поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
28.05.2020 Әдәбият

Өрәк (ХИКӘЯ)

Быел май бәйрәмнәре, кышкы каникуллар кебек, озын булды. Шуңа: “Фатирда бикләнеп яткан ише булмас әле, әбиеңә дә ярдәм итәрсең”, - дип, Әминне әти-әнисе авылга кайтардылар. Авылда рәхәт инде. Көндез бакчада эшлисең, ә кичен малайлар белән велосипедта чабасың. Капка алдында җыелышып, караңгы төшкәнче төрле сәер вакыйгалар, куркыныч хәлләр турында сөйләшеп утырулары гына да ни тора. Бу хикәяләрдән беләкләргә каз йоннары калкып чыкса да, малайларга барыбер күңелле.

Беркөнне алар шулай күрше Вәли йорты каршында җыелдылар.
 
- Тиздән җәй җитә, егетләр. Бу коронавирус дигән нәрсә аңа кадәр бетсә ярар иде! Су керәсе килә, рөхсәт итәрләрме икән? – дип сорады Рөстәм.
 
- Итмәгәйләре ни?! Елга буенда саклап тормаслар әле. Барам да су кереп кайтам! - дип зурларча җитди әйтеп куйды Вәли.
 
- Ә сез беләсезме, авылыбызны урап аккан елга һәрвакыт шундый сай булмаган бит. Әбиләр бәләкәй чакта елганың суы ярлары белән тигез булган. Анда Су иясе яшәгән дип тә сөйләгәннәр элек. "Чынлап та, яз җитүгә елга ягыннан төнлә ниндидер зур җанвар улаган төсле сәер тавыш ишетелә иде. Ел саен берәр кешенең гомерен алып китә иде ул елга. Шуннан соң теге тавыш та тына", - дип сөйли иде безнең карт әби дә. Шул Су иясе алып китә торган булдымы икән ул кешеләрне?" - дип дәвам итте Рөстәм.
 
- Кит инде! Алай булса, кая киткән ул? Хәзер дә анда яшидер әле! Ю-ю-юк, егетләр, мин башкача ул елгада су кермәм! - бусы инде Илфат. Бөтен нәрсәдән курыкканга, малайлар аңа Куян дип кушамат та такканнар иде. Менә хәзер дә ул көзге яфрак кебек калтырый башлады.
 
- Алайса калкулыкларга җиләк җыярга да йөрмә. Өрәккә юлыгуың бар, - дип көлде Вәли.
 
- Өрәк? Нинди өрәк ул? - дип иптәшләре малайга төрле яктан сораулар яудыра башладылар. 
 
Елганың аръягында, авылга каршы, калкулыклар тезелеп киткән. Халык җәен анда җиләк җыярга йөри. Вәли шул калкулыкларда хатын-кыз өрәге йөрүе турында риваять ишеткән икән. “Имеш, ул ап-актан киенгән, башына ак яулык япкан. Кем дә кем шул өрәкне күрә, урынында катып кала, кычкыра да, йөгерә дә алмый икән. Ул яныңа килеп кулын уң җилкәңә куйса – киләчәгең турында сорый аласың, өрәк барлык сорауларыңа да җавап бирә. Ә сул якка куйса – гомерлеккә әпә булып каласың”, - дип куркытуын дәвам итте Вәли.  
 
- Эх, очратасы иде шул өрәкне! Мин, әти-әни быел миңа велосипед алырмы-юкмы, дип сорар идем, - дип әйтеп куйды Солтан исемле малай. Башкалар да, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә, теләкләре белән уртаклаша башладылар.
 
...Берничә көннән кич белән малайлар кабат Әминнәрнең капка алдына җыелдылар. Телевизордан караган фильм буенча фикерләшүләр арасында караңгы төшкәне сизелми дә калган. Кинәт капка алдындагы баганада “кылт” итеп лампочка сүнде.  Урам төнге күктә янган туп-тулы ай нурларына күмелде. Әллә шул айга, әллә капка алларыннан үткән кешегә арткы урамда җан өшеткеч итеп этләр улый башлады. 
 
Малайлар кинәт тынып калдылар, күңелләренә шом керде бугай. “Соң инде, өйгә кайтырга кирәк”, - дип, таралышырга җыена башладылар. Шулвакыт Вәли: “Тегендә карагыз!” – дип пышылдады һәм кулы белән үзәк урамга таба күрсәтте. Төнге караңгыда да аның йөзе агарынуы, куллары калтыравы күренеп тора иде. 
 
Малайлар барысы да ул күрсәткән якка борылдылар. Ни күрсеннәр: урам башыннан аларга таба ап-ак шәүлә якынлаша иде. Тавыш-тынсыз, әйтерсең лә йөзеп килә. “Өрәәәәк”, - дип, Вәли шып итеп артына утырды. Башкалар бер сүз дә дәшә алмыйча, катып калдылар. “Точно, өрәк! Аягымны да селкетә алмыйм”, - дип уйлап куйды Әмин. Ә йөрәге еш-еш тибә башлады, тәнен салкын алды. Бер минут эчендә аның башыннан дистәләгән уй йөгерде: “Кулын кайсы җилкәгә куйса, әпә каласың диде әле Вәли?.. Әй, кайсысына куйса да барыбер... Малайлар алдында ыштанны гына чылатмаска иде...”  
 
Беренче булып Куян Илфатының нервылары биреште. Ул, бөтен көчен җыеп, урыныннан купты да кычкыра-кычкыра Әминнәрнең ишегалларына ыргылды. “Алга!” дигән команда биргәннәр диярсең, башкалар да дәррәү аның артыннан чаптылар. 
 
Умарта күченнән качкандай йортында акыра-бакыра йөгерешкән балаларны күреп, Сәлимә әби йөгереп чыкты. Аның: “Нәрсә булды?” – дигән соравына да балалар тыныч кына җавап бирә алмадылар. Аптыраган әбекәй арадан Әминне тартып чыгарды да аңардан сораштыра башлады. Ниһаять, оныгы тотлыга-тотлыга эшнең нәрсәдә булуын аңлатып бирде.
 
Сәлимә әби галошларын эләктерде дә: “Ураза аенда шайтаннар йөрми, юкны сөйләмәгез”, - дип, сөйләнә-сөйләнә, урамга таба атлады. 
 
“Өрәк” нәкъ алар капкасына якынлашкан иде. Һавада йөзгән ак шәүләне күреп, башта әбекәй үзе дә куркып китте, бисмилласын әйтеп, эченнән догаларын укый башлады. Аннан кемнедер таныган кебек: “Кадрия, синме соң бу?” – дип сорады. Шәүлә туктап калды, аннан әбекәй янына килеп басты да ак битлеген салды. Сәлимә әби каршында фельдшер Кадрия басып тора иде.
 
- Мин, Сәлимә әби. Менә, авыру янына вызовка чакырганнар иде, шуннан кайтып киләм. Хәзер коронавирус пандемиясе бит, безгә авырулар янына махсус костюмнардан гына керергә рөхсәт итәләр, - дип ап-ак комбинезонына күрсәтте ул. Күршеләр озак сөйләшеп тормадылар, иртәгә иртән эшкә, дип Кадрия үзенә ашыкты. Ә Сәлимә әбигә әле “егетләр”не өйләренә озатасы бар иде.
 

Әминә ШИҺАПОВА
Бердәмлек
№ --- | 28.05.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»