поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
29.07.2010 Җәмгыять

ЭЗЛӘР КАЛМЫЙ СУЛАРДА

Җинаятьчеләр арасында: “Мәет юк, димәк үтерү дә юк”, - дигән фикер бар. Чыннан да, явызлыкның төп дәлиле булган гәүдә табылмаса, вәхшине хөкемгә тартуы кыен. Шуңа күрә дә аны ерак яшерергә тырышалар, шул максаттан елга-күлләргә батыру очраклары да күп. Чөнки таркату, агызу кебек юк итү сәләтенә ия булган сулыкларда ерткычлык эзләре юылып, җәзадан котылуга өметләнәләр. Ләкин мәетләр дә, алар артыннан гаепләр дә өскә калкып чыккан чаклар да еш була.

ТАРКАЛГАН ТАБЫЛДЫК

 

Ике ай буе рәхимсез кыздыру кечкенә сулыклар гына түгел, зур елгаларга да тәэсир итми калмады. Кама да саега төште, элек дулкыннар уйнаган урыннарда ләмле, ташлы-комлы коры җир калдырып, елга ярлардан ераккарак, берникадәр эчкәрәк шуышты.

 

21 июньдә кичкә таба Каманың уң ярында урнашкан Тарасовка авылында яшәүче берничә хатын-кыз җилсез булганга шоп-шома су өстендә чайкалучы әйберне кеше гәүдәсенә охшатып, шау-шу куптара. Авыл халкы арасында бала-чага, туган-тумачасын барларга керешүчеләр дә булмый түгел. Көн эссе, су коенырга йөрүчеләр күп бит...

 

Шомлы хәбәр район үзәге Мамадышка барып ирешә. Ләкин хәвеф урынына әлеге район милициясе хезмәткәрләре артыннан ук күрше Балык Бистәсенең барлык хокук саклау органнары җитәкчеләре, оператив хезмәткәрләр килеп җитә. Чөнки мәет табылган урын, Тарасовкадан ике генә чакрым түбәнлектә булса да, Балык Бистәсе районы җирлегенә керә икән. Димәк, җинаятьне ачу белән дә алар шөгыльләнергә тиеш.

 

Ә мәетнең криминаль булуы, кем әйткәндәй, әллә кайдан кычкырып тора. Баштанаяк бау белән уралган гәүдәнең муенына һәм тез, тубык буыннарына капрон җеп белән икешәр, җәмгысе алты ак кирпеч бәйләнгән. Аның суга үз ирке белән төшмәвен аңлау өчен, криминалист булу кирәкми. Соңрак бик нык таркалган гәүдәдән ике пуля да алынгач, мәрхүмнең атып үтерелүе дә ачыклана.

 

Русия прокуратурасы каршындагы тикшерү комитетының Балык Бистәсендәге өлкән тикшерүчесе Илнур Ибраһимов җинаять эшен кодексның “Үтерү” дигән 105нче маддәсе буенча кузгата.

 

Агымсу җимергеч эшен башкармыйча калмаган. Мәрхүм череп, танымаслык хәлгә килгән. Чөнки йомшак тукымалары юкка чыгу сәбәпле, күп кенә урыннары коры сөяккә калган. Буе 178 см, уртача гәүдәле, астагы тешләре юк, өстә протез, сакланып калган чәчләре чал, аяк киемнәре юк, свитер, футболка, кара чалбардан... Һәм инде телгә алынган ике пуля, кирпечләр, җепләр. Җинаять кылынган, дөресрәге, җинаять корбаны табылган урында алынган бар мәгълүмат шушы була. Чөнки ир-атның кайда үтерелгәне дә билгеле түгел.

 

Ул гына булса икән. Моңа өстәп, аның кайчан булганы, мәрхүмнең кем икәнлеге, хәтта яшен ачыклавы да кыенлыклар тудыра. Башлангыч чорда аңа чама белән 60-80 яшь һәм узган елның җәй-көз айларында һәлак ителгән дип фаразлана. Чөнки мәетнең бозылу дәрәҗәсе төгәлрәк әйтергә мөмкинлек бирми. Һәм чама чамадан узмый дигәндәй, әлеге мәгълүматларның дөреслектән ерак булуына да гаҗәпләнәсе юк.

 

ЯР БУЕНДА СТАН БАР

 

Балык Бистәсе милициясенә тикшерү-эзләү чараларын менә шушындый, нинди дә булса җинаятькә ия бер генә мәгълүмат та булмаган шартларда башларга туры килә. Болганчык суда кул белән балык тотуны хәтерләтә бу. Мәсьәләнең җитди икәнлеген аңлап, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү идарәсеннән дә тәҗрибәле оперлар җибәрелә. Алгарак китеп булса да әйтик, ызандаш районнар чигендә ике төн, ике көн эзлексез эзләнү нәтиҗәне көтелгәнгә караганда да тизрәк бирә. 21 июньдә мәет табыла, 23 июньдә, хәзергә шикләнелүче дигән статустагы, 1985 елгы егет инде гаебен танып, тикшерү чараларында катнаша.

 

Кагыйдә буларак, бу төр җинаятьләр үтерелүченең шәхесен ачыклагач ачыла. Чөнки бу аның аралашкан кешеләрен, шикләнердәй затлар даирәсен, ишеткән, күргән, белгәннәрне барлап, мәгълүмат җыярга мөмкинлек бирә. Балык Бистәсе эчке эшләр бүлегенең криминаль милиция начальнигы Илназ Закиров әлеге очракны да шундыйлар рәтенә куя. Чөнки алар җинаятьчене һәлак булучының кем икәнлеге мәгълүм булганчы ук тоталар. Мәрхүмнең 56 яшьлек Илназ Җ. икәне шик астына алынган кеше һәм тагын ике шаһит ярдәме белән генә ачыклана. Юкса бу бик зур мәшәкать чыгарасы икән. Чөнки юк булган ир-атны берәү дә эзләмәгән, шул сәбәпле хәбәрсез югалучылар исемлегенә эләкмәгән ул. Тумышы белән Биектау районы кешесе Казаннан ерак булмаган Васильево бистәсендә яшәгән, соңгы вакытта Камадагы балыкчылар рәтендә каравылчы вазифасын һәм башка вак-төяк йомышлар үтәп тамак туйдырган. Һәм үзе балыкларга азык булган. Чынлыкта көнлекче булып йөргән чит-ят Илгизнең юк булуы балыкчылар арасында да шөбһә тудырмаган.

 

Мәет калкып чыккан урыннан ерак та түгел Чистай заводының балыкчылар станы булу, әлбәттә, оперативниклар игътибарыннан читтә калмый. Авыр йөк асылган гәүдә агымга әллә ни бирешми, шуңа күрә аны ерактан агып килгән дип булмый. Шуңа күрә балык тотучылар белән эшләү алгы планга куела. Шикләнердәй сәбәпләр дә чыккалап тора. Әйтик, стан янында берничә силикат кирпеч табыла. Алар ятьмә батыру өчен кирәк.

 

Әлбәттә, бу кемгә дә булса гаеп ыргытырлык дәлил түгел. Чөнки Кама леспромхозының шул тирәдәге бер корылмасы ак кирпечтән салынган. Гәүдә бәйләнгән “йөк” шуннан һәм бөтенләй         балык тотуга катнашы булмаган бәндәләр тарафыннан алынырга мөмкин. Ләкин тикшерергә кирәк.

Илназ Закиров, угро начальнигы Шамил Нәбиуллин, оперативниклар Раил Галимов, Илшат Закиров һәм башка хезмәткәрләр ике көн эчендә үткәргән күп төрле чараларның берсе генә бу. Ләкин шул тирәдәге Берсут, Новый, Кама лесхозы бистәләрендә яшәүче өч балыкчы тоткарлангач, нәкъ шушы юнәлеш өмет уята. Аларның икесенең үтерүгә катнашы булмавы ачыклана. Ә менә 1985 елда туган И.Ч.ның ясалма пистолеты булу белән мактанганын әйтүче табыла. Икенче берәүгә ул хәтта “алкаш”ны үтереп ташлавын да әйтеп салган була. 25 яшьлек егеткә тел ачкычы табасы гына кала.

 

ҮТЕРҮ ҺӘМ БАТЫРУ

 

23 июньдә адвокат катнашындагы сорау алу барышында ул барысын да сөйләп, беркетмәгә кул куя. Шул ук көнне аның күрсәтмәләрен вакыйга урынына чыгып тикшерү дигән чара уздырыла. Ул балыкчылар станында ничек итеп Илгизне үтерүен, Кама леспромхозының теге бинасыннан кирпечләр алып мәеткә бәйләвен күрсәтеп бирә. Ә менә суга батыру күренешен маникен ярдәмендә кабатлау мөмкинлеге булмый.

 

Эш шунда ки, үтерү алдан фаразлаганча, җәй-көз түгел, ә февраль аенда булган икән. Мәетнең шулай тиз таркалуы, мөгаен, кояш артык кыздыру аркасында суның гадәттәгедән җылырак булуы белән аңлатыладыр. Гәүдәне “Буран” снегоходында алып барып бәкегә салу урыны берничә йөз метр югарырак булып чыга. Бу урынны яр буеннан гына күрсәтеп, беркетмәгә теркәргә туры килә.

 

И.Ч. әлеге явызлыгын үзенә яраклаштырып аңлатканга охшый. Имеш, үткән кышта аның боз астына салынган ятьмәләре бер-бер артлы югалып килгән. Ниһаять, февраль урталарында ул Илгизне угрылык өстендә эләктергән. Әйтүенә караганда, карак балта тотып һөҗүмгә күчкән, кулдан ясалган пистолеттан йөрәк тирәсенә атып егарга мәҗбүр булган ул. Ләкин яралы булса да, Илгиз торып, яңадан балтага ябышкан. Шуннан тагын бер тапкыр атарга туры килгән...

 

Моны суд-медицина тикшеренүе вакытында алынып, баллистик экспертизага озатылган пулялар да раслый. Ләкин үтерү коралы тикшерү органнарына тапшырылмаган әле. Моңа карамастан, гаепләнүчегә кеше үтергән өчен генә түгел, законсыз утлы корал белән бәйле 222нче маддә буенча да җавап тотарга туры киләчәк.

 

Балык Бистәсе оперативниклары һәм өлкән тикшерүче И.Ибраһимов үткәргән чаралар барышында үтерүнең вакыты гына түгел, урыны да ачыклана.

 

Йөк тагылган булса да, мәет 4-5 ай эчендә агымга ияреп, бераз түбәнгә “шуышкан” һәм ике район чиген кисеп чыккан. Кыскасы, үтерүче тотылып, аңа гаепләү белдерәсе генә калгач, үтерү һәм суга батыру урыны Мамадыш җирлегендә икәне билгеле була. Илнур Ибраһимовка җинаять эшен Мамадышка тапшырырга туры килә. Чөнки кайда булган, шунда тикшерергә тиеш дигән тәртип бар.

 

Бу кадәресе мөһим түгел, билгеле. Үтерүченең судан коры чыга алмавы кыйммәт, чөнки мондый җинаятьләр аеруча авыр ачыла торганнар рәтеннән. Суларда эзләр калмый бит.

 

Кама буенда эшләр төгәлләнмәгән әле. И.Ч. пистолетны суга ыргыттым дип бара. Димәк, водолазлар чакыртып, аны елга төбеннән эзлисе бар. Ә экспертлар исә ятьмә батырырга дип бәйләнгән һәм мәеткә тагылган ак кирпечләрдәге төеннәрне чагыштыра. Җепләр бер кеше тарафыннан бәйләнгән дип табылса, дәлилләр җитәрлек булачак.


Наил ВАХИТОВ
Безнең гәҗит
№ | 28.07.2010
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»