поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.05.2020 Язмыш

«Яхшы кызны авылдан чыгармыйлар»: 6 бертуган кыз үз авылы егетләренә кияүгә чыгып, авылда төпләнеп калган

Вахитым дип яшәүче алты кызның берсе Минзилә Фә­херт­динова белән сөйләш­кән­дә, ирексездән, шу­шы авылны барып күрәсе килә. «Яхшы кызларны авыл­дан чыгармыйлар инде», – ди ул шаяртып. Әти-әнисе шулай эшләгән дә. Бер ояда үскән алты кызның берсе дә читкә чыгып китмәгән.

Вахит дигәч, Кукмарадагы бу авыл турында ишетмәгән кеше си­рәктер. Равия һәм Рәшит Кә­ри­муллиннар гаиләсендә туып үскән алты кыз бәхетне дә туган җирләрендә таба. Бу авылның тормышына шәһәрдә яшәүчеләр дә кызыга. Алар үзләре исә моның серен яшерми: үзең тырыш булмасаң, матур тормышта яшәп булмый, диләр. Монда кеше бер-берсе белән ярышып яши.
 
Кәримуллиннар гаиләсенең өлкән кызлары Рәйхана – дәвалаучы Рәфыйк Миңнекәевтә кияүдә. Ире белән бергә өч бала үстергәннәр. Икенче кызлары Люция Рәшит исемле егет белән тормыш кора. Алар бер бала үстерәләр. Өченчеләре – Резеда апа – мәдрәсәдә белем ала. Ире Рафис белән 2 бала үстерәләр. Лилияләре исә сөйгән яры итеп Илсур исемле егетне сайлый. Аларның ике малайлары бар. Инде алары да өйләнеп, әти-әнисенә өч онык бүләк иткән.
 
Бишенчесе Минзилә апаны әтисе, билгеле инде, малай булыр дип көткән.
 
– Безнең әти әнине шаярып һәм үз итеп, «җиңги» дип йөртә иде. Мин тугач, әти бала табу йор­тына килгән. Әни: «Әй Рәшит җаным, монысы да кыз булды бит!» – дигән. Әти исә: «Булсын җинги, бәхете белән тусын», – дип куйган. Моны миңа туганыбыз Кәшифә апа әйтте. Яшь ва­кытта мин чишмәдән гел көянтә-чиләк белән су ташый идем. Бер тамчысы да түгелмәгәнне күргәч, әби-бабайлар, ирең акыллы, эчми торган кеше булыр, дип юраган. Булган тормышымнан мең кат канәгать, – дип сөйли ул.
 
Мәксүт абыйга кияүгә чыкканда, Минзилә апага 17 яшь була. Әмма яшь булса да, ул тормыш итәргә өйрәнә. Төп йортта бәхетле яшәүнең серен сабыр­лык­та дип аңлата. Каенанасы белән 22 ел әниле-кызлы булып яшиләр. Беркайчан сүзгә килмиләр. Минзилә апа иренең әнисен генә түгел, аның сигез туганын да үзенеке итеп кабул итә. Ир хакын хаклап яши. Шуңа да гаилә ныклыгы – үз кулыңда, ди ул. Игелекләре, яхшы эшләре өчен ул бүген рәхмәт сүзләре ишетә. Ире дә хатыны туганнарын якын итеп, аеруча баҗайларын хөрмәтләп тора икән. Фәхертдиновлар һаман эштә. Бер минут та тик тора белмиләр. Ике кыз һәм бер малай үстереп, аларны башлы-күзле иткәннәр. Инде ике оныклары бар. Ире – эшмәкәр, үзе – кафе хуҗасы.
 
– Һәр эшне яратып башка­рыр­га кирәк. Әгәр җан җылыңны бирмәсәң, берни барып чыкмый. Бакча башында күлебез бар. Хәтта мунчаны да шунда салып куйдык. Агачлар, чәчәкләр үстерү­дән рәхәтлек алам. Эштә дә бөтен җирне матур итәсе ки­лә. Кеше күрә, килә икән, димәк, тырышлык бушка китми, – ди ул.
 
Минзилә апа белән алты кызлы балачакка кире кайтабыз. Чират туганнарның аннан кечерәге – төпчек кыз Тәнзиләгә җитә. Хәер, интернеты булганнар аны да беләдер. Вахит хуҗалыгында сыер сава ул. Оста итеп Инстаграм сәхифәсен дә алып бара. Әле шушы көннәрдә генә җитәкчеләре, авыл тормышын күрсәтеп барган өчен, аңа телефон бүләк иткән иде. Тәнзилә ханымның эшләгәнен күзәтергә, сөйләгәнен тыңларга рәхәт. Ул да шушы авыл егете Ришатка кияүгә чыгып, ике кыз үстергән. Кызлары да үзе кебек авылны сайлаган. Вахит егетләренә кияүгә чыгып, биредә тормыш корганнар.
 
– Авыл өенең идәнен күз алдына китерегез. Шунда тезелешеп ятабыз. Әни янында мин һәм Тәнзилә. Әнинең кочагы өчен тарткалаша да идек әле. Әтием, мин кияүгә чыккач, авариядә һәлак булды, әнием 78 яшькә кадәр яшәде. Үзем әби булсам да, әниемнең тәмле исләрен, җылы кочагын әле дә сагынам. Бөтен нәрсә бар, әни җитми! – ди Минзилә апа.
 
Әниләре вафат булгач та, алар төп йортның матурлыгын сак­лап кала. Әйтерсең анда кеше яши. Хәтта, тәрәзә төбендәге гөлләргә дә тимиләр. Йортны Тәнзилә апа карап тора икән. Ике атнага бер туган йортта җыелышып утыралар. Ураза аенда ифтар ашлары да үткәрәләр икән. Әти-әниләре рухларын әнә шулай итеп сөендерәләр.
 
– Ватсапта үз төркемебез бар. Рәхәтләнәбез шунда. Кем ниш­лә­гән, нәрсә пешергән –  барысы да шунда языла. Бары – бергә, югы уртак безнең, – ди Минзилә апа. – Туганлык җепләрен сак­лый алуыбызга сөенәбез. Инде балалар да бер-берләрен якын итә. Киләчәктә дә нәсел җепләре өзелмәсен иде.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 29.05.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»