызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр (2 т., 265 б.).
 
Җырда сүз белән ничек эш ителүен ул болаерак тәфсирләгән: .. “Мондый шигырьләргә халык җырлары дип әйтелә. Бу җыруның әүвәлендәге ике юлы, ягъни “минем сөеп җиккән атым – кара берлән тимер күк” дигән сүзләренең, соңгы ике юлга бик ябышуы булмаса да, соңгы: “сагынганда айга карыйм – ай да ялгыз, минем күк” дигән мәгънәле вә хисле сүзләрнең астына нинди истигъдатлы (талантлы) шагыйрь дә кул куюдан тартынмас дип уйлыйм.
 
Аннан соң безнең халыкта җырлар өчен әүвәлге ике юлның күп вакытта бер дә әһәмияте дә булмыйдыр. Әүвәлге ике юл анчак скрипка уйнаганда бер кәррә кыл тартып кую кабиленнән генә бер нәрсәдер. Мәсәлән, гавамнан берәү җырлый: “Сандугачлар су ташый – кайда икән су башы”. Ул бу сүзләрен җыруга санамый, бәлки тыңлаучыга үзеннән бернәрсә көттерә.
 
Тыңлаучы: “Бу нәрсә әйтмәкче була икән?” дип көтеп торган чагында гына, ул: “Безнең җанкәй ялгыз башы – Хозыр булсын юлдашы”, дип куя.
 
Шулай көтмәгәндә генә килеп чыккан бу матур сүзләр тыңлаучының колакларына вә күңеленә, әлбәттә, хуш килә.
 
Бу тарыз (рәвешле) җырлау табигый рәвештә сайланган булса да, бик моәффәкыятьле (уңышлы) сайланган. Әүвәл юк кына сүзләр берлән тыңлаучының колагын торгыз да, аннан соң мәгънәле сүз әйт. Бик яхшы бит! Шулай, көтеп алган кадерле була, ди җыр сөюче, аны төпле белүче шагыйребез.. (2 т., 261 б.).
 
Аңладык ки. җыр текстының Тукай билгеләгән үзенчәлекләреннән берсе ул – “әүвәлге ике юлы соңгы ике юлга ябышмау”. Тик ... шуны диккатькә алып искәртик: Тукай очраклы атаган юк сүзләр белән шулай ук очраклы атаган мәгънәле сүзләр калыбы мәҗбүри кагыйдәи рәвеш түгел икән бит,– моны бигрәк тә бүген дә җыр чыгару белән шөгыльләнүче әһелләребез зиһеннәренә алсын иде. Шул ук язмасында Тукаебыз болай ди: “Югыйсә безнең һәр дүрт мисрагы да (җыр, шигырь юлы) бер-беренә ябыша торган җырларыбыз да бар. Мәсәлән: Җаныем, җаныем, җанашым, авыртмыймы җанбашың? / Авыртсалай, ай, җанбашың, үзем түшәк, җанашым.
 
Мин сөямен үзеңне, кашың берлән күзеңне; Мин сөйгәнне син шуннан бел: / һич тә алмыймын күземне.
 
Хәер, бу тезисын Тукай болай тәмамлый: “Ләкин болар мөстәсналар (аерым очрак) дияргә була (2 т., 261 б.), ди. Аның бу искәрмәсе дә уйландыра бит. Даһый шагыйрь “ Халык җырларының шулай җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле бернәрсә булганы өчен дә, аларга әһәмият бирергә кирәк. Аларны югалтмаска иҗтиһат итәргә кирәк”, дигән икән, димәк ки, анда “юк”, “мәгънәсез” сүзләр була алмый! Алда күрербез, алары да безнең өчен “җәүһәр вә якут” саналырлык хәзинә икән!
 
Бу – бер яктан. Икенче яктан караганда, баштагы юл белән икенче юлның мәгънәви нисбәте дә заманалар үтү белән үзгәрә бара бит. Тукайдан соңгы чор ул җырның күпчелек очракта тулаем бер әсәргә, ягъни мөстәкыйль шигырьгә таянып, нигезләнеп чыгарылуы белән характерлыдыр. Әгәр без бүген бәяләр өчен җырның асылын Тукай билгеләгән әсәсен –“халыкның бер генә җыруын тотып нечкәләсәң, шөбһәсез, аның халәте рухиясен, нәрсә уйлаганын вә ни хакында нинди фикердә икәнен белеп буладыр” – дигән канунын алабыз икән, анда бер генә дә мәгънәсез сүз, гыйбарә булырга тиеш түгел. Моны бит әдип фәнни анализы барышында үзе үк исбат итә: “Менә шушы дәгъваны, ягъни халык җырларының сихерле көзге икәнен күрсәтер өчен, хәзер берничә җырлар җырлап күрсәтәбез. Мәсәлән: Байлар кияр каракүл – без киябез эшләпә; / Ходай бәхетне бирмәсә, баеп булмый эшләп тә.
 
Менә бу җыру – халкыбызның бу дөньядагы “байлык” вә “фәкыйрьлек” дигән ике нәрсәгә карашы. Аныңча, ходай бәхетне бирмәсә, баеп булмый эшләп тә.
 
Кимим – бүркем булса да, җыламыйм күңелем тулса да,// Ходай кушкач, нихәл итим, чыдыйм авыр булса да.
 
Менә бу – халыкның ходай тәкъдиренә чын күңелдән тапшырылуын һәм, никадәр авыр булса да, үзен-үзе чыдарга көчләвен күрсәтә, ди Тукаебыз.
 
Ул шулай дигән дә бит, тик аның мисаллары безнең чор кешеләренә тәэсир итәме соң? Эш бит аерым мисалда түгел, ә бәлки җырдагы сүзнең гомумән тәэсир итүе, Тукайны борчыган да сүз, безне борчыган да сүз – бүген дә безне борчыган “юк сүзләр” Тукайныкыннан һич ким түгел.
 
Үземне борчыганнарның берничәсен генә “куен дәфтәремнән” күчерәм: “Тагын “йөрәк”, тагын әйтергә теләгән мәгънә төсмеренә туры килми; Җитмәсә янәшәсендә үк тагын матур; Гади генә кытыршылыклар, әмма тел хатасы бит, шуңа күрә күңелне кыра:Ничек яшәгәнмен микән... (икән урынына); Умырзая, умырзая // әйт син миңа, яшьлек ярым кая (кайда урынына); Син бит әни безнең өчен бер генә, берәү генә... (татарча: безгә); бер генә ди.Җитмәсә әле бер генә мәгънәле сүзнең – синонимның кирәксез кабатлануы...; Үзәкләремне өзә бит синең бер карашың да (урынсыз мәгънәви кабатлау); Синтаксик бозылу: Әллә инде үзеңдәме белмисең (рифма колы булгач!). 
 
Болар “тел кытыршылыгы” дип ризасызлык белдереп төртеп куелган мисаллар. Күрдек, төшендек: Тукай аларга мәгънәви-семантик яктан анализ ясаган. Безгә дә бүген дә ярап куярлык сабак. “Мондый шигырьләргә халык җырлары дип әйтелә. Бу җыруның әүвәлендәге ике юлы, ягъни “минем сөеп җиккән атым – кара берлән тимер күк” дигән сүзләренең, соңгы ике юлга бик ябышуы булмаса да, соңгы: “ сагынганда айга карыйм – ай да ялгыз, минем күк” дигән мәгънәле вә хисле сүзләрнең астына нинди истигъдатлы (талантлы) шагыйрь дә кул куюдан тартынмас дип уйлыйм...Аннан соң безнең халыкта җырлар өчен әүвәлге ике юлның күп вакытта бер дә әһәмияте дә булмыйдыр. Әүвәлге ике юл анчак скрипка уйнаганда бер кәррә кыл тартып кую кабиленнән генә бер нәрсәдер. Мәсәлән, гавамнан берәү җырлый: “Сандугачлар су ташый – кайда икән су башы”. Ул бу сүзләрен җыруга санамый, бәлки тыңлаучыга үзеннән бернәрсә көттерә.Тыңлаучы: “Бу нәрсә әйтмәкче була икән?” дип көтеп торган чагында гына, ул: “ Безнең җанкәй ялгыз башы – Хозыр булсын юлдашы”, дип 
куя. Шулай көтмәгәндә генә килеп чыккан бу матур сүзләр тыңлаучының колакларына вә күңеленә, әлбәттә, хуш килә.Бу тарыз (рәвешле) җырлау табигый рәвештә сайланган булса да, бик моәффәкыятьле (уңышлы) сайланган. Әүвәл юк кына сүзләр берлән тыңлаучының колагын торгыз да, аннан соң мәгънәле сүз әйт. Бик яхшы бит! Шулай, көтеп алган кадерле була (2 т., 261 б.).
 
Җыр текстының Тукайча үзенчәлекләре: ... Әүвәлге ике юлы соңгы ике юлга ябышмаган ...; Югыйсә безнең һәр дүрт мисрагы да (җыр, шигырь юлы) бер-беренә ябыша торган җырларыбыз да бар. Мәсәлән: Җаныем, җаныем, җанашым, авыртмыймы җанбашың? / Авыртсалай. ай, җанбашың, үзем түшәк, җанашым.... Мин сөямен үзеңне, кашың берлән күзеңне; Мин сөйгәнне син шуннан бел: / һич тә алмыймын күземне. Ләкин болар мөстәсналар (аерым очрак) дияргә була(2 т., 261 б.).
 
“ Халык җырларының шулай җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле бернәрсә булганы өчен дә, аларга әһәмият бирергә кирәк. Аларны югалтмаска иҗиһат итәргә кирәк”, ди Тукай. Нәрсә ул аныңча “җәүһәр вә якут?“Белергә кирәк ки, халык җырлары – халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер. Бу – бертөрле сихерле көзгедер. Чөнки халыкның бер генә җыруын тотып нечкәләсәң, шөбһәсез, аның халәте рухиясен, нәрсә уйлаганын вә ни хакында нинди фикердә икәнен белеп буладыр.
 
Менә шушы дәгъваны, ягъни халык җырларының сихерле көзге икәнен күрсәтер өчен, хәзер берничә җырлар җырлап күрсәтәбез. Мәсәлән: Байлар кияр каракүл – без киябез эшләпә; / Ходай бәхетне бирмәсә, баеп булмый эшләп тә. Менә бу җыру – халкыбызның бу дөньядагы “байлык” вә “фәкыйрьлек” дигән ике нәрсәгә карашы, Аныңча, ходай бәхетне бирмәсә, баеп булмый эшләп тә (2 т., 264 б.).
 
 Әдибебез китабын табып алып, бу кызыклы, бүген дә актуаль язманы шуннан дәвам иттерегез. Үзебез үк бүген дә кирәкле нәтиҗәләр ясый барырбыз.Үз чорындагы җырларның сүзләре турында Тукай аерып уйланган: “Башка халыкта ничектер, бездә бер ел үтми ки, анда бер-бер төрле яңа көй чыкмасын. Бу хәл бабаларыбызның мәҗүс заманнарыннан бирле үк дәвам итеп килми микән? (Бу урында бернәрсә хәтергә килә: безнең халык җырларында халкыбызның мәҗүс заманнарында җырлаган җырлары дип хөкүм итәрлек бер җыру да сизелми. Барча җырларыбыз ислам кабул иткәннән соңгылар гына булырга охшыйлар. Мисал өчен: “Иртә генә тордым, ай таң берлән, битем юдым ап-ак кар берлән; ахирәт тә күрке иман берлән, дөнья күрке сөйгән яр берлән”. Безнең хәзерге җырларыбызның күбесендә “ислам”, “тәкъдир”, “ходай” сүзләре күренә. Гаҗәба, мәҗүс замандагы җырлар бөтенләй онытылып бетте микәнни?).
 
Хәзер килеп, Тукайның “башта юк сүз, аннары мәгънәле сүз” кагыйдәсенең ничек үтәлүен күзәтик. һәр җырны икегә таркатыйк.“Юк сүзләр”. Бактың исә татар җырының татарлыгы шулардан башлана икән: – Кешенең үзе, кыяфәте, әгъзәләре, кием-салымы, холкы, хәләте, хезмәткә мөнәсәбәте, акылы:Башларыңа кигән түбәтәең – түбә түгәрәген кем уйган; (“Кәримкәй” көе); Бу елда да богдай бик уңган / кыйблаларга таба егылган (“Аксак Йосып” көе); Ак кәгазьләргә май таммасын – кырып алу илә җуелмас (“Аксак Йосып” көе); Ашадым ла җиләкнең пешкәнен – ашамадым җиргә төшкәнен (“Аксак Йосып” көе); Таудан тауга чапкан атка эшлияләр киң кирәк (“Фатыйма” көе); Аргамакка менсәң мен сикереп, / ат савыркайлары селкенсен (“Аргамак” көе); аргамаклар печән ашамас,/тезгеннәрен җиргә ташламас (“Аргамак” көе); Берәр “юк” сүзнең бүген чын ачыш-табыш булуы бар: Ишек алдың себереп куй алма тәгәрәтергә (“Фатыйма” көе). Берәр йола булмадымы икән?
 
– Кешенең көндәлек тормышы – гап-гади эш-хәрәкәт: Кичә бардым кибеткә, көмеш алдым йөзеккә; Төне дә юк, көне дә юк фарсит иткән егеткә (“Ситдыйк солдат” көе); Бар гап-гади, бар матурлап карау, бар хыялый карау: Безнең җанкай сачен тарый гөлдән тамган май белән; Күк күгәрчен күгелҗем, җиргә төшәр җим өчен (“Сасы борын” көе). Боларда сурәтлек – шагыйрьлек бар. Халыкчанлык шушы инде ул!
 
– Тирә-ягы, туганнары, мөхите: Әйдә барыйк кибеткә,/Көмеш алыйк йөзеккә; Синең атың юргамы, / Башын чайкап юртамы? Сәгатьләр келт-келт итәдер,/Төн уртасы җитәдер; Сары атым саз буенда,/Җиз камыты муйнында; Агыйделләрне кичкәндә/ут күренә аргы якларда ( “Аксак Йосып” көе); Чәй куярга исәпләсәң, каен булсын күмерең (“Кузай” көе); Безнең илгә барсагыз, сәлам диегез муллага (“Солдат бәете”); Түгәрәк өстәл өстендә йөгергәләй тутый кош (“Майлау” көе); “Без утырган караватның, асты, өсте салават (“Яңа сәфәр” көе).(Татарга да сәке генә димәгән); Итек кимә – ки читек; читек аяк талдырмас (“Озын эрбет” көе);
 
– Табигать: Чук каенлыкларның какысын – җыеп ашар идем татлысын (“Кәримкәй” көе); Агыйделне киң диләр. Аны диңгез димиләр; Айхайлай дигән тавышка Кама кача камышка; Су буена төшкәнем юк,/Яфрак яра тал тирәк (Аңгыралардан төрттереп көлү): Биектә лә тауның башларында / тубылгыдан читән кем үрсен (“Сәгать чылбыры” көе); Әхлак, тәрбия: Сары сандугач баласын тотсам да үтермәс идем (“Сандугач” көе);
 
– Җәмгыять. Халык, Милләт. Төп сыйфатлары: Түр тәрәзәләрнең төпләрендә/язу язган микән Җабраил (“Сәлим бабай” көе); Ак кәгазьнең өсләрендә / дәфтәр кыйлам синең исмеңне (“Сәлим бабай” көе); Ак кәгазьләрнең өсләрендә / уйнайдыр ла бәнем каләмем(“Сәлим бабай” көе); Көмешләр дә йөзек койдырдым: бер кашы гына төште тәңкәгә (“Сәлим бабай” көе); Мәсҗетләр башы кыйгач-кыйгач (“Сибиряклар” көе) ; Уклар да аттым төзәп камышка (“Сибиряклар” көе); Җирән атым җиз дагалы мәскәүский Варшауда (“Майлау” көе). (Менә без кем!!!); Без барабыз Кырымнан, Кырым шәһәр кырыннан (“Эстәрле” көе); (Без кайларда гына йөрмәгән!!); Без китәрбез, дуслар, сез калырсыз, камышлардан күпер салырсыз (яртысы акыллы сүз) (“Ак бүрек” көе);
 
– Идеология: Уф алла дип кем әйтә, Кемдә хәсрәт шул әйтә; Күкрәкләремне черетеп, әткәй, байга ник бирдең? (“Солдат бәете”); Безнең биек тавыбыз,/өзелә камыт бавыбыз (“Шомрай”көе) (Бар бае, бар ярлысы);
 
– “Теләсәнәрсә”. Аптырамагыз: аларына да юлыгабыз ич. Тик җыр кадәр җырда татар андыйларны юкка әйтмәс. Тәрәзә төбем чын кара,/Каз канаты каләмем; Сандугачлар су ташый./Кайда икән су башы; “Теләсәнәрсә” еш очракта көйгә (рифма, ритмга китерер өчен): Талир тәңкә тал түгел, табалмаслык мал түгел; Ишек алдым сары усак, усак түгел сарымсак ( “Бөгелмә” көе); Икенче өлешенә чыннан да ябышмый – Вак-вак атлап киләсең, тишекме әллә чабатаң? Җыен дус-иш арасында сезне бигрәк яратам. ( “Бөгелмә” көе); “Теләсәнәрсә”нең дә яртысы – хак сүз: Алма агачтан ал тама, егет кеше мал таба; Егет алай алданмас,/кызлар бизәнмәй булмас (“Ситдыйк солдат” көе); 
 
Җырда милләт язмышын хәл итүче бу ике үзәкнең (моң вә тел) аңыбызда да, көндәлек яшәешебездә дә тигез дәрәҗәдә булырга тиешлеге үзеннән-үзе аңлашылса да, гамәлдә бу таләп көндәлек яшәештә тигезлектән шактый тайпыла. Шөкер, телгә карата шәфкать берникадәр сизелә: Туган тел көне республикабызда елына ике тапкыр үткәрелә, аның саклануын, үсүен кайгырткан махсус канун, программалар башлыча кәгазьдә булса да яшәп тора, Хөкүмәттә, Дәүләт советында, кайбер җәмәгать, мәгариф оешмаларында дәүләт акчасына тотыла торган вазыйфаи затлар билгеләнгәнгә, байтак гаммәви аралашу чараларында әбүнәчеләренең таләбен, мәнфәгатен истә тотканга, берникадәр гамәли эшчәнлек күрсәтелә. Тик моң хакында, аны милликүләм, дәүләти колачлы кайгырту турында рәсми рәвештә дә андый мәгълүмат биреп булмый. Очраклы мисаллар белән генә “шапырынгалыйбыз”. Әйтик, “Мәдәни җомга” газетыбыз тел темасын даими яктырту белән бергә моң-җырга багышланган чыгышларны да биреп барырга омтыла. Аларда халык күңеленә даими кирәкле һәм яшәүче рухый азыкның төрле сыйфат-хәсиятләре анализлана, бәяләнә. Шушы язмабыз да моңа дәлилдер, шәт.
 
Бу уңышлы башлангычны дәвам иттереп, без бүген җырда телне куллану мәсьәләсен кабатлап алу гонаһ булмастыр дибез.Җыр бүген аралашуыбызның тел белән беррәттән кулланыла торган төп чарасыдыр. Аңа карата бүген беркем битараф түгел. Шулай да күпчелегебез аның көндәлек яшәешебездә әһәмиятен, иҗтимагый күренеш буларак та, рухый азыкның бер төре буларак та асылын, хәсиятен белеп бетермибез. Бигрәк тә яшьләр бу хакта сирәк уйлана. Бераз гына булса да ачыклык кертик әле.
 
Иң башта: җыр, әлбәттә, моң үзәгенең җелеге булса, шул ук вакытта тел дә аның хәсияти үзәге. Моңның төрле рәвешләре булып, алар арасында телдән башка чагыла торганнары да бар. Җыр исә шиксез тел белән бәйле.Шәхсән үземә җырны сөйләм төре буларак фәнни өйрәнергә туры килде. Ягъни телебезне куллануның бер үзенчәлекле җанр төре буларак. Күзәтүләрем матбугатта, радиода бәян да ителде. Бүген дә менә шул күзәтүләремә таянып кайбер нәтиҗәләр ясарга җөрьят итәм. Җырга сөйләм төре буларак менә шушындый караш башка зыялыларда да булган, бүген дә бар. Атаклы шагыйрәбез Лена Шагыйрьҗанның “Галәм кисәтүе” поэмасында мондый юллар бар: “... Әүвәл заманнардан килә хәбәрләшү чаралары / Хатлар язып бер-берсенә, / аңлашкан җир балалары. /Хат язмаса, җыр чыгарган, / ишетсеннәр өчен җанын./Җыр-моңында белдергән ул /мәхәббәтен, серен, зарын” (К.у., 2006, №5, 5 б.).
 
Иң башта тел ул, моң кебек үк, җырның барлыкка килүенә сәбәп. Кайсы беренчел – бу шактый бәхәсле мәсьәлә. Бәхәсләр, чыннан да, чыгып тора. Шактый каршылыклы фикерләр әйтелгән. Сара Садыйкова “Җыр булсын өчен иң башта көй кирәк, көйсез җыр булмый”, дигән. “Көй”нең туу мизгелен ул ничек күзаллагандыр. Чынында бит адәм баласы авызыннан чыккан, хәтта әле фикер сыйфатында аның аңында барлыкка килгән моң бөресе, фикри аһәң барыбер телгә нигезләнеп оеша. Димәк ки, һәр җырның тел сыйфаты өчен аны сүз белән дә, моң белән яраткан затлар да, аны бүтәннәргә җиткергән җырчы да берүк дәрәҗәдә җаваплы. Җырчы Зөфәр Билаловның бер телевидение тапшыруында әйткән гыйбарәсе уйландыра бит: “Телебезне җыр аша саклыйк”, (17 сент. 2016). Җырны көйгә салучы, аны сүз белән өретүче, аны җырларга алынган һәр кеше менә шулай уйласын иде дә бит.
 
Әлбәттә инде, иң әүвәле тел җырның фикри эчтәлеген хәл итә. Җыр ул беренче нәүбәттә халыкның, дәүләтнең иҗтимагый тәрбия коралы, сәнгатьнең әдәбиятның әһәмиятле төре буларак идеология чарасы. Әхлагыбызга, милли йолаларыбызга муафыйк булмаган фикер, күренешләрне генә түгел, тупас, әхлаксыз гади сүз, гыйбарәләрне дә җырда ишеттерү катгый тыела. Элек цензура тыйган сүзләр дия идек. Ни кызганыч, бүтән милләтләр тарсынмый бит дип, акланган булып, әдәпсез гыйбарәләр, шапшак алынмалар, вулгаризмнар кыстыру очраштыра башлады. Сөйләмебезне пычратып, телебезне тәмсезләп, мисаллар китереп тормыйбыз. Татарда турысын әйтеп кочакка керергә чакыру, бу гамәлдән ләззәт алуны әйтү әхлаксызлык санала иде. Ике җенеснең якынлыгы хәлләрен ачыктан-ачык әйтү, хәтта кочаклау, үбешү, сыйпау сүзләре олылар, балалар катнашындагы концертларда гомумән тыела иде. Бу хакта борчылып язылган хатлар матбугатта, радио, телевидение, интернетта әледән-әле күренеп-ишетелеп тора. Тик төзәлергә, төзәтергә ашыкмыйлар – вазыйфаи затларның, каләмдәшләрнең, тәрбиячеләрнең зәвыгы тупаслана бара, күрәсең; Моның аерым затларга гына карамыйча, бөтен җәмгыятькә таралуы аеруча куркыныч бит. Үзебезнең йола. тәртипләрләрне шик астына куючы, хәтта аларны хуплаучы гыйбарәләр бернинди искәрмәсез, гадәти хакыйкать сыйфатында халыкка җиткерелүе, өстәвенә әле аларның дәүләт радиолары аша ишетелүе аяныч, хәтта хәвефле күренештер.Йола димәктән, бездә бит яратышкан сагынышкан парларның бер-берсенә тартылуы, якынаюы да әхлак нормасына салынган – кыз бала егет янына үзе бармый, килсә, егет кыз янына килә. Элекке халык җырларында сөйгәнен сагынып үз янына чакыруы әрсезләнеп өзгәләнү, тыелгысыз чакыру, өндәү тонында түгел, ә сүз җае белән, кинаяләп белдерелгән: “Караңгы дип килми калма, ай булмаса йолдыз бар” дигән. Шикләнү аша белдергән: Әллә барып әйтим микән сагынуларымны, дигән. Кайберәүләр кил дип өзгәләнүенең сәбәбен дәлилләргә тырышкан: яратам, шуны бел, дигән, әле дә соң түгел, дигән. Ә кайберләренең “Үзең кил!” дип каршы дәшәргә дә кыюлыгы җиткән. Кайбер кыюраклары: Үзе килмәс, бик сагындым / янына барыйм әле”, дигән.Шуңа күрә егетнең “кил, кил, кил” дип өзгәләнүе гайре табигыйлек, әхлаксызлык дип саналырга тиештер. Хатын-кызга андый гозер берникадәр кичерелсә дә ир-атка өзгәләнү, кабат-кабат үтенү, түбәнсенү, әхлаксызлык саналадыр. Классик саналган бер җыр бар бит инде (Р.Янбулатованың “Кил, кил, кил; Кил, иркәм, елмаеп кил инде, сагындым”). Моннан соңгы йөзләгән җырның “кил”ләре – ул эчтәлеге белән кирәксез, хәтта зарарлы, кабатлануы белән теңкәгә тигән, бүтән автор сүзен урлау-плагиатлык. Әхлаксызлыгы ягыннан алар көчәя генә бара: “Кил иркәм инде мәңгегә / Кил иркәм кил инде”. Янә дә: “Кил әле кил яныма / Тоярсың иң кайнар кочакны (Вил Усманов)“. Бәла шунда: заманы үзгә булса да авторлары яңа дип тәкъдим иткән җырның бернинди яңалыгы юк; моңы ягыннан әле күпкә кайтыш та. Нигә кирәк татарга мондый мәгънәсез, зарарлы тәкрарлау..
 
Бу мәгънәсез тәкрарлауның янә бер зур зыяны – ул аның тел ярлылыгына сәбәп булуы. Диккать итегез әле: бүген татарда “йөрәк” сүзе кермәгән җыр бар микән!? Моңа борчылып, махсус мәкалә язып бастырган идем, нәтиҗәсе әлләни сизелмәде.. Радиоларда бәйге-конкурс үткәрергә яраталар; “йөрәк” сүзе кермәгән бер җыр тапшырсагыз, үзегезгә бүләк бирәм, дип бәйге оештырыйк мәллә!
 
Җырның ана телебез язмышында тоткан урыны турында үзенә бер зур фәнни сөйләшү сорала. Еш кабатлап мәгънә төсмерен тоныкландыруга, бәясен төшерүгә китергән мисаллар “йөрәк” кенә түгел бит. Безгә “Кызыл китап” ачарга вакыт җиткәндер: бәхет, кояш, йолдыз, бәгырь, җан, күз, караш, иркә, сөю, чишмә, авыл, сагындым, яшьлек, гөл, чәчәк, җил; Бездә бу исемлек бик тә озын, үзенә бер газет бите кирәк; үзегез дә махсус куен дәфтәре булдырып, бу исемлекне дәвам иттереп карагыз. “Матур” беренче урында булыр. Тамырында берни аңлатмаган сүз җырда нинди генә күренешкә тагылмый: матур... сөю, ...хис, ... ай нуры, ... сары яфрак. Бәла шунда ки җырдан ул көндәлек сөйләмгә күчә: матур эш, ...нәтиҗә, ...җиңү...; Бер җитәкче “без быел колорадо коңгызы белән матур гына көрәштек”, ди. Радиоларда, телевидениедә һәр алып баручының сөйләме шул сүз белән изгән, шуның белән баскан. Аларга ияреп, гади кеше әйтсә дә аптырамыйсың. Тукай да язган бит ул сүзне диярсез; язган, тик ул бу сүзнең нәрсә аңлатканын шунда ук төшендереп тә биргән: тел матур ул, чөнки әткәм-әнкәмнең теле, ул әнкәмнең бишек җыры, әбкәм хәтирәсе, аның ярдәмендә күп нәрсә белеп була, дигән.
 
Инде тәкрарлауга кабат тукталсак, фәнни фикерләүдә кабатлау ул бер дә тискәре нәрсә түгел, ул фикереңне, хисеңне сурәтләп бирә торган сәнгати, риторик чара; синтаксик фигура дип атала. Шагыйрь, ораторлар аңардан бик оста файдалана. Җырда да аның үз урыны бар. Менә күңелгә ятышлы җырлардан мисаллар.
 
 Кеше итеп яраткачтын дөньяга / Кеше итеп яшәт тә, ходаем; Дөнья бездән туймаганда / Дөньядан туймыйк әле; Тәрәзә каршында кыз бала / Елама, елама, елама. Кабатлану өчтән артык түгел. Бу – үзенә бер кагыйдәме әллә? Хәер, “Фәридә Кудашева кайбер җырчылар кебек җырның соңгы юлларын ике-өч тапкыр кабатламый”, ди галимә Фирүзә Арсланова. Заман таләбе кабатлауга карата да үзгәрә, күрәсең. Әллә тәнкыйтьче дә картаямы? Алай дисәң, тыңлаучының да күпчелеге моңа тискәре карашта.
 
Шулай да өч тапкыр кабатлау утыз тапкыр түгел инде. “Хуҗа Насретдин” дигән озын такмаза (җыр дип әйтергә тел бармый) тулысы белән шушы ике сүздән тора. Яртысыннан соң ул “Насретдин”гә калып, янә дә ким дигәндә утыз тапкыр кабатлана. Мондый мисаллар көннән-кән өстәлә тора. 
 
Шушында бер тын аласы килеп китә: борчылу хисе белән бергә бу хакта канәгатьлек хисе кичерелгән чаклар да искә төшә бит. Күңелгә уелып калып, торып-торып кадерле хәтирәләр уята торган берәр җырны кабат тыңлап тәм тапканда аның милли моңы белән бергә сүзләренең дә таныш, җанга бик ятышлы, тәмле булуын тоюдан рәхәтлек кичерәсең.– Сорамагыз кемне сагнасың дип //Гомер буе сөйдем берәүне...; Бер карадым күзләреңә, икенче – йөзләреңә; Телеграм баганасын саныйсым калган икән //Күз керфекләрем талганчы карыйсым калган икән; Сагынуларым биниһая , җирдән күкләргә ашкан; Сагнам дуслар, сагнам дуслар, сагнам туган илкәйне; ...Әлләниләр бирер идем аһ дигән сүзләреңә;
 
Үзегез дә шундый күңел җәүһәрләрегезне зиһенегездә яңартып, ләззәт чигеп карагыз әле.
Илдар Низамов,
 филология фәннәре докторы.
 

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 30.05.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»